Accessibility links

Мари Илендә "Якташлар" исемле татар газеты чыга башлады 


"Якташлар" газетының албите
"Якташлар" газетының албите

Аны Бәрәңге районының "Безнең тормыш" ("Наша жизнь") газеты баш мөхәррире шәхси акчаларына чыгарган. Газет 999 данә тираж белән айга бер мәртәбә чыгачак.  

Мари иле республикасында "Якташлар" исемле татар газеты чыга башлаган. Аны Бәрәңге районының "Безнең тормыш" ("Наша жизнь") газеты баш мөхәррире Фәнил Мусин шәхси акчасына чыгарган. Газет 999 данә тираж белән айга бер мәртәбә чыгачак. Әлегә ул сигез битле.

Мари Илендә татарча газет чыгару фикере ике ел элек барлыкка килгән.
"Чит төбәкләрдә йөреп, анда яшәгән татарларның ничек яшәвен күреп, илһамландым. Ульян өлкәсендә "Өмет" дигән татар газеты чыга, Удмуртиядә - "Яңарыш". Бездә дә булсын дип башладым, тырыштым", диде әлеге уңайдан Фәнил Мусин Азатлыкка.

Анда татар дөньясы хәбәрләре, Марий Илендә яшәгән татарларга кагылышлы вакыйгалар, дин, тарих, милләт, көрәш темалары яктыртыла. "Якташлар" газетындагы мәкаләләрне башлыча Фәнил Мусин үзе язган, текстларны рус теленнән татарчага тәрҗемә итәргә Рауза Хисмәтуллина ярдәм иткән. Кадрларга ихтыяҗ бар диде ул.


Әлегә газет рәсми рәвештә теркәлмәгән. "Теркәү эшләре белән киләсе ел башында шөгыльләнәчәкбез, киләсе елның икенче яртыеллыгыннан газетка язылу мөмкинлеген дә оештырырга ниятлибез", диде мөхәррир Азатлыкка.

Татарча газет чыгу хәбәрен "Мари Иле татарлары" WhatsApp-төркемендә таратканнан соң, республика татарлары газетны чыгару өчен матди ярдәм туплый башлаган.

"Яңарыш"ның укучылары булыр, дип ышанам. Газет укырга ярата торган буын кешеләре без. Күптән түгел социаль челтәрләр эшләвеннән туктап алды. Ә газет ул тарих. Аны йөз елдан соң да укып булачак", ди Фәнил Мусин

Күптән түгел Азатлык Самарда 1990 елның апреленнән даими нәшер ителүче бердәнбер татарча өлкә газеты "Бердәмлек"нең халыктан акча сорап мөрәҗәгать бастыруын хәбәр иткән иде.

Газетның абунәчеләре дә, өлкә хөкүмәтеннән килүче финанс ярдәме дә кимегән. "Бердәмлек" газеты атнага бер мәртәбә, шимбә көнне 8 битле булып нәшер ителә. Ярты елга язылу бәясе – 558 сум 78 тиен. Утыз бер ел нәшер ителүче әлеге татар басмасының соңгы санында тиражы 1980 данә дип күрсәтелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG