Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кирмәне Татарстан президенты атамасы турындагы бәхәскә шәрехләмә бирмәде


Казан Кирмәне вәкиле Лилия Галимова
Казан Кирмәне вәкиле Лилия Галимова

Татарстан хакимиятләре республиканың Дәүләт шурасы белдергән карашка өстәп берни әйтә алмый, дип белдергән Казан Кирмәне вәкиле Лилия Галимова.

Татарстан хакимиятләре, "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"гы федераль канун өлгесенә карата, республиканың Дәүләт шурасы белдергән карашка өстәп берни әйтә алмый дип белдергән журналистларга Казан Кирмәне вәкиле Лилия Галимова.

"Әгәр ни дә булса әйтергә теләсәк, безнең өчен бу бик үзенчәлекле әйбер булса, чыгыш ясар идек. Дәүләт шурасының карашы бик җентекле белдерелгән" дигән ул. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

"Президентның нинди карашы турында әйтәсез сез? Тыңлагыз әле, һәр көн һәр сессиядә парламентка күп федераль канун өлгеләре килә. Нигә сезне анда карала торган башка федераль канун өлгеләре кызыксындырмый? Нигә сезне бу канун өлгесе кызыксындыра?" дигән ул. "Өлгедә күптөрле тәкъдимнәр әйтелгән, алар турында никтер беркем дә сөйләми," дигән Галимова.

Сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелгән иде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны мәҗбүр итә. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас керткән иде.

Татарстан - президент атамасын саклап калган бердәнбер төбәк.

25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы тавыш бирде.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстанның бу адымына карата "Бу фикерләрнең берсе генә, эш барышында ул да искә алыныр"дип белдерде. l

Prufy.ru порталы хәбәренә күрә, Башкортстан корылтае президент атамасын бетерүче бу канун өлгесен хупларга җыена.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG