Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Умная перепись" это "Зирәк җанисәп"


В России с 15 октября по 14 ноября проходит Перепись населения. В течение месяца переписчики будут собирать информацию о жителях России, об их уровне образования, жилищных условиях, структуре семьи и, конечно, о национальности. Ряд активистов в интернете поддержали концепцию "Умной переписи". Предлагаем вам отрывок из интервью с автором идеи Артемом Малых (Ортем Йорги) с подстрочным переводом (тәрҗемә) и словариком (сүзлек).

— Артем әфәнде, "Зирәк җанисәп" ("Умная перепись") — сезнең идеяме? Идея булудан тыш, бу инде ниндидер форматта бармы? Сайт, бот рәвешендә (в форме), мәсәлән(например)?

— Әйе, бу минем идея. Бу әлегә интернет шигаре (лозунг) генә. Аналогиясе миндә генә түгел, башка авторларда да барлыкка килде (появилась), ул параллель рәвештә туды, кемдер аны тагын да үстерде (развил) яки теләктәшлек (поддержка) белдерде. Твиттерда ул алданрак барлыкка килгән. Мин моны "Зирәк җанисәп" дип атадым, соңыннан твиттерда кулланучыларның моңа охшаш (похожие) идеяләр тәкъдим иткәнен күрдем. Марсель исемле бер татар кулланучысы азчылык (меньшинство) милләт (народ как этническая группа) каны булмаган кешеләрне дә азчылык исеменнән язылырга чакыра, "сез берни югалтмыйсыз (не потеряете), ә азчылыкка файда (польза) булачак", дип аңлатты. Твиттерда бу идея тирәсендә (вокруг) ниндидер хәрәкәт (движение) башланды.

Бу тренд кемнеңдер күңеленә хуш килде (понравилось, був. "легло на душу") — алар үзләренең төрле милләттәге әби-бабалары турында сөйли башлады, гадәттә күбесенең нәселләре (предки) күп милләтле, шуларның берсе булып язылырга теләк белдерделәр (проявили желание). Тискәре (отрицательная) реакция дә бар: бер төркем — "Зирәк тавыш бирү" үрнәгендә (на примере) ясалган әйбер бернинди нәтиҗәгә (к результату) дә китерә алмый, бу акылсыз (неумный) һәм ялгыш (ошибочный) әйбер дигән тәнкыйть (критика) әйтте, икенче төркем (группа) бу хәрәкәт азчылык милләтләрнең саны кимемәвенә (не к уменьшению), ә киресенчә артуына (к увеличению) китерәчәк, янәсе, барысы да яхшы һәм милли сәясәт (национальная политика) дөрес юлдан бара дигән ялган (фейк, неверный) нәтиҗә күрсәтәчәк дип тәнкыйтьли. "Урыс булмаган тамырларыгызны (корни) күпертеп күрсәтеп, сез кирәкмәгән (ненужный) эш белән шөгыльләнәсез (занимаетесь)" дигән негатив караш та җитәрлек (достаточно).

сүзлек

  • зирәк - умный(ая)
    җанисәп - перепись
    рәвеш - форма (формат)
    шигарь - лозунг
    охшаган - похож(а)
    ошаган - понравился(ась/ось)
    азчылык - меньшинство
    күпчелек - большинство
    хәрәкәт - движение
    юнәлеш - направление
    кимү - уменьшение
    арту - увеличение
    ялгыш - ошибочный
    ялган - фейк, неверный

— Тренд интернет аудиториясенә бик тиз кереп китте (зашел), ни өчен дип уйлыйсыз?

— Трендка аерым бер даирә (определенная группа) кешеләре — башка милләтләргә, күпмилләтлелеккә (на многонациональность) уңай (положительно) караучылар иярде (присоединились). Идея шушы даирәгә керергә тиеш тә иде. Икенче яктан, мин фейсбуктагы фикер астында тәнкыйтьләүче һәм аңламаучы күп галимнәрне (ученые) күрәм. Аларга бу хәрәкәт реаль картинаны бозар (испортит), кайбер саннарны арттырып күрсәтер һәм бу вазгыятьнең начараюына гына китерер (привидет к ухудшению ситуации), ярдәм итмәс дип тоела. Мин мондый караш белән килешмим (не согласен), һәм минемчә безнең позиция шактый кызыклы.

Кешеләрне объектив санау (посчитать) мөмкин түгел, без бит кыяфәт (внешний вид) белән аерылып торган (отличающиеся) хайваннар түгел. Ниндидер объектив сан була алмый. Үзбилгеләнү (самоопределение) өчен кеше һәрвакыт нидер сайлый. Татарларның ниндидер объектив саны юк, мәсәлән. Татарларның саны җанисәп вакытында ничә кешенең үзен татар дип хис итүенә (чувствует себя татарином) бәйле. Җанисәп ул һәрвакытта да ниндидер шәхси (личное) фикер белдерү, бу бит оешма балансындагы ресурслар инвентаризациясе түгел. Җанисәп вакытында кешедән анкета алырга киләләр — сан җыючыга һәр кеше ирекле (свободно) рәвештә җавап бирә.

сүзлек

  • уңай - положительный(ая)
  • тискәре - отрицательный(ая)
  • вазгыять - ситуация
  • үзбилгеләнү - самоопределение
  • урыслашу - обрусение
  • урыслаштыру - русификация
  • зарарлы - вредный(ая)
  • файдалы - полезный(ая)
  • чиркәү - церковь
  • чукынырга - креститься
  • кызыксынырга - интересоваться

Урыслашу (обрусение) баруын барысы да аңлый (понимает), ә без кире якка (в обратном направлении) борылу мөмкинлеге турында уйларга сәбәп биргәч, барысы да моны тәнкыйтьләргә ашыга (торопятся), бу зарарлы (вредный) эш, саннарны бозу дип саный. Ике очракта да кеше милләтен үзе билгели: урыслашу очрагында аңа ниндидер җәмгыяви (общественные) факторлар, дәүләтнең институциональ факторлары басым ясый (влияют), урыска әйләнергә мәҗбүр (заставляют) итә. Элегрәк, әле XIX гасырда, син граждан хокуклары (права) алу өчен әле чиркәүдә (в церкви) чукынып (креститься) руска да әйләнгәнсең. Ул вакытта син православ яки ислам кебек иң таралган (распространенные) диннәрнең берсендә булмасаң, нормаль гражданлык хокукларсыз да калырга мөмкин идең. Чукындыру вакытында сине сорап та тормыйча (не спрашивая) русларга язып куйганнар. Хәзер синең теләгәнчә язылу мөмкинлеге бар, ник әле аны кулланмаска, үзбилгеләнү мәсьәләсе белән кызыксынмаска (не поинтересоваться)?

*****

Полную версию этого материала читайте на сайте Радио Азатлык.

В рубрике "Читаем на татарском" есть произведения татарской и мировой литературы. Все тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

изучаем с Азатлык

На сайте Радио Азатлык выходит много интересных материалов, с которыми мы планируем вас знакомить в рамках курса "Изучаем татарский с Азатлык". Наш метод дает возможность читать на татарском без словаря, быстро привыкая к системе языка и набирая лексический запас. При ежедневном чтении таким методом можно в течение года научиться читать свободно. Запоминание слов и речевых оборотов происходит при этом не за счет зубрежки, а за счет постоянной повторяемости слов в тексте.

XS
SM
MD
LG