Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым мәктәпләрендә кырымтатар теленә ничә сәгать бирелә?


Кырымтатар мәктәбе, архив фотосы

Кырым мәктәпләрендә кырымтатар теленә сәгатьләр чагыштырмача аз бирелә дигән зарланулар бар. Азатлык Кырым мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән уку планнарын тикшерде.

Кырым мәктәпләренең күбесендә кулланылган уку планында туган тел һәм әдәбиятка (кырымтатар теле һәм әдәбият) атнасына 8 сәгать аерылган (5,1%), чит ил телләренә 20 сәгать (12,7%). Урыс теле һәм әдәбиятына исә 34 сәгать (21,7%) аерылган. Димәк кырымтатар теленә урыс теле белән чагыштырганда 8 тапкыр, чит телләр белән чагыштырганда 2,5 тапкыр азрак сәгать бирелә дигән сүз.

Фәннәр5нче сыйныф6нчы сыйныф7нче сыйныф8нче сыйныф9нчы сыйныфБарлыгыПроцент
Рус теле һәм әдәбият776683421,7
Туган тел һәм әдәбият2221185,1
Чит телләр4444420 12,7

1-4нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән планда да шундый ук хәл. Монда кырымтатар теленә атнасына 7, чит ил телләренә 6 сәгать, урыс теленә 24 каралган.

Фәннәр1нче сыйныф2нче сыйныф3нче сыйныф4нче сыйныфБарлыгыПроцент
Рус теле һәм әдәбият66662426,7
Туган тел һәм әдәбият122277,8
Чит телләр-2226 6,7

Кырым Конституциясендә дәүләт теле дип билгеләнгән кырымтатар теленә аерылган сәгатьләр саны аның "дәүләт" статусы ни дәрәҗәдә булганын ачык күрсәтә, аны да әле гариза язсаң гына укытачаклар. Монда инде мәктәп җитәкчеләре төрле ысуллар куллана.

Акмәчет (Черномор) районындагы мәктәптә бер сыйныфта 13 баланың 12се кырымтатар булган ата-аналар җыелышын үткәргән җитәкче туган телдә укытуга гариза яза аласыз, ләкин мондый очракта урыс теленә аерылган сәгатьләр кыскартылачак, ә балаларга 9нчы сыйныфта урыс теленнән имтихан, 11нче сыйныфта БДИ тапшырырга кирәк булачак дип аңлаткан. Ягъни, аларның урыс телен зәгыйф беләчәкләренә ишәрә ясаган. Нәтиҗәдә 13 баланың өчесе генә кырымтатар телен сайлап гариза язган. Бер әти гаризага "башка фәннәргә зыян килмәү шарты белән" дип өстәргә теләсә дә, җитәкчне "алай язмагыз" дип кисәткән.

Методик, информацион-аналитик мәгариф үзәге белгече Кемал Мамбетов әлеге вазгыятьне Азатлыкка аңлатып, болай язылса мәктәп моны үтәргә тиеш, үтәмәсә җаваплы булачакларыннан куркалар, диде.

Кемал Мамбетов
Кемал Мамбетов

"Мәктәп җәдвәлләрендә урыс теле күрсәтелә, ә менә кырымтатар теле күрсәтелми, бары тик "туган телләр" дип языла, монысы да кайсы телнең ни дәрәҗәдә дәүләт теле булганына ишәрә булып тора. Дәүләт теле белән туган телләр арасындагы аерманы да күрмәмешкә салышалар. Кырымда кабул ителгән канун "Дәүләт телләре хакында канун" дип атала, ә безгә дәүләт телен туган телләр белән алмаштыралар" ди Мамбетов.

Азатлыкның туган телләр җәдвәлнең мәҗбүри өлешенә кертелгән бит дигәненә "әйе, формаль яктан кертелгән кебек, ләкин ата-аналар гариза язмасалар бу дәресләр булмаячак, сәгатьләр исә дәресләрдән тыш алып барылган өлешкә күчә. Менә монда бөтен хикмәт. Мәгәриф министрлыгының методик тәкъдимнәрендә дә "бу кулланмаган сәгатьләр дәресләрдән тыш туган телләрне өйрәнүгә юнәлтелә ала" диелә. Бу мәктәпләрдә туган телләрне мәҗбүри укытылган дәресләр җәдвәленнән чыгарып, дәрестән тыш вакытта укытыга юл ача. 2018 уку елына тәкъдим ителгән методик тәкъдимнәрдә "Туган тел ата-аналар гаризасы нигезендә ихтыяри сайлана" диелә. Дәүләт теленә мондый мөнәсәбәт икән, димәк бу кәгәзьдә бер әйбер, гәмәлдә - башка әйбер" дип аңлатты Кемал Мамбетов.

"Кырым" газеты баш мөхаррире Бекир Мамутов исә "Кырымда кырымтатар теле дәүләт теле дигән сүз минем өчен иллюзия", ди.

Социолог, галим Рефик Куртсеитов мәгълүматына күрә, Кырым мәктәпләрендә 1-11нче сыйныфларында 49,5-60,5 мең чамасы кырымтатар укучысы була ала. Кимендә 49 мең дип исәпләсәк, бу мәктәпләрдә кырымтатар укучылары 26,3 процентны тәшкил итә дигән сүз. Шулардан 22 меңе (45,2 процент) кырымтатар телендә бернинди дәрәҗәдә дә укытылмый, 27 меңе (54,8 процент) кырымтатар телендә төрле дәрәҗәдә укытыла.

19 июнь Русия думасы милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Алга таба кырымтатар теленә бирелгән сәгатьләр кайсы якка үзгәрер, хәзергә фаразлап кына була.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG