Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда хезмәткәрләре вакцина ясатмаган ширкәтләргә Роспотребнадзор штрафлар салачак


Ике ай эчендә 2млн 400 мең кешегә вакцина ясатырга җыеналар.

Татарстанда мәҗбүри вакцина ясатуны Роспотребнадзор тикшерәчәк. Бу хакта, бүген, 11 октябрьдә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина матбугат очрашуында белдерде. Алар тикшерүне 7 декабрьдән башларга җыена.

Моңа кадәр рәсмиләр Татарстанда коронавирустан мәҗбүри вакцина ясау кертелүе турында хәбәр итте. 9 ноябрьдән вакцинаның беренче этабын ясатмаган барлык хезмәткәрләр дә эштән читләштереләчәк. Оешма җитәкчеләре 6 декабрьгә кадәр вакцинаның икенче дозасын ясатып бетерергә тиеш.

"Вакцина ясатуны контрольдә тоту Роспотребнадзорга йөкләнгән. Без оешмаларда планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрәчәкбез. Бу таләпне үтәмәүчеләргә административ чаралар каралган. Шәхси эшмәкәрләргә 50-150 мең сум, юридик затларга 200-500 мең сум штраф яный. Шулай ук оешманың эшчәнлеге 90 көнгә туктатыла", диде ул.

Оешма җитәкчеләренә Роспотребнадзорга хисап бирү каралмаган. Бу эш сәламәтлек саклау министрлыгының програмы кысаларында оештырылачак. Вакцина ясатканда кешенең һөнәри эшчәнлеге, яшь категориясе языла. Шуннан соң бу мәгълүмат Роспотребнадзорга килеп ирешәчәк.

"Әгәр дә кеше вакцина ясатудан баш тарта икән, хезмәт кодексы нигезендә ул эштән читләштерелә", диде Патяшина.

QR-код паспорт, яки машина йөртү таныклыгын күрсәткән очракта гына үз көчендә булачак. Вакцина ясату турында дигитал кодны "Госуслуги" хезмәте аша гына алып була. Әлеге сайтта теркәлмәгән кешеләргә волонтерлар ярдәм итәчәк. Ә менә чит ил вакцинасы ясаткан кешеләр өчен QR-код биреләмәячәк. Алар йә Русия вакцинасы ясатырга, йә чикләүләр белән яшәргә тиеш була.

Марина Патяшина сүзләренчә, Татарстанда вакцина җитәрлек. Бүгенгә 594 мең доза китерелгән. Шул ук вакытта республикада тагын 2млн 400 мең кешегә вакцина кадатырга җыеналар.

Рәсмиләр сөйләвенчә, бүген Татарстанда социаль тармакта эшләүчеләрнең 90 проценты, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең 65 проценты вакцина ясаткан.

  • Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кискен артты. Соңгы бер атнада хастаханәдә авыр хәлдә ятучылар саны 47 процентка күбәйгән. Үлемнәрнең 70-80 проценты 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә туры килә. Узган елның сентябрь ае белән чагыштырганда, авыручылар ике тапкырга артты диелә. Бер ай эчендә укытучылар арасында йоктыручылар саны 38 процентка үскән.
  • 11 октябрьдән Татарстанда кафе, ресторан, фитнес үзәк һәм башка күңел ачу урыннарына QR-кодлар белән генә кереп була. Хезмәт күрсәтү өлкәсенә өстәмә чикләүләр кертелде. Вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция булырга тиеш.
  • Рәсми саннарга караганда, узган тәүлектә 100 кеше COVID-19 йоктырган. Чикләүләр кертү турында карар чыккач вакцина ясатучылар саны да бермә-бер артты. Соңгы тәүлектә 14 100 кеше вакцина кадаткан. Бүгенгә республикада 1 млн 121 мең кеше вакцинаның беренче дозасын алды ди рәсмиләр. Пандемия башланганнан бирле 796 кешенең үлеме турында хәбәр иттеләр.
Коронавирус: курку бетте, ә куркынычы бетмәде
please wait

No media source currently available

0:00 0:36:31 0:00
йөкләү

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG