Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия җанисәбе кырымтатарларның Кырымда төгәл санын күрсәтерме?


Бер төркем кырымтатар Акмәчеттә мәхкәмә бинасы янында, уңнан беренче - Заир Смедляев, 16 сентябрь 2021

15 октябрь Русиядә, шул исәптән аннексияләнгән Кырымда һәм Акъярда халык санын алу башланды. Европа берлеге бу җанисәпнең Кырымда һәм Акъярда уздырылуын тәнкыйтьләп чыкты. Берлекнең тышкы эшләр хезмәте белдерүендә әйтелгәнчә, "Мәскәүнең бу гамәле Кырымны канунсыз аннексияләүне легальләштерү һәм Украинаның суверенитетын һәм халыкара танылган чикләрендәге бөтенлеген тагын да ныграк бетерергә тырышу омтылышы булып тора". Шул ук вакытта бу җанисәптә кырымтатарларның ни дәрәҗәдә катнашу мәсьәләсе әлегә ачык кала. Аларның бер өлеше дәүләт хезмәтләренә ышанмавын белдерә.

Ничек кенә булмасын, кырымтатарлар арасында җанисәптә катнашырга чакырган төркемнәр һәм аерым шәхесләр бар. Бу төркемнәр кырымтатарларны җанисәптә катнашырга һәм үзләрен нугай, кырымлы, крымцы, татар йә тат дип түгел, ә кырымтатар дип язылырга, туган телләрен дә кырымтатар теле дип күрсәтергә чакыра.

— Безнең милләтебезнең саны һәрвакыт чынбарлыкта булганнан киметелеп күрсәтелә. Кайбер вакытта без җанисәптә катнашмыйча, милләтебезне, туган телебезне дөрес күрсәтмичә милләтебезнең санын киметүгә үзебез ярдәм итәбез", ди бу төркемне оештыручыларның берсе Шериф Османов.

— Кырымда 2014 елда Русия үткәргән җанисәпкә күрә, кырымтатарларның саны 2001 елда Украина заманында үткәрелгән җанисәп нәтиҗәләреннән дистә меңгә кимрәк булып чыкты (232 мең), кайбер саннарга күрә хәзер Кырымда 400-500 мең чамасы кырымтатар яши, ләкин безгә гел "сез 13, 12, 10 процент, йә сез 250 мең дип әйтәләр", ди эшмәкәр Нариман Куртсеитов.

— Без җанисәптә иң актив рәвештә катнашырга, милләтебезне кырымтатар, туган телебезне кырымтатар теле итеп күрсәтергә тиешбез. Милләтләр исемлегендә кырымтатар милләте күрсәтелгән, "кырымнар" йә "крымцы" милләте анда юк. Безне Кырымнан кырымтатар дип сөрделәр, кырымтатар дип репрессияләделәр, төрле аклау документларында безне кырымтатар дип билгелиләр. Үз хакларыбызны торгызу өчен без кырымтатар булып көрәшергә тиешбез, ди юрист Рустем Велиев.

— Безнең бөтен бәлабез Кырымда аз булуыбызда. Безне тагын да азрак итеп күрсәтсәләр, яки бөтенләй "юк" дип исәпләсәләр, без беркем түгел дигән сүз. Катнашыгыз җанисәптә, үзебезнең барлыгыбызны күрсәтик", ди Мәскәүдәге кырымтатар активисты Эдем Умеров.

Шул ук вакытта башка фикердә торучылар да бар, җанисәптә катнашмаска турыдан-туры чакырмасалар да, алар җанисәптә катнашу безгә ничек ярдәм итәчәк дигән сорау куя. Әйтерсең, җанисәптә катнашсак, алга таба кырымтатарлар эзсез югалмаячакмы, аларны гаепсез утыртмаячаклармы, эшмәкәрләребезне кысмаячаклармы, туган телебезне мәктәпләрдә икенче дәрәҗәгә төшермәячәкләрме дигән сораулар куела.

Кырымда 2014 елда Русия оештырган җанисәптә дә бер өлеш кырымтатарлар арасында бу чарада катнашмаска кирәк дигән сүзләр таралган иде. Җанисәп вакытында кырымтатарларның кайда яшәгәннәрен билгеләп кабат сөргенгә җибәрү ихтималы сәбәпләрнең берсе итеп китерелде. 2001 елда Украина вакытында узган җанисәптә кырымтатарлар 245 мең, татарлар 13 мең булды. Кырымтатар телен туган тел итеп 171 517 кеше, татар телен исә 79 638 кеше күрсәтте. Татар дип язылганнар арасында да күпчелеге кырымтатар иде. Украина заманында Кырымда 13 мең татар төркелгән булса, 2014 елда бу санның бердән 44 меңгә күтәрелүенең табигый булмаганын ул вакытта Кырым статистика идарәсе дә раслады.

Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев фикеренчә, быелгы җанисәптә катнашсаң-катнашмасаң да кырымтатарларның санын ничек телиләр шулай язачаклар. Хакимиятне күбрәк кешенең нәрсәсе бар, кереме каян килә, нинди шартларда, кем белән яшәгәне кызыксындыра. Салымнарны үстерү өчен нигез бармы - менә бу сорау хакимият өчен күпкә мөһимрәк.

Акмәчеттәге Борчокрак (Фонтаны) кырымтатар бистәсендә кырымтатар телен белгән ун кешенең исәп алучылар булып билгеләнгәне мәгълүм булды.

"Безнең мәктәптә укучыларны санап караганда, кырымтатар гаиләләре арасында 3-4 балалы яшь гаиләләр шактый булуы күзәтелә. Без исәп алучылар итеп үзебезнең кешеләрне куйдык, алар янына бер төркем волонтёрларны ярдәмгә әзерләдек. Хәзер Кырымда кырымтатарлар элеккеге рәсми саннардан күбрәк, 500 меңгә якындыр", ди бу бистәдәге 44нче мәктәпнең мөдире, Акмәчет шәһәр шурасы депутаты Гулнара Муртазаева.

Мәгариф министрлыгы саннарына күрә, 2019 елда Кырым мәктәпләрендә кырымтатар телен якынча 33793 мең кырымтатар укучысы өйрәнгән. Кырым мәктәпләрендә 2019 елда барлыгы 209,7 мең укучы булса, бу якынча 16-17% тәшкил итә. Бу уңайдан 2014 елда кырымтатарларның рәсми саны 232 340 мең, ягъни 10,57% булуына да шикләнү белән карап була. Социолог, галим Рефик Куртсеитов, Кырым мәктәпләрендә 1-11нче сыйныфларда 49,5-60,5 мең чамасы кырымтатар укучысы була ала дигән иде.

"Кырым" газеты баш мөхәррире Бекир Мамутов та бу җанисәптә катнашу дөресме, аның мантыйгы бармы дигән сораулар урынлы ди.

— Янә шул иске һәм зур шикләнү: мәгълүмат дөрес алыначакмы? Безгә чын нәтиҗәләрне күрсәтәчәкләрме? Буталган, ялган саннарны без нинди сыйфатта куллана алабыз", ди ул.

Русия 1783 елда Кырым ханлыгын басып алганнан соң, андагы 3-5 миллионлы халыктан ике гасыр дәвамында 200-500 мең чамасы гына кырымтатары калды. Русиядә үткәрелгән җанисәпләргә караганда, Кырымда урысларның саны артуы, кырымтатарларның саны кимүе күрзәтелә. Моны Русиянең статистикасы да раслый.

Соңгы 70-80 ел дәвамында кырымтатарларның төгәл саны хакында мәгълүмат булмады дияргә була. Кырымдагы Кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров 2011 елда Киевта президент идарәсендә булган бер очрашуда Кырымда 400 мең кырымтатар яшәгәнен белдергәннәр иде, диде Азатлыкка.

Әлбәттә, паспорт бүлекләрендә Украина заманында да Кырымдагы халыкның саны, милләте турында мәгълүмат җанисәпсез дә билгеле булгандыр. Буген дә Русия контролендәге Кырымда кырымтатарларның гомум саны җанисәпкә карәр үк мәгълүмдыр.

Алман, төрек, француз, чех чыганакларына күрә, Кырым ханлыгына кергән Таман, Кубань, Нугай далаларында, Буджакта ХVIII гасырда 3 миллионнан алып 5 миллионга хәтле татар яшәгән. Шуларның 800 меңнән алып 1.5 миллионга кадәре Кырымда яшәгән. Оештырылган мөһаҗирлек нәтиҗәсендә җирләр татарлардан чистартыла һәм Кырымда 1880 елда нибары 280 мең татар кала. Тарихчы Эдиге Кырымал 1960нчы елларда алман телендә Мюнхенда чыккан "Кырымтатарларның милли көрәше" китабында 1920нче еллларда Русиядән читтә Романия, Болгарстан, Төркиядә 2 миллион чамасы татар яшәгәнен яза.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG