Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Казан янындагы чүп яндыру заводын милек салымыннан азат итәргә тели 


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстан бюджетына эләкмәячәк керемнәр 15 ел эчендә 2,4 миллиард сум булачак дип бәяләнә. Заводны төзегән оешма исә чүп яндыру заводы төзелгәннән соң килгән салымнар әлеге бирелгән ташлама күләменнән артып китәчәк дип ышандыра. 

Татарстан дәүләт шурасы Казан янында төзелә торган чүп яндыру заводы төзелеше операторын милек салымыннан азат итү турында карар кабул итәргә мөмкин, дип яза "Комерсантъ". Әлеге канун өлгесен Профиль комитеты хуплаган. Канун өлгесенә Татарстан хөкүмәте дә үз тәкъдимнәрен кертәчәк.

Татарстан бюджетына эләкмәячәк керемнәр 15 ел эчендә 2,4 миллиард сум булачак дип бәяләнә. Завод төзелгәннән соң килгән салымнар әлеге ташлама күләменнән артып китәчәк дип ышандыралар "РТ-инвест" ширкәтендә.

Казан янындагы Осиново бистәсендәге заводны "РТ-Инвест" ширкәте төзи.

Заводны 2022 елның 1 декабрендә эшләтеп җибәрергә тиешләр иде. Коронавирус чикләүләре аркасында аны кулланылышка 2023 елның декабрендә тапшырачаклар дип көтелә.

2017 елдан алып Осиново бистәсе янында чүп яндыру корылмасына каршы протестлар барды. Экология активистлары корылма әйләнә-тирә мохитка зарар китерәчәк дип белдерде. Корылма проектына берничә экспертиза уздырылды, активистлар үтенече белән эшләнгән экспертиза корылманы зарарлы дип тапты. Шул ук вакытта Татарстан хакимияте заказы белән Германия белгечләре уздырган экспертиза корылманы мохит өчен куркынычсыз дигән нәтиҗә чыгарды.

Протестларга карамастан, корылманы төзергә рәсми рөхсәт бирелде.

Күптән түгел чүп яндыру заводы янында чүп эшкәртүче завод та төзеләчәге билгеле булды.

Сентябрь башында Казан янындагы чүп яндыру заводы 25 процентка төзелгән дип хәбәр иттеләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG