Accessibility links

Уфада хәбәрсез югалган активист Илһам Янбердин исән-имин килеш табылды


Илһам Янбердин
Илһам Янбердин

Аның кайда һәм ничек югалганы турында рәсми мәгълүмат әлегә юк.

Бер атналап элек юкка чыккан башкорт активисты Илһам Янбердин исән-имин килеш табылды. Бу хакта Башкортстан тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте. "Янбердин табылган, ул исән, әлегә башка мәгълүмат юк", диелде хәбәрдә.

Соңрак, "Idel.Реалии" язуынча, Янбердин Уфадагы 1нче полиция бүлегеннән чыккан. Ул аның өчен борчылган кешеләргә рәхмәтен белдергән, "мин исән-имин, ләкин хәлем авыр" дигән. Активист барысын да соңрак сөйләячәген әйтеп, өенә кайтып киткән.

Янбердин табылуын аның хатыны Рәсимә Манаева да раслады. "Миңа кичен полициядән шалтыраттылар, Илһам табылды, аны тиздән Уфага алып киләчәкләр диделәр", диде ул. Ул ире кайда табылганын әйтмәде. Кайбер Уфа медиа чаралары мәгълүматына күрә, активист Кырмыскалы районында табылган.

Элегрәк Башкортстан тикшерү комитетының матбугат хезмәте оешманың Янбердин югалуы фактын ачыклау өчен тикшерү оештырганын хәбәр итте. Көндез алар Рәсимә Манаевадан сорау алган, аның фатирында тентү узган.

Башкорт активисты Илһам Янбердин 11 октябрь таң алдыннан өйдән чыгып киткән һәм шуннан соң беркем белән дә элемтәгә кермәгән. Полиция һәм башка тәртип саклау оешмалары да аны тоткарламауларын, аңа ни булганын белмәүләрен әйткән. Рәсимә Манаева ире югалуы турында гаризаны полициягә 15 октябрьдә биргән.

6 октябрьдә Илһам Янбердин Уфадагы Салават Юлаев һәйкәлен яклау флешмобына чакырып интернетта видеомөрәҗәгать чыгарган иде. Анда ул Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерү сылтавы белән урыныннан алырга һәм аны кире куймаска җыеналар дип белдерде. Мөрәҗәгатендә ул башкорт халкының каһарманы һәйкәлен урыныннан алмый гына төзекләндерү таләбе белән 11 октябрьдә аны тере чылбыр белән чолгап алырга чакырды. Рәсимә Манаева Азатлыкка иренең югалуы аның сәяси активлыгы белән бәйле була ала дип белдергән иде.

17 октябрь көнне Уфаның Инорс микрорайоны урманында, алар яшәгән йорттан ярты чакрымда Янбердинның киемнәре һәм телефоны табылды. Аның әйберләрен узып баручы бер хатын тапкан булып чыкты.

Активистны эзләү шул ук көнне башланды, эзләүдә полиция хезмәткәрләре, "Лиза Алерт" эзләү төркеме ихтыярилары, төрле активистлар катнашты.

* * *

6 ел чамасы элек Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, "Нурулла" мәчетенең икенче имамы, 57 яшьлек Сөләйман Зарипов һәм Берләшкән гарәп әмирлекләрендәге "Изгелек йорты" хәйрия оешмасы вәкиле, 62 яшьлек шәех Нәҗметдин Саранскидан бергә машина белән Казанга кайтканда югалган иде. Аларның язмышы турында әле һаман да берни билгеле түгел. 2020 ел башында Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин аларны эзләү эшендә алга китеш булмавын белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG