Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 4 ноябрьгә билгеләнгән тәре йөреше уздырылмаячак


Казанда тәре йөреше, 4 ноябрь 2019
Казанда тәре йөреше, 4 ноябрь 2019

Моны эпидемиологик вазгыять начар булу сәбәпле дип аңлатканнар.

Казанда 4 ноябрьдә узарга тиешле тәре йөреше үткәрелмәячәк. Бу хакта "Бизнес Онлайн"га Казан епархиясенең матбугат үзәгендә хәбәр иткәннәр.

"Эпидемиологик вазгыять начар булу сәбәпле, Казан епархиясе җитәкчелеге Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә бәйрәм ителгән көндә тәре йөрешен үткәрмәү турында карар кабул итте"дигәннәр басмага.

Сентябрь аенда башкарма комитетның 4 ноябрьдә тәре йөреше уздыруга булышлык итүе турындагы карары чыккан иде. Ул вакытта бу көнне берничә үзәк урамны ябарга ниятләүләре хәбәр ителде.

Казанда тәре йөреше елга берничә тапкыр уза. Татар җәмәгатьчелеге православларга тәре йөрешенә рөхсәт бирелеп тә, татарларга хәтер көнендә Кирмәнгә килеп Сөембикә манарасы янында дога кылырга рөхсәт булмавын гаделсезлек дип белдереп килә.

Быел 21 июльдә Казанда Казан изге ана иконасы хөрмәтенә тәре йөреше узган иде инде. Түрәләр ике көн дәвамында шәһәр үзәге юлларын ябып торды.

Узган ел Казанда ике тәре йөреше дә уздырылмады. Моны коронавирус эпидемиясе таралу белән бәйләп аңлаттылар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG