Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе гаскәрдән 50 килога ябыгып кайткач үлгән Татарстан егетенең әтисенә 20 мең евро түләттерә 


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә

Хәрби хезмәткә 78 кг авырлыкта, сау-сәламәт килеш озаткан улын Сәетгәрәй Хәбиров Казанга бары тик кома хәлендә генә алып кайткан иде. 14 ай комада үлем белән көрәшкән кече сержант Радик Хәбиров 2007 елның 1 апрелендә вафат булды.  

12 октябрьдә Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе (ЕСПЧ) Русия хакимияте Сәетгәрәй Хәбировка улының үлеме өчен 20 мең евро күләмендә рухи зыян компенсациясе түләргә тиеш дигән карар чыгарган. Бу хакта үзенең Telegram-каналында Агора хокук яклау төркеменең җитәкчесе Павел Чиков хәбәр итте.

Европа мәхкәмәсе хәрби чакырылыш хезмәтендәгеләрнең бары тик хакимият күзәтүе астында гына булуын искәрткән һәм тикшерү оешмаларының яшь егетнең үлеме турындагы эштә нәтиҗәле тикшеренү алып бармавын белдергән.

Татарстаннан чакырылган 19 яшьлек Радик Хәбиров беренче мәртәбә 16 ел элек Саратовтагы хәрби өйрәнү үзәгендә үзенә кул салмакчы булган.

Соңрак, 2005 елның ноябрендә ул Оренбург өлкәсе Тоцки гарнизонына күчерелгән һәм психологик тест узган. Тест нәтиҗәләре Хәбировның "үз-үзенә кул салу куркынычы дәрәҗәсе уртачадан югарырак" булуын күрсәткән.

Икенче көнне Хәбиров хәрби бүлектән качып киткән. Аны табып кире кайтарганнар. Биш көннән соң солдат кабат юкка чыккан, полиция аны бер йортның ишегалдында тапкан.

Радик Хәбиров психологларга хәрби хезмәтен дәвам итәргә теләмәвен, бөтенесе ачуын китерүен һәм җәберләвен сөйләгән. Тикшерү уздырганнан соң, егетне һоспитальнең психиатрия бүлегенә салганнар. Биредә ул кабат үзенә кул салырга теләгән, шуннан соң гына егетне өенә кайтарып җибәргәннәр. Нәкъ менә шушы хастаханәдә Хәбиров 50 килограммга ябыккан.


Хәрби хезмәткә 78 кг авырлыкта, сау-сәламәт килеш озаткан улын Сәетгәрәй Хәбиров Казанга бары тик кома хәлендә генә алып кайткан иде. 14 ай комада үлем белән көрәшкән кече сержант Радик Хәбиров 2007 елның 1 апрелендә вафат булды.

Бу вакыйгадан соң ярты ел узгач кына, хәрби тикшерүчеләр "Үз-үзеңә кул салуга китереп җиткерү" маддәсе белән җинаять эше ачты. Әмма бераздан тикшерү туктатылды. Хәрби тикшерүчеләр, шулай ук, "хәрби бүлекнең вазифадагы затлары эшчәнлегендә җинаять билгеләре булмау сәбәпле" "ваемсызлык" маддәсенә яраклы җинаять эше кузгатудан да баш тарткан иде. Шул ук вакытта Тоцки хәрби һоспитале җитәкчесен хәрби хезмәттән чыгардылар.

Сәетгәрәй Хәбиров Русиядә нәтиҗәгә ирешә алмагач, 2010 елның 29 ноябрендә Казанның хокук яклаучылары ярдәме белән Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде.

Ул Европа конвенциясенең 2нче һәм 13нче маддәләрендә белгертелгән яшәү хокукы һәм гадел хөкем ителү хокукын таләп иткән.

Күптән түгел Европа мәхкәмәсе полициядән зыян күргән 17 русиялегә 500 мең евро түләү карары чыгарган иде. Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итүчеләр арасында Татарстаннан Радик Гыйлметдинов та бар. Ул Казанда җинаятьчел төркем оештыруда шикләнеп тоткарланганнан соң, полициянең җәзалавыннан шикаять иткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG