Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп: Русия Кырымда кемнәрне һәм ничек саный


Русиядә халык саны кими, аннексияләнгән Кырымга халык агыла
Русиядә халык саны кими, аннексияләнгән Кырымга халык агыла

Русиянең җанисәп нәтиҗәләре, шул исәптән аннексияләнгән Кырымда тупланган мәгълүмат ничек кулланыла ала? Бу нәтиҗәләр ышанычлы булачакмы? Кырымдагы милләтләр нисбәтен алар ничек үзгәртәчәк? Крым.Реалии бу турыда экспертлар фикерен белешкән.

Русия аннексияләнгән Кырымда җанисәпне соңгы 7 елда инде икенче мәртәбә уздыра. Беренчесе ярымутрауны 2014 елда басып алганнан соң октябрь аенда оештырылган иде. Ул чакта кырымтатарлар һәм украиннар санының 2001 елгы Украина җанисәбендәге саннар белән чагыштырганда шактый кимүе ачыкланды. Ә Кырымга соңгы 7 елда күрше Русиядән бик күп кеше күченде һәм аларның күченүе әле дә дәвам итә. Инде андагы җирле түрәләр дә ярымутраудагы шәһәрләрдә хәзер күпме кеше яшәвен әйтә алмый. Бу хакта Кырымдагы ForPost яңалыклар порталына Акъярдагы Русия полициясе идарәсе башлыгы Павел Гищенко белдергән.

Павел Гищенко
Павел Гищенко

— Акъярда ничә кеше яшәвен белмибез һәм бу җанисәптән бик зур саннар көтәбез. Монда яшәүчеләр санын белү нәтиҗәсендә социаль тармак, мәктәпләр, балалар бакчалары, яслеләр турында карарлар кабул ителәчәк. Шәһәрнең алга таба ничек үсүе җанисәпнең ничек узуыннан тора, ди Гищенко.

"Кешеләр күченеп килү ягыннан, Акъяр — иң тиз үсүче шәһәр", ди Акъярның полиция башлыгы.

Ул күрше Русиядәге ике шәһәрне — Дондагы Ростов белән Волгоградны мисал итеп китерә һәм бу шәһәрләрдә дистәләрчә ел буе халык саны бик үзгәрмәвен әйтә. Ә Акъярда, аның әйтүенчә, полициягә эшкә урнашырга теләп кенә дә күрше Русиядән килгән дистәләрчә кеше мөрәҗәгать итә.

Хезмәткәрләребезнең 34 процентының монда пропискасы булмавын ачыкладык

— Һәр шимбә саен күрше төбәкләрдән 30лап кеше килә, без бу кеше агымын сизәбез. Ә сайлау якынлашканда без үз хезмәткәрләребезнең күпмесе монда теркәлмәгән булуын исәпли башладык. Һәм менә 34 процентының монда пропискасы булмавын ачыкладык. Бу әле минем карамактагы кечкенә гарнизонда гына, ди Акъярдагы полициясе идарәсе башлыгы.

Русия статистикасы хак булса, аннексияләнгән Акъярда 2021 ел башында 510 меңгә якын кеше яшәгән, ә бер ел элек кенә 60 меңгә азрак булган.
Русиядәге халыкара юрист, "Дом свободной России" белгече Владимир Жбанков Крым.Реалиига Кырымдагы җанисәп нәтиҗәләренең ышанычлы булачагына шик белән каравын әйткән.

Владимир Жбанков
Владимир Жбанков

— Җан исәбен алучыларны дәүләт агентлары итеп күрәләр һәм кешеләр йә җанисәптән качарга, йә дәүләт көткәнчә җавап бирергә мөмкин.

Электрон җанисәпкә килгәндә, төрле шикләр бар. Җанисәптә катнашучыларга аның кайсы ягы белән кызыклы булуы һәм Госуслугига кереп үзең турында мәгълүмат бирү кирәклеге аңлашылмый. Моннан тыш, минемчә, кешеләр турында мәгълүматны сату мөмкинлекләре дә бик зур. Мондый мәгълүмат беренче чиратта реклама һәм PR белән шөгыльләнүчеләргә кызыклы. Икенчедән төбәктәге политтехнологларга, ди Жбанков.

Кырымдагы хокук ялкаучы Александр Седов җанисәп мәгълүматы халык белән эшләү програмнары һәм халыкны бастыру чаралары өчен дә кулланылырга мөмкин дип белдергән Крым.Реалиига.

Александр Седов
Александр Седов

— Җыелган мәгълүмат нигезендә кешеләрне эзәрлекләү оештырылырга мөмкин. Мәсәлән, әгәр кемдер төп кеременең кайдан килүен күрсәтмәсә яки берәр чит ил оешмасын күрсәтсә, аны ят агент рәтенә кертергә мөмкиннәр. Милләткә карап та эзәрлекләү була ала. Мәсәлән, ул үзен украин дип яздырса, Кырымда яшәп тә, нигә шулай уйлавын тикшерә башлый алалар, ди Седов.

1949 елгы Женева конвенциясенең 39нчы маддәсе оккупацияләнгән җирләрдән һәм ул җирләргә кешеләрне күчерүне тыя. Туры һәм төрле ысуллар тәэсирендә күчерү дә тыела. Туры күчерү депортация очракларына туры килә ала. Төрле ысуллар исә басым ясап, яши алмаслык шартлар тудыру, мөселманнарны, украиннарны эзәрлекләү очракларына туры килә. Рәсми саннарга караганда, оккупация башланганнан бирле Кырымга һәм Акъярга 250 меңләп кеше күченеп килгән һәм анда теркәлгән.

Кеше хокуклары төбәк үзәге юристы Екатерина Рашевская Крым.Реалиига әйтүенчә, Русия Кырымга күченүнең ике агымын формалаштыра.

Кырымда 500дән 800 меңгә кадәр колонизатор яши

— Беренчесе — Кырымнан китәргә мәҗбүр булган күченүчеләр, икенчесе — Русия колонизаторлары, алар, һуманитар хокукны бозып, оккупацияләнгән ярымутрауга күченә, мондый күченүне Русия хуплый һәм аның ике формасы бар: туры һәм туры булмаган күченү. Туры күченү — Русия дәүләт хезмәткәрләренең оккупацияләнгән территориягә идарә итү өчен күченүе. Туры булмаган күченү — оккупацияләнгән территориядә Русия федераль програмнарын тарату, аның кысаларында күченүчеләргә финанс ярдәме бирелә.

Русия халыкара һуманитар хокук кысаларында кешеләрнең оккупацияләнгән территориягә күченүен тыярга тиеш, ләкин ул киресенчә эшли – кешеләрнең Кырымга күченүен хуплый. Проблем шунда ки, Русия үз гамәлләрен оккупация дип санамый.

Безнең мәгълүматка күрә, Кырымда 500дән 800 меңгә кадәр колонизатор яши, бу ярымутраудагы демографик вазгыятькә зур йогынты ясый һәм ярымутрауны деокупацияләү, реинтеграцияләү өчен зур авырлыклар тудыра, ди Рашевская.

Украинада 2001 елда узган җанисәпкә күрә, Кырымда 1 450 394 рус, 576 647 украин һәм 245 291 кырымтатар булган. 2014 елның октябрендә - Русия аннексиясеннән соң Кырымда 1 492 078 рус, 344 515 украин һәм 232 340 кырымтатар булган. Ягъни украиннар саны 232 меңгә, кырымтатарлар саны 13 меңгә кимегән.

Кырым тарихчысы һәм политологы Андрей Иванец фикеренчә, Русия җанисәбе нәтиҗәләрен шик астына алырга кирәк.

Андрей Иванец
Андрей Иванец

— Җанисәп нәтиҗәләренә тулысынча ышанырга ярамый, без моны 2014 елда да күрдек, имеш Кырымда украиннар саны 40 процентка кимегән. Әлбәттә, Кырымны басып алганда һәм аның алдыннан Украинага каршы програм җәелдерелгән иде, ул халыкның бер өлешенә йогынты ясады. Халыкның бер өлеше проблемнар булмасын өчен милләтен яшерде. Иң кызыгы шул: халык санын алу 2014 елның октябрендә үткәрелде, ә Путин Кырымда 350 мең украин яши дип ярты ел алдан әйткән иде. Ягъни, ул Кырымда күпме украин каласын җанисәпкә кадәр үк билгеләп куйды, аннары бу саннар җанисәптә "расланды". Шуңа күрә, саннар белән уйнаганнар дияргә нигез бар", ди Иванец.

Җанисәптә ике милләтне күрсәтү мөмкинлеге дә милләт төшенчәсен зәгыйфьләтә һәм дә хәрәмләшүләргә нигез бирә.

Кырымтатар ресурс үзәге җитәкчесе, Кырымтатар халкы Мәҗлесе әгъзасы Эскендер Бариев 2014 елда Кырымтатар мәҗлесенең кырымтатарларны Русия җанисәбендә катнашмаска чакыруын искә ала.

Эскендер Бариев
Эскендер Бариев

— Ул чакта оккупантлар мәгълүматны Украина чыганакларыннан – Эчке эшләр министрлыгы, миграция хезмәтеннән алып язган.

Халык санын алу, әлбәттә, мөһим әйбер, ләкин аны Кырымда үткәрүгә килгәндә, кайбер шөбһәләр бар. Беренчедән, бу төрле манипуляцияләр, интерпретацияләр мөмкинлеге. Демографлар әйтүенчә, халык үз милләтен яшәгән иленә карап сайлый, шуңа күрә бу җанисәптә украиннар һәм кырымтатарлар саны киметелергә мөмкин.

Безнең максат - халыкара җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирү, без халык санын алуга йогынты ясый алмыйбыз, әмма ватандашларыбызны анда катнашмаска өндибез, ул чакта аның нәтиҗәләре тулы һәм дөрес булмаячак, ди Бариев.

* * *

Русиядә җанисәп 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьдә тәмамланачак. Бу чараны оештыручы Росстат белдерүенчә, беренче нәтиҗәләр 2022 елның гыйнварында игълан ителәчәк. Аннан соң акрынлап башка мәгълүмат өстәлә барачак. Милләтләр турында мәгълүмат 2022 елның октябрендә көтелә.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG