Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар архитектурасы үзбәк мәчетләрендә сакланып калган"


"Петербурдагы Җәмигъ мәчетен чын татар архитектурасы дип атап була"
"Петербурдагы Җәмигъ мәчетен чын татар архитектурасы дип атап була"

Казанның милли йөзе бармы? Төзекләндерелә торган биналарны ничек милли йөзле итәргә? Чын татар архитектурасы кайда сакланган? Шушы сорауларга җавапларны инженер-проектлаучы, татар активисты Артур Галимҗанов белән бергәләп эзләдек.

30 сентябрь Казанның Татар китабы йортында "Татар китабы йорты тарихы һәм реконструкциясе" дип аталган экскурсия-лекторий узды. Лекторийны шул бинаны реконструкцияләү эшендә катнашкан инженер-проектлаучы, конструктор, "Татар акчасы музее"н оештыручы Артур Галимҗанов алып барды. Ул бинаның төзекләндерүгә кадәрле булган хәлен фотосурәтләрдән күрсәтеп, аны ничек яңартуларын, бу эштә нинди технологияләр кулланылуын, аңа ни рәвешле милли төсмер бирүләре белән уртаклашты. Форсаттан файдаланып Азатлык Артур Галимҗанов белән Казанның милли йөзе, милли архитектура турында сөйләште.

Артур әфәнде, биналарны реконструкцияләү үзен аклый торган гамәлме? Аны шул ук тарихи проект белән яңадан салып чыгу арзанрак та, чыдамрак та булмыймы?

— Сүз дә юк, бинаны яңадан салу уңайлырак та, арзанрак та. Реконструкция ул бик авыр эш. Бу бинаны төзекләндергәндә дә аның сызымнары, конструкцияләре белән бик озак баш ватарга туры килде. Ләкин бу безнең халык мирасы, тарихыбыз һәм аны матди кыйммәтләр белән чагыштырырга ярамый. Әлеге бина үзе XIX гасырда ук салынган, 1905-1908 елларда аңа реконструкция ясаган булганнар. Аның һәр ташы, һәр агач кисәге – ядкәр һәм алар шул гасырлардагы тарихи вакыйгаларның рухын саклыйлар.

Артур Галимҗанов
Артур Галимҗанов

Шәриф Камалның фатир өлеше генә дә бер чор вакыйгаларын үзенә туплаган кебек. Монда 110-120 ел торучы көзгегә карагыз. Ул шушы бинада булган бар кешеләрнең хатирәсен саклый. Үзегез беләсез: Болгар номерларын җимерделәр дә яңадан ясадылар, нәрсә килеп чыкты? Әгәр бу бинаны җимереп яңадан салган булсалар, ул чираттагы бер офис үзәге булыр иде, мөгаен. Әдәбият тарихы музее ясамаслар иде. Ә реконструкцияләнеп, ул үзендә татар әдәбияты тарихы рухын саклап калды һәм шуңа музей буларак калдырылды да.

Әгәр бу бинаны җимереп яңадан салган булсалар, ул чираттагы бер офис үзәге булыр иде

Бу бина тарихында бит Шәриф Камал гына булмаган, Нургали Надиев, Кави Нәҗминең шахматчы энесе Рәшит Нәҗмиев, репрессия чорында атылган кешеләр һәм тагын әллә кемнәр булган. Аның хәтта Романовлар нәселе белән бәйле тарихы да бар. Монда Горький музее да, Шаляпин музее да булган. 2006 елда бинаны төзекләндереп Татар әдәбияты тарихы музеена әйләндерергә дигән карар чыккан булган, ниһаять, 2016 елда бу эшкә акча табылды һәм 2019 елның июнендә ул ишекләрен ачты.

Төзекләндерелә торган биналарны милли йөзле итеп буламы?

— Була, әлбәттә. Монда яңа әйбер уйлап чыгарасы да юк. Опера һәм балет театрын игътибар белән карасаң, төзекләндерүдән соң аны ничек милли бизәкләр сылап эшләүләрен күрергә мөмкин. Ул яртылаш татарча, яртылаш европача ясалган. Татар китабы йортының стилистикасына карасак, анда Зилантны да, юрта каешлары кебек элементларны да күрергә була. Шулай итеп синтез ясап була. Тәрәзәләрнең өске ягы ярымтүгәрәк итеп ясалган. Архитектор Нияз Халит фикеренчә, бу шулай ук татарлардан калган архитектура элементы. Европа архитектурасына да ул төрки халыклардан кергән.

Татар китабы йорты
Татар китабы йорты

Артур әфәнде, татар архитектурасы дигән төшенчә бармы ул? Гомумән, татар архитектурасын аерып алып күрсәтердәй элементлар бармы?

— Бүген бездә кимендә авылларда агач архитектурасы бар. Шуны аңларга кирәк: без озак еллар дәвамында шәһәрләр тотудан мәхрүм булган халык. Мөстәкыйль шәһәр культурабыз булса да, ул күбрәк бистә рәвешендә булган бит инде. Дәүләтчелегебез дә югалгач, без үз милли архитектурабызны башка халыкларның архитектурасыннан аерым үстерүдән мәхрүм булганбыз. Безнең мәчетләрнең дә рәсми архитекторлары – урыслар, алманнар. Шуңа безнең архитектура үзенә генә хас элементлар белән үсә алмаган. Мәсәлән, Мәрҗани мәчете татар архитектурасымы?

Татар архитектурасының бер өлеше чиркәүләрдә сакланган дип әйтеп була. Татарларның күңеленә тизрәк керү өчен, алар үз чиркәүләрен мәчетләргә охшатып та төзегәннәр. Мәскәүдәге Василий Блаженный чиркәвен дә Кол Шәриф мәчетеннән алып төзегәннәр дибез.

Чын татар архитектурасы кайда сакланган дисәк, Петербурдагы Җәмигъ мәчетен атар идем. Ул татар архитектурасына күбрәк якын. Кемдер аны үзбәк мәчетләренә охшаган дияр. Тамерлан Алтын Урданы җимереп килгән һәм осталарны, төзүчеләрне алып китеп, үзбәк мәчетләрен шул Алтын Урдага охшаш итеп салдырган. Шуңа татар архитектурасын үзбәкләрдә сакланган дип әйтеп була.

Петербурдагы Җәмигъ мәчете, 1913 елда ачылган
Петербурдагы Җәмигъ мәчете, 1913 елда ачылган

XIII-XV гасырларда ике кызыклы дәүләт: Һиндстанда Дәли солтанаты һәм Мисырда Мәмлүк дәүләте булган. Аларның икесендә дә кыпчак теле кулланылган. Бу илдә төзелгән биналарны да татар архитектурасына кертеп була. Шулай ук Кавказдагы төрки халыкларны алсак, аларның да борынгы биналары безнең Болгар чоры биналары белән охшаш. Шулар аша да бу теманы өйрәнеп була.

Явыз Иван Казанны басып алгач кына Русия җирләрендә чиркәүләр гөмбәзле итеп салына башлаган дигән фикер яши. Бу чынлап та шулаймы?

— Андый сорауны еш бирәләр. Дөнья күләмендә чагыштырып карасаң да, мәсәлән, шул ук Европада чиркәүләр – очлы түбәле. Византияне карасаң, анда да гөмбәзләр яссы итеп эшләнгән. Әрмәннәрдә ул конус формасындарак... Ә Русиядә чиркәү гөмбәзләре түгәрәк, суганча сыман формада. Ул Византиягә дә, Европа чиркәүләренә дә охшаш архитектур форма түгел. Фарсы илләрендәге мәчет гөмбәзләрендә генә уртаклык табарга мөмкин. Ә аларга ул каян килгән? Татарлар аша, минемчә. Шуңа урыслар татарларга карап чиркәүне шундый гөмбәзле итеп төзи башлаган дип фикер йөртергә мөмкин.

"Мәскәүдәге Василий Блаженный чиркәве дә Кол Шәриф мәчетеннән алып төзегәннәр дип санала"
"Мәскәүдәге Василий Блаженный чиркәве дә Кол Шәриф мәчетеннән алып төзегәннәр дип санала"

Казанда күзегез төшеп йөргән, мин моны төзекләндерер идем дигән йортларыгыз юкмы?

Садри Максуди яшәгән йортта бүген аракы эчәләр

— Мине бик борчыган тема: шушы Татар китабы йорты каршындагы Садри Максуди яшәгән йорт тора. Анда хәзер шәраб эчә торган урын ясаганнар. Ул бинаны хөкүмәт сатып алса, анда Садри Максудига багышланган әллә ниләр эшләп була. Иҗтимагый-сәяси бер клуб, татарның җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар бинасы итеп була. Ә анда бүген аракы эчәләр.

Шулай ук Горький, Шаляпин яшәгән йортларны иске фотоларыннан карап яңадан төзергә була. Алар юк инде, менә аларны торгызып булыр иде. Шундый теләгем бар.

Иске бистәне яңарту өчен җәмәгатьчелектән идеяләр, теләкләр җыйнаганнар иде дип истә калган.

— Ул турында уйлаганым юк, ә менә шундый тарихи бистәләрне Казанда берничә җирдә эшләргә мөмкин бит, дип уйлаганым бар. Мәсәлән, Әмәт тавында метро станциясе бар, ә анда чыгып йөреп була торган урын юк. Станциясе бик матур, әмма аның тирә-юне ташландык бер урам кебек. Минемчә, анда шулай ук бер бистә ясарга була. Казанда өч-дүрт шундый бистә ясап булыр иде.

Хәзер яңа торак комплекслары салына, аларга ничектер милли төсмер биреп, Казанның милли йөзен үзгәртеп буламы?

— Казан Арена стадионының каршы ягында, кирпечтән салынган яшел йортлар бар. Анда татар милли стилистикасы сизелә. Аркалары да гөмбәзләп эшләнгән. Әгәр архитекторларның, төзүчеләрнең шундый теләге бар икән, аны ясап була. Әмирхан урамында җәяүлеләр өчен җир өсте юлы ясап куйдылар, анда да милли бизәкләр куелды.

Милли җанлы архитекторлар күпме соң татарда?

— Айвар Саттаров, Нияз Халитовлар бар, мәсәлән. Күп булмасалар да бар. Тик эш архитектордан тормаска да мөмкин, ул заказны үтәүче генә бит. Проектка заказ бирүчеләр милли йөзеңә карап тормаска, аны үз белдеге белән үзгәрттерергә дә мөмкин.

Бәлки, бу әйберне төзүчеләргә таләп итеп кертергә һәм шул рәвешле республиканың милли йөзен ясарга кирәктер? Туристлар хисабына гына яшәүче илләр дә бар бит, ә Татарстанның милли республика буларак туризмны үстерү потенциалы бик зур.

— Шәһәрнең баш архитекторы бар, бәлки, аның аша бу кагыйдәне ничектер кертеп булыр иде. Тик, читтән карап торганда, Казан шәһәрендә ниндидер архитектура планы нигезендә яшәү юк кебек күренә. Биналар төрле-төрле булуы бер хәл, аларның юлга терәп салынуы да бар бит әле. Бу – нормаларны бозу. Әлеге проблемны комплекслы чишәргә кирәк. Милли йөз дигәннән, шул ук нигездә архитекторлар арасында тәҗрибә уртаклашуны арттыру кирәктер. Күптән түгел Сембердә һәм Алабугада булдым, алар тарихи биналарга аеруча зур игътибар бирәләр һәм сакларга тырышалар. Ә Казанда бу башкача эшләнә. Шул ук Иске бистәне дә өр-яңадан корып куйдылар бит. Югыйсә, Алабуга да шул ук Татарстан, әмма муниципалитетның эш йөртүе башкача. Әзрәк шулардан үрнәк алып, аларның тәҗрибәсен Казанга күчерергә була. Шулай ук халыкара аралашу да кирәк. Казакъстан, Азәрбайҗан, Төркия архитекторлары бу мәсьәләне ничек чишә икән?

Соңгы елларда Казанда милли архитектура буларак төзелгән биналар күпме? Мәсәлән, Казан дип аталучы ЗАГС бинасын заманча милли архитектура үрнәкләренә кертеп буламы?

— Кертеп буладыр дип саныйм. Бу теманы бүген яктыртучы юк, шуңа ниндидер аерым биналарны әйтә дә алмыйм кебек, бу мәгълүматны җыярга кирәк. Чынлап та, Казанда безнең татар архитектурасын күрсәтерлек нинди биналар бар соң? Әлегә Насыйри музее гына күңелгә килә. Ул өр-яңадан төзелгән, әмма ул яшәгән чорны хәтерләтүче, агачтан салынган бина. Бәлки, шул биналарны барлап, милли архитектура үрнәкләре дигән бер туристик маршрут әзерләргәдер? Кызыклы тема.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG