Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе үз-үзенә кул салган солдат аналарына Русиядән 45 мең евро түләттерә 


Людмила Селипетова һәм Наталья Бойченко Европа мәхкәмәсенә улларының үз-үзләренә кул салуы уңаеннан барган тикшерүдән канәгать калмаганга мөрәҗәгать иткән булган.  

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе хәрби хезмәттәге уллары үз-үзләренә кул салган ике анага Русия 45 мең евродан артык акча түләргә тиеш дигән карар чыгарган. Әлеге карар нигезендә Людмила Селипетова – 19 мең еврога якын, Наталья Бойченко – 26 мең евро алачак.

Наталья Бойченкога килешү нигезендә Приморски краенда лейтанант буларак хезмәт иткән улының үз-үзенә кул салуы турында 2006 елның мартында хәбәр иткәннәр. Эчке тикшерү Сергей Бойченконың майор тарафыннан мыскыл ителүен һәм җәберләнүен ачыклаган. "Үз-үзеңә кул салуга китереп җиткерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган, ләкин аны өч айдан соң япканнар. Ананың шикаятеннән соң гына эшне торгызганнар. Әмма Сергей Бойченконың командирлары лейтенантның үз-үзен үтерүенә китерерлек канунсыз гамәлләр кылган дигән дәлиләр табылмау сәбәпле, 2007 елның июлендә эш кабат туктатылган.

Людмила Селипетованың улы Владикавказда хезмәт иткән. 2008 елның 7 августында анага улының үлеме турында хәбәр иткәннәр. Шул ук көнне солдатны "үз-үзенә кул салуга китереп җиткерү" турында эш ачылган. Шикләнелүчеләр ачыкланмау сәбәпле, ярты елдан соң эшне туктатканнар. Алга таба әлеге эш кабат ачылган һәм биш мәртәбә туктатылган. 2015 елда исә бөтенләй ябылган.

Улларының үз-үзләренә кул салуы уңаеннан тикшерүнең ничек баруыннан канәгать калмаган Наталья Бойченко һәм Людмила Селипетова Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән.

12 октябрьдә "Новая газета" Русия хәрби хезмәтендәге "бабайлык" турында тикшеренү чыгарган иде. Язма авторлары гаскәрдәге көч куллану очраклары турындагы дүрт мең мәхкәмә карарын өйрәнгән һәм хәрбиләрне "бабайлык" өчен аклаулары ешаюын ачыклаган. Тикшеренү авторлары фикеренчә, Русия хакимиятләре гаскәрдә көч кулланулар белән көрәшәсе урында аны яшереп калырга тели.

Басма мәгълүматына күрә, 2016 елдан башлап "бабайлык" маддәләре нигезендә гаепләнүчеләрне аклап чыгарылган мәхкәмә карарлары дүрт тапкырга арткан.

Шул ук вакытта ел саен моңа охшаш 700 эш карала. Эшләрнең өчтән бере биш төбәккә туры килә: Приморски, Хабаровски крайлары, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Ростов өлкәсе. Русиянең саклану министрлыгында моны хәрби бүлекләрнең концентрациясе яки субъектта мондый төрдәге эшләрне карый торган Хәрби мәхкәмә булу-булмавы белән аңлаталар.


Русиядә бабайлык очракларына игътибар җәлеп итүдә һәм гаеплеләрне җавапка тартуда хәрби хезмәттәгеләргә һәм аларның туганнарына ярдәм итә торган берничә иҗтимагый оешма бар.

Шулай да Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) яңа кагыйдәләре аркасында әлегә аларның эшчәнлекләрен дәвам итә алу-алмаулары билгеле түгел. Узган атнада шундый оешмаларның берсе – "Петербурның солдат аналары" хәрби хезмәттәгеләргә ярдәмне туктатуы турындаигълан иткән иде.

12 октябрьдә Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе (ЕСПЧ) Русия хакимияте Сәетгәрәй Хәбировка улының үлеме өчен дә 20 мең евро күләмендә рухи зыян компенсациясе түләргә тиеш дигән карар чыгарган иде. Хәрби хезмәткә 78 кг авырлыкта, сау-сәламәт килеш озаткан улын Сәетгәрәй Хәбиров Казанга бары тик кома хәлендә генә алып кайткан иде. 14 ай комада үлем белән көрәшкән кече сержант Радик Хәбиров 2007 елның 1 апрелендә вафат булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG