Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активистларына басым. Хакимият бүленеш юлын сайлады


"Башкорт" оешмасы корылтае, архив фотосы

Башкортстан Югары мәхкәмәсе "Башкорт" оешмасын экстремист дип танып аның эшчәнлеген тыйганга ярты ел булганда оешманың элекке әгъзаларына басымның көчәеп китүе турында җәмәгать эшлеклесе Руслан Габбасов комментарын тәкъдим итәбез.

Күрәсең, хакимият халык арасында "Башкорт"ны телгә алуны да бетерүне максат итеп куйгандыр. Заманында оештыручылар тарафыннан бик уңышлы сайланган бу исем барыннан да бигрәк хакимиятнең ачуын китерә. Чөнки "Башкорт" — ул башкорт халкының атамасы. Башкорт халкы белән эш иткәндә хакимият идеологлары кулланган "башкорт" сүзе инде тыелган әлеге оешманың исеме белән тәңгәл килә.

Мәскәүдә Русия хакимиятендә төрле вазифаларда эшләп 2018 елда Башкортстан хөкүмәтенә кайткач Азат Бадранов нәкъ менә шуның өчен "Башкорт"ның ул чактагы җитәкчесе Фаил Алчынов белән очрашты һәм оешманың исемен үзгәртүне таләп итте. Ә активистлар бу таләпкә буйсынмады. Күрәсең, ул чакта хакимият бу оешманың булуы белән берничек килешергә җыенмаган, чөнки соңрак оешма тирәсендә болытлар куера башлады. Әмма хакимият өчен оешманың исеме мәхкәмә карарына кадәр үзгәртелүе мөһим иде.

"Idel-Реалии" Башкортстан хөкүмәтенә мондый фикергә аңлатма бирүне сорап рәсми мөрәҗәгать юллаган, әмма хөкүмәт җавап бирүдән баш тарткан.

Тик оешманы канун белән тыю мөмкин булса да, башкорт халкын биләп алган идеологияне тыю мөмкин түгел. "Бу идеологияне "Башкорт" оешмасы уйлап чыгармаган, ул инде Зәки Вәлиди чорында ук башкортларның һәм Башкорт республикасын төзегән милли хәрәкәтнең аңына сеңгән. Идеология милли хәрәкәт идеологларының китаплары аша да, милли оешмаларның гамәлләре аша да таралган. 1990нчы елларда Башкорт яшьләре берлеге, соңрак "Күк бүре" булса, аннан инде — "Башкорт". Башкорт үзаңын көчәйтеп алар халыкка тамырларын, чын тарихын, кыйммәтләрен, максат һәм бурычларын онытырга мөмкинлек бирмәгән.

Алар, "Башкорт" оешмасы үзе булмаса да, аның идеяләре һәм гамәлләре булуын, аларның башкорт җәмгыятенә тәэсир итүен аңлый

Хакимият өчен болар барысы да бик куркынычлы, шуңа күрә түрәләрнең нигә шулай эш итүе аңлашыла. Күпләргә тәэсир итүче "Башкорт" оешмасын нәкъ менә шуның өчен тыйдылар. Республикада идеология өчен җаваплы Ростислав Морзаголов, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өчен җаваплы вице-премьер Азат Бадранов "Башкорт" оешмасы ул гамәлдә юк, интернетта гына бар дип күпме генә ышандырырга тырышмасын, алар, "Башкорт" оешмасы үзе булмаса да, аның идеяләре һәм гамәлләре булуын, аларның башкорт җәмгыятенә тәэсир итүен аңлый.

Нәкъ менә шуңа күрә, хакимияткә оешманы тыю гына җитмәде, ул, оешманың элекке әгъзаларын болай гына ябып куя алмагач, аларның тормышын мөмкин кадәр катлауландырырга булды.

"Idel-Реалии" Башкортстан хөкүмәтенә бу турыда да рәсми сорау юллаган, әмма хөкүмәт җавап бирүдән баш тарткан.

"Башкорт" оешмасының элекке аксакалларына басым бара. Мәсәлән, август ахырында Башкорт дәүләт аграр университеты Туфрак белеме кафедрасы профессоры Гарифулла Яппаров белән хезмәт килешүен туктатты. "Башкорт" оешмасының Аксакаллар шурасын җитәкләгән Яппаров мәхкәмәдә әлеге оешманы яклап чыккан, Куштауны яклаучыларның юристы булган иде. Яппаров хезмәт килешүен туктатуны үзенең хокук яклау эшчәнлеге өчен түрәләрнең үч алуы дип саный.

Башкорт дәүләт аграр университеты "Idel.Реалии"га Гарифулла Яппаров белән хезмәт килешүенең мөддәте чыгу сәбәпле аның белән хезмәттәшлекнең 2020 елның 31 августында туктатуын белдергән. Университет бу Яппаровның хезмәт яки башка сыйфатлары белән дә, иҗтимагый эшчәнлеге белән дә бәйле түгел дип ышандыра.

"Башкорт" оешмасының басымга дучар булган тагын бер аксакалы — Вәлиәхмәт Бәдретдинов. Соңгы арада "Киске Өфө" башкорт газетының баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән Бәдретдинов әйтүенчә, югарыдан газетның баш мөхәррире Гөлфия Янбаевага шалтыратып аны вазифасыннан алырга кушканнар. Үз җитәкчеләрен уңайсыз хәлгә куймас өчен, Бәдретдинов үз теләге белән китү турында гариза язган.

"Idel-Реалии" бу хәлгә аңлатма бирүне сорап "Киске Өфө" газеты редакциясенә рәсми мөрәҗәгать юллаган, әмма җавап килмәгән, ә хөкүмәт җавап бирүдән баш тарткан.

Моның белән генә бетми. Бераздан "Свердловский" сәүдә-хезмәт комплексына да шалтыратканнар һәм Вәлиәхмәт Бәдретдиновның кече улы Сәгыйть Бәдретдинов белән аренда килешүен өзүне таләп иткәннәр. Таләп үтәлмәсә, төрле проблемнар чыгару белән янаганнар. Вәлиәхмәт Бәдретдиновның кече улы шулай итеп офиссыз калган.

"Idel-Реалии" бу хәлгә аңлатма бирүне сорап "Свердловский" сәүдә-хезмәт комплексына рәсми мөрәҗәгать юллаган, әмма җавап килмәгән.

Ә күптән түгел Вәлиәхмәт Бәдретдиновның икенче улы Илһам Бәдретдиновка да басым башланды. Илһам Бәдретдиновның хатынын җитәкчелек чакыртып алган һәм "Кайберәүләр Facebook-та бик күп "акыллы сүзләр" яза. Үз теләгең белән китү турында гариза яз", дигәннәр. Сүз, әлбәттә, аның кайнатасы Вәлиәхмәт Бәдретдинов турында бара.

"Башкорт"ның элекке активистларын республиканың югары җитәкчелеге дә игътибарсыз калдырмый. Куштау вакыйгаларыннан соң, Куштауны яклаучыларның координацион шурасы республика башлыгы Радий Хәбиров белән алдан килешенгәнчә сөйләшүләргә барырга җыенганда Хәбиров, координацион шурада "Башкорт"ның элекке әгъзалары булган өчен генә, аларны кабул итүдән баш тартты.

Мөдирләр шурасын Ростислав Морзаголов җитәкләгән "Башинформ" республика дәүләт хәбәр агентлыгы да "Башкорт" турында бик үзенчәлекле яза. Кырмыскалыда булган хәлләрне агентлык үзенчә сурәтли.

"Тикшерүчеләр версиясендә, алар ("Башкорт" активистлары — ред.) Кырмыскалыда яшәүче әрмән эшмәкәрләре белән аларның (эшмәкәрләрнең — ред.) бизнесын контроль итү мәсьәләсендә низаг чыгарырга җыенган. Экспертлар фикеренчә, Русиядә тыелган "Башкорт" оешмасы шулай итеп оешкан җинаятьчел төркемгә әверелә. Чыганаклар мәгълүматына караганда, алар бер кафеда низаг чыгару, кафе хуҗалары алдына аларның коммерция ширкәтләре контролен Русиядә тыелган "Башкорт" оешмасына тапшыру яки алардан әлеге оешмага ай саен салым түләтү мәсьәләсен куяр өчен, 1990нчы еллардагы кебек 70-80 кешелек төркем белән Кырмыскалыга юнәлгән", дип язды дәүләт агентлыгы.

Инде тыелган бу оешма рәсми киңкүләм мәгълүмат чараларында да, хөкүмәт яклы Telegram-каналларда да республикада тыныч тормышны бозарга, хаос чыгарырга тырышучы ниндидер җинаятьчел оешма буларак кына сурәтләнә.

Моны мифик аждаһага каршы көрәш дип атар идем. Без һәртөрле мәгълүмат киңлеге ябылган һәм кешеләр мәгълүматны рәсми чыганаклардан гына ала торган Төньяк Кореяда яшәмибез бит. Бәхеткә, җәмгыятьнең әле объектив мәгълүмат алу мөмкинлеге бар һәм ул акны карадан аера белә.

Җәмгыятьнең әле объектив мәгълүмат алу мөмкинлеге бар һәм ул акны карадан аера белә

"Башкорт" тирәсендә истерияне хөкүмәт түрәләре чыгаруын һәм моны оешманың элекке әгъзаларын мөмкин кадәр куркыныч итеп күрсәтү өчен эшләвен һәркем аңлый. Инде кешеләр "башкорт" сүзе дә тыелачагы һәм тиздән башкортларга үзләрен "башкорт" дип атау да тыелачагы турында сөйләшә башлады, чөнки аларны үзеннән-үзе экстремистларга тиңләргә мөмкиннәр. Кешеләр андый куркыныч чыннан да бар дип исәпли.

Җәмәгатьчелек моңа флешмоб белән җавап бирде, кешеләр машиналарына махсус рәвештә "Башкорт" дигән язулар ябыштыра, шундый сүз язылган футболкалар, башлыклар, бишмәтләр киеп йөри башлады. Алар шулай итеп бу хәлләргә каршы чыга, тыелган оешманың элекке әгъзаларын башбаштаклыктан яклый.

Башкорт халкының алдан вәгъдә ителгән туплануы урынына бик зур бүленеш килеп чыкты

Йомгаклап шуны әйтергә була, Радий Хәбиров хакимияткә килү белән башкорт халкының алдан вәгъдә ителгән туплануы урынына бик зур бүленеш килеп чыкты. Бер якта башкортның үз йөзен югалтуына этәрүче түрә-башкортлар һәм кечкенә башкорт уйдырма җәмәгатьчелегендә аларга якын кешеләр. Икенче якта үзаңын югалту белән килешмәүче һәм килмешәк башкортларга каршы чыгучы зур башкорт җәмгыяте.

Куштау вакыйгаларыннан соң хөкүмәтнең үз хаталарын тану, җәмгыятькә дошманча караштан котылу, шушы хәлгә җиткергән гаеплеләрне җәзалау, җәмгыять фикерен яңадан хөрмәт итеп аның белән диалог башлау мөмкинлеге бар иде. Әмма, Куштаудан соңгы вакыйкаларга караганда, хакимият бөтенләй башка юл сайлады.

Руслан Габбасов
җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG