Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Илһам Янбердинның югалуы аның сәяси эшчәнлеге белән бәйле була ала"


Илһам Янбердин

Уфада бер атна элек хәбәрсез югалган башкорт активистын эзләү дәвам итә. Илһам Янбердинның хатыны һәм кайбер активистлар Азатлыкка әйтүенчә, бу хәл аның сәяси эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин.

ЯҢАРТУ. 19 октябрь кичендә Илһам Янбердин исән-имин килеш табылды. Активист Уфадагы 1нче полиция бүлегеннән чыккан, аның өчен борчылган кешеләргә рәхмәтен белдергән, "мин исән-имин, ләкин хәлем авыр" дигән һәм барысын да соңрак сөйләячәген әйтеп, өенә кайтып киткән.

Уфада 11 октябрь, Башкортстан республикасы көне иртәсендә югалган башкорт активисты Илһам Янбердинны эзләү дәвам итә. Аның әйберләре табылган көнне, 17 октябрьдә барлыгы 20ләп кеше, шул исәптән "ЛизаАлерт" эзләү төркеме ихтыярилары да катнашкан. Янбердинның рәсми теркәлмәгән хатыны Рәсимә Манаева әйтүенчә, 18 октябрьдә эзләүдә унлап кеше генә, шул исәптән ике полиция хезмәткәре дә катнашкан. 19 октябрьдә исә, Манаева сүзләренчә, эчке эшләр министрлыгы Янбердинны эзләүгә этләр белән 50 кеше җибәргән.

Янбердинның киемнәре һәм телефоны узган якшәмбе көндезге сәгать өчләр тирәсендә Уфаның Инорс микрорайоны урманында, алар яшәгән йорттан ярты чакрымда табылды. Аның әйберләрен узып баручы бер хатын тапкан булып чыкты.

Рәсимә Манаева әйтүенчә, Илһам Янбердин 11 октябрь таңга каршы өйдән чыгып киткән һәм шуннан соң беркем белән дә элемтәгә кермәгән, аның язмышы әлегә билгесез кала. Полиция һәм башка тәртип саклау оешмалары да аны тоткарламауларын, аңа ни булганын белмәүләрен әйткән. Рәсимә Манаева ире югалуы турында гаризаны полициягә 15 октябрьдә биргән.

6 октябрьдә Илһам Янбердин Уфадагы Салават Юлаев һәйкәлен яклау флешмобына чакырып интернетта видеомөрәҗәгать чыгарган иде. Анда ул Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерү сылтавы белән урыныннан алырга һәм аны кире куймаска җыеналар дип белдерә. Мөрәҗәгатендә ул башкорт халкының каһарманы һәйкәлен урыныннан алмый гына төзекләндерү таләбе белән 11 октябрьдә аны тере чылбыр белән чолгап алырга чакыра.

Рәсимә Манаева Азатлыкка әйтүенчә, Илһам Янбердинның югалуы аның сәяси активлыгы белән бәйле була ала.

— Бу аның сәяси активлыгы белән бәйле була ала, аның белән мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде. Кеше тиктомалдан гына болай юкка чыкмый. Югалыр алдыннан берничә көн генә алдарак ул Салават Юлаев һәйкәлен саклау өчен флешмобка чакырып, интернетта видеомөрәҗәгать чыгарган иде. Шуннан соң ул Уфа янындагы бер төзелешкә эшкә китте, өч көн шунда яшәп эшләде, телефоннан язышып тордык. Өйдә эшсез ятмаганга, эше булганга, күңеле тыныч иде, - ди Манаева.

Рәсимә Манаева әйтүенчә, Янбердин якшәмбе көнне кичен төзелештән кайткач өйдә булган. Фатирдан чыгып берничә мәртәбә телефоннан шалтыраткан. Гадәттә ул, каядыр шалтыратасы булса, фатирда шалтырата торган булган. Бернинди янаулар булуы турында да әйтмәгән.

ВКонтактедагы үз аккаунтында Янбердин соңгы мәртәбә 10 октябрьдә 22:42дә булган. Шуннан соң төнлә өйдән чыгып киткән һәм иртәнге бишенче яртыларда гына кайткан һәм ярты сәгатьтән соң тагын чыгып киткән. Шуннан соң аны беркем дә күрмәгән.

Икенче бер милли активист Илнар Галин Азатлыкка белдерүенчә, Янбердин ул кичтә сәгать уннар тирәсендә аңа ике мәртәбә шалтыраткан. Әмма Галин, сөйләшергә вакыты булмау сәбәпле, телефонны алмаган. Шуннан соң Янбердин аңа Салават Юлаев һәйкәле янындагы чара турында сөйләшеп алырга теләвен аудиоязма итеп яздырып җибәргән. "Икенче көнне иртән мин аңа шалтыраткач телефонын алмады", ди Галин.

Манаева исә, "11 октябрьдә, ялгышмасам, төштән соң шалтыратканда аның телефоны әле эшли иде, ә кичкә таба инде сүнгән иде", дип белдерде.

Тагын бер сәер нәрсә — Илһам Янбердин әйберләренең табылуы.

— Мин ул урыннан узып йөрдем, урманга кергәндә дә, чыкканда да, алар анда булса, мин аларны күрер идем. Шуннан соң күп тә үтмәде, әйберләрне бер хатын табуы мәгълүм булды, - ди Манаева.

Илһам Янбердинның киемнәре һәм криминалистлар чемоданы
Илһам Янбердинның киемнәре һәм криминалистлар чемоданы

Аның әйтүенчә, әйберләр пластика капчыкта булмаган, җирдә яткан. Пластик капчыкка аларны криминалистлар салган, фотода капчык астындагы чемодан криминалистларныкы. "Әйберләр коры иде, бер атна элек югалган кешенең әйберләре җирдә озак яткан булса, дымлы булыр иде. Димәк аларны табылыр алдыннан гына китереп ташлаганнар" ди Манаева.

Әйберләрне тапкан хатын әйтүенчә, Янбердинның телефоны җирдә яткан, аның өстенә киемнәре ташланган булган. Иң өстә бишмәте яткан. Яхшы бишмәт нигә монда ята дип күтәреп карагач, аста башка киемнәр булуын күргән.

Илнар Галин Азатлыкка әйтүенчә, Илһам Янбердин хакимиятләр белән килешүгә, чигенүгә бара торган кеше түгел, бу хәл шуның белән дә бәйле була ала.

Илнар Галин
Илнар Галин

— Бәлки шуның өчендер дә, чөнки ул бик актив иде, интернетта һәрвакыт кискен чыгышлы видеолар урнаштыра иде. Узган җәйдә май аенда Куштауда чәй эчүне оештыручыларның берсе дә ул иде. Шулай да әлегә сәяси активлык өчен дип кистеп әйтә алмыйм. Төнлә урамда ниндидер эчкечеләр дә очраган булырга мөмкин. Әмма табылган киемнәренә караганда, исерекләр эше булырга охшамаган, киемнәрен кемдер китереп ташлаган. Ул тирәдә сукбайлар да бар, ул әйберләр анда алты көн буе ята алмас, аларны кемдер алып киткән булыр иде. Моңарчы Уфада җәмәгать активистларының югалганы юк иде, әмма мөселманнарның югалганы булды, - ди Галин.

Аның сүзләренчә, хакимиятнең башкорт активистларына басымы дәвам итә. Күп кенә кешеләрне Кырмыскалы эшенә бәйле рәвештә сорау алуга чакырганда төп сорау "Башкорт" оешмасы (Русиядә экстремистик оешма дип мәхкәмә тарафыннан тыелган - ред.) әгъзасы булу-булмау турында.

Таһир Ваһитов та бу хәлнең Янбердинның сәяси активлыгы белән бәйле булу мөмкинлеген кире какмый.

Таһир Ваһитов
Таһир Ваһитов

"Башкорт активистларына тыныч яшәргә бирмиләр. Куштауны яклаучы активист Илдар Юмагуловны кыйнадылар. Минем үземнең янына да, узган Русия думасы сайлавында намзәт буларак катнашу өчен имза җыеп йөргәндә ул нияттән баш тартырга үгетләргә, "тыгылма" дип әйтергә ике егетне җибәргән иделәр", ди Ваһитов.

Ул Илһам Янбердин исән-сау, табылыр дип исәпләвен әйтте.

Илһам Янбердин 15 октябрьдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә килергә тиеш булган. Анда бу елның 23 гыйнварында Уфада Алексей Навальныйны яклап уздырылган протест чарасында "тәртип саклау оешмаларының эше чыгымнары өчен компенсация" түләтү эше карала. Полиция Лилия Чанышевага, Ольга Комлевага һәм Илһам Янбердинга каршы шундый шикаять тапшырган иде.

  • 1979 елгы Илһам Янбердин 2020 елның җәендә Куштауны "Башкорт сода ширкәте"нә чимал алу өчен бирүгә каршы көрәштә һәм башка җәмәгать чараларында актив катнашты.
  • Узган елның ноябрь аенда Ишембай шәһәре мәхкәмәсе "урам чаралары уздыру тәртибен бозган" дип Янбердинны 40 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем итте. Аны Ишембайда район хакимияте башлыгы Азамат Габдрахмановны вазифасыннан алу таләбе белән оештырылган ике "рөхсәтсез митингта" катнашуда гаепләделәр.
  • Шул ук көннәрдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе җирле үзидарә карамагындагы җир кишәрлекләрен республика министрлыгы карамагына күчерүгә каршы Уфада "рөхсәтсез урам чарасы оештыруда" гаепләп Янбердинны 20 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем итте. 29 октябрьдә Башкортстан парламенты каршында узган ул чарада битлексез булган дип аңа 3 мең сум штраф җәзасы да өстәделәр.
  • Бу елның гыйнварында Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Янбердин "рөхсәтсез урам чарасына" — Алексей Навальныйны һәм башка сәяси тоткыннарны яклап Уфада протест йөрешенә чакыруда гаепле дип тапты һәм аны өч тәүлеккә кулга алды.
  • Бу елның июнендә Башкортстандагы эчке эшләр министрлыгының Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре Янбердинны "урам чарасы оештыру тәртибен кабат бозуда" гаепләде. Бу юлы гаепләү аңа кыйналган экоактивист Илдар Йомаголовны яклап Баймакта "рөхсәтсез митингта катнашу" һәм "аңа чакыру" өчен белдерелде. Шулай да Уфаның Киров районы мәхкәмәсе әлеге гаепләү эше материалларында күпсанлы җитешсезлекләр табып эшне кире полициягә кайтарды.
  • Янбердин полиция хезмәткәрләренең аны "аерым контрольдә" тотулары турында әйтүен белдерде. Бу эзәрлекләүләрне Янбердин Русия җинаять кодексының урам чараларын уздыру тәртибен күп тапкыр бозу турындагы 212.1. маддәсе ("Дадин маддәсе" дип тә йөртәләр) нигезендә гаеп белдерергә әзерлек дип санавын әйтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG