Казанда Хәтер көне митингын уздыруга шәхсән үз исеменнән белдерү биргән
Фәрит Зәкиев Казан башкарма комитетының митинг өчен тәкъдим иткән
Тинчурин паркы урыны белән килешкән. Ул Азатлыкка хәбәр итүенчә, быелгы Хәтер көне митингы тәгаен 15 октябрьдә Казанның Тинчурин паркында узачак.
"Сишәмбе Казан башкарма комитеты белән Хәтер көне митингының урыны һәм вакытын килештердем. Митингтан соң йөреш уздырудан баш тарттым.
Чөнки Тинчурин паркында йөреш уздырырга тәкъдим итү тулысынча бездән
көлү. Митингны исә әлеге паркта уздыру тәкъдиме белән ризалашырга туры
килде, чөнки башка юл калмады", дип белдерде ул.
Фәрит Зәкиев 1 октябрь Казанның Бауман урамы сәгать яны, Пушкин
урамы Вахитов һәйкәле яны яисә Татарстан урамы Камал театры янында 15
октябрь — Хәтер көне митингын уздыруны килештерүне сорап Казан башкарма комитетына белдерү биргән иде.
4 октябрь Хакимият әлеге митингның урынын килештермичә, аңа
митингны башкаланың Тинчурин паркында оештыруны тәкъдим итте.
Казан башкарма комитеты Зәкиевнең Хәтер көне митингыннан соң Казан
үзәгеннән Кирмәнгә таба йөреш уздыру тәкъдимен дә килештермәде.
Йөрешне Тинчурин паркындагы фонтан янында оештыруны тәкъдим итте.
Хәтер көне
Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.
Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп корбаннар рухына дога кыла иде.
Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул башта "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.
Соңгы тапкыр Хәтер көне чарасы 2021 елда Тинчурин бакчасында үтте. 2022 елдан башлап чараны уздыру рөхсәт ителми.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!