Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оператив штаб: COVID-19дан 60 яшьтән өлкәнрәк булган һәр тугызынчы авыру үлә 


Мәскәүдә Филатов хастаханәсе
Мәскәүдә Филатов хастаханәсе

Рәсмиләр белдерүенчә, һоспитальгә коронавирус белән авырып китерелгән һәр икенче кеше – 60 яшьтән өлкәнрәк. Реанимациядә ятучыларның 70 процентын, үпкәләрне ясалма җилләтү җиһазына (ИВЛ) тоташканнарның – 80 процентын да пенсионерлар тәшкил итә 

Өлкән яшьтәге кешеләр коронавирус белән авыррак чирли һәм ешрак үлә. 60 яшьтән өлкән һәр тугызынчы авыру үлә, дип хәбәр итә оператив штаб. Үз вакытында табибка мөрәҗәгать итмәгән пенсионерларның исә һәр өченчесе вафат була.

Оператив штаб хәбәренә күрә, өлкәннәрдә коронавирус авыррак узуы ихтималы 5,5 тапкырга югары. Аерым алганда, 75 яшьтән өлкәнрәкләрдә – җиде, 80 яшьтән өлкәнрәкләрдә тугыз мәртәбә югарырак.

Пенсионерларның дүрт процентында гына коронавирус симптомнарсыз уза, шул ук вакытта ковид белән авырган 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең яртысына һоспитальләрдә дәвалану таләп ителә. Авыру тиз уза, әмма өч көн эчендә хәлләре кисәк начараерга мөмкин.

Шул сәбәпле, ковид хастаханәләре ятакларының 60 процентын өлкән яшьтәгеләр алып тора. Һоспитальгә коронавирус белән авырып китерелгән һәр икенче кеше – 60 яшьтән өлкәнрәк, дип хәбәр итә оператив штаб. Реанимациядә ятучыларның 70 процентын, үпкәләрне ясалма җилләтү җиһазына (ИВЛ) тоташканнарның – 80 процентын да пенсионерлар тәшкил итә диелә.
Оператив штаб мәгълүматына күрә, коронавирустан үлүчеләрнең 86 процентын 60 яшьтән өлкәнрәкләр алып тора.


Шул ук вакытта, өлкәннәрнең өчтән бере генә коронавирустан вакцина ясаткан. Бу уңайдан Мәскәүдә 31 декабрьгә кадәр вакцинаның ике дозасын да ясаткан, яки яңадан вакциналанган очракта 60 яшьтән өлкәннәргә "Сәламәтлек турында кайгыртып" дигән сәламәтлеккә файдалы әйберләр салынган тартма яки 10 мең сум акча бирү башланып китте.

Шул ук вакытта Башкортстанда һәм Татарстанда вакцина ясатмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция кертелде.

Сентябрь уртасында илдә коронавирус белән авыручылар саны кисәк артты. 14 октябрьдә инфекцияне йоктыруның тәүлеклек иң зур күрсәткече теркәлде – оператив штаб 31 299 кешедә коронавирус ачыклануын хәбәр итте. Соңгы тәүлектә коронавирустан 986 кеше үлгән, бу үлүчеләр арасында пандемия башыннан иң зур күрсәткеч.

Оператив штаб хәбәренә күрә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 103 яңа очрагы ачыкланган, 8 кеше үлгән. Пандемия башыннан 14 октябрьгә кадәр республикада COVID-19 белән рәсмән 823 кеше үлгән.

Башкортстанда исә, рәсми саннарга күрә, соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 652 очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә 36 кеше үлгән. Пандемия башыннан коронавирустан үлүчеләр саны 2018гә җиткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG