Татарстандагы оппозиция Русия думасына сайлау нәтиҗәләре белән бәйле җинаять эше ачтыруга ирешә алмаган. Тикшерү комитетына "Яблоко" вәкилләре гариза биргән иде. Алар сайлауга килгәннәрнең саны арттырылып күрсәтелүдән һәм тавышларны санаганда эшләренә комачау итүләреннән шикаять иткән.
"Коммерсантъ" хәбәренчә, Татарстанның тикшерү идарәсе бу мөрәҗәгатьне республика Үзәк сайлау комиссиясенә җибәргән. "Яблоко" фиркасендәгеләр тикшерүчеләр "үз эшләреннән читләшә" дип белдерә. Республиканың үзәк сайлау комиссиясендә исә оппозиционерлар бүлгеләрдә үзләре низаг чыгара, дигәннәр.
"Яблоко"ның 59нчы бүлге сайлау комиссиясендәге вәкиле Искәндәр Ясәвиевнең гаризалары Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә җибәрелгән. Бу хакта "Коммерсантъ"ка тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткән.
17-19 сентябрьдә Русия думасына сайлаулар узды. Ясәвиев 59нчы бүлге сайлау комиссиясендә киңәш тавышы хокукына ия әгъза иде. Ул Казанның Вахитов районының 41нче мәктәбендә урнашкан бүлгедә эшләде. Бүлге сайлау комиссиясен мәктәп директоры Ирина Перванаева җитәкләгән.
Искәндәр Ясәвиев ике гаризасын да узган атнада юллаган. Беренче гаризасында ул 59нчы сайлау участогында сайлаучы буларак "Яблоко" фиркасенә тавыш бирүен әйткән. Шул ук вакытта КПРФтан бүлге комиссиясенең хәлиткеч тавышлы әгъзасы Артур Гыйматдинов (вәкаләтләре вакытыннан алда – 18 сентябрьдә туктатылган) һәм шул ук фиркадән күзәтүче Артем Байдин да "Яблоко" өчен тавыш биргән. Әмма тавыш бирү нәтиҗәләре беркетмәсендә "Яблоко"ның бу бүлгедә ике тавыш кына алуы күрсәтелгән. Бу – 0,23 процент дигән сүз, шул ук вакытта 59нчы бүлгедә "Бердәм Русия" 73,97 процент тавыш җыйган. "Бу - Русия Җинаять кодексының "тавыш бирү нәтиҗәләрендә хәрәмләшү" маддәсенә туры килә торган гамәл дип саныйм. Булган хәлләрне тикшерүегезне, гаеплеләрне ачыклавыгызны һәм җинаять җаваплылыгына тартуыгызны сорыйм", дигән Ясәвиев тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга язган мөрәҗәгатендә.
Икенче гариза Җинаять кодексының "Сайлау хокукларын гамәлгә ашыруга һәм сайлау комиссияләре эшенә комачаулау" маддәсенә яраклы юлланган.
"19 сентябрьдә 20:00 сәгатьтән башлап, берничә мәртәбә "Русия коммунистлары" фиркасе әгъзалары эшемә комачау итте. Мине бюллетеньнәрне санау барган өстәл яныннан кысрыклап чыгардылар, эттеләр, тәрәзә һәм дивар янында тотып, өстәлгә якын җибәрмәделәр", диелгән гаризада.
Ясәвиев YouTube-да чыккан ике видеоязмага сылтама да биргән, язмаларда аны өстәлләр яныннан эткәләүләре күренә. "Мондый эпизодлар күп булды. Бу гамәлләр нәтиҗәсендә сайлаучыларның тавышларын дөрес санауларына ышана алмадым", дип аңлаткан Ясәвиев. Ул тикшерү идарәсеннән гаеплеләрне табып, җаваплылыкка тартуларын сораган.
Татарстанның үзәк сайлау комиссиясендә "Коммерсантъ"ка әлегә тикшерү идарәсеннән бернинди хат алмауларын әйткәннәр.
Искәндәр Ясәвиев алданрак бүлгедәге башка канун бозулар да булуы турында белдергән иде. Өч сайлаучы бюллетень алган вакытта сайлаучылар исемлеге кенәгәсенә үзләре яки туганнары өчен кемнеңдер алдан имза куйганлыгын ачыклаган.
Ике ир-егет бу уңайдан хокук саклау оешмаларына гариза язган, өченче очрак турында Ясәвиев үзе полициягә, Татарстан һәм Русия үзәк сайлау комиссияләренә мөрәҗәгать иткән, әмма шикаятенә җавап алмаган.
Сайлаулар барышында Тикшерү комитетына "Яблоко"ның Татарстан бүлекчәсе рәисе Руслан Зиннәтуллин да мөрәҗәгать иткән. Ул Яшел Үзән районындагы Осиново бистәсендәге 2822нче бүлге сайлау комиссиясендә булган. Монда Русия думасына сайлаулар белән беррәттән, җирлек шурасына сайлаулар да узды, Зиннәтуллин да үз намзәтен тәкъдим иткән иде.
Ул комиссия җитәкчелегенең күзәтүчеләргә сайлаучылар исемлеген бирмәве һәм комиссия белән күзәтүчеләрдә булган сайлауга килүчеләрнең күрсәткечләре чагышмавы сәбәпле тикшерү комитетына "җинаять әзерләнүе" турында хәбәр иткән.
Зиннәтуллинның гаризасы да төбәкнең үзәк сайлау комиссиясенә җибәрелгән. "Яблоко"ның төбәк рәисе моны канунга каршы килә, дип саный.
Август аенда активист, социолог Искәндәр Ясәвиев хәлиткеч тавыш хокукы булган комиссия әгъзасы вазифасыннан алынган иде. Моны галимнең килешенмәгән митингта катнашуы белән аңлаттылар.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!