Хөкем ителгәннәрне һәм сак астына алынганнарны социаль һәм хокукый яклау Волгоград төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Игорь Нагавкин Русия баш прокуроры Игорь Красновка 22 яшьлек Равил Рәсүлев үлеме шартларын тикшерү таләбе белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта җирле "Высота 102" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.
Егетнең үле гәүдәсе Волгоградтагы 1нче тикшерү изоляторында 28 октябрьдә табылган иде. Равил Рәсүлев янау юлы белән талауда шикләнелеп тоткарланган булган. 28 октябрьдә медиа Рәсүлев тикшерү изоляторында үз-үзенә кул салган дип хәбәр итте.
"Высота 102" китергән мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Нагавкин шулай ук Волгоград өлкәсе прокуроры урынбасары, 1нче тикшерү изоляторы эшчәнлеген күзәтүче Николай Ерешкинның эшенә бәя бирүне, Рәсүлев үлеменә катнашы булган дип саналган җитәкчеләр һәм хезмәткәрләрне эштән алуны да сорый.
25 октябрьдә Рәсүлев 4нче изолятордан көч кулланып 1нче изоляторга китерелгән, бу тикшерү изоляторында тоткыннарны газаплаулар өчен шартлар тудырылган дигән сүзләр йөри диелә мөрәҗәгатьтә. 28 октябрьдә Равил Рәсүлевның әнисе улы белән күрешергә килгәч, аңа егетнең үлеме турында әйткәннәр һәм ул үз-үзенә кул салган дип ышандырырга керешкәннәр. Ләкин егетнең туганнары моның дәллилләрен китерүне таләп иткән. Һәм аның үлемендә бик күп сәерлекләр тапкан ди Нагавкин.
Шулар нигезендә хокук яклаучы Русия баш прокурорын 1нче изоляторда тикшерү уздыруны сорый, шулай ук һәлак булган Рәсүлевны кыйнау турында җинаять эше ачуны таләп итә. Егетнең ике аягының да табаннары, тезләре, башы кыйнап изелгән, авызы ике яклап та ертылган булган. Нагавкин прокурордан Рәсүлевның кыйнап үтерелеп тә, ул асылынып үлгән кебек күрсәтергә омтылу версиясен дә тикшерүне сорый.
Русия тикшерү комитетының Волгоград өлкәсе идарәсендә "Коммерсант"ка Равил Рәсулев үлемен тикшерү бара дигәннәр. Әлегә ниндидер нәтиҗәсен әйтү мөмкин түгел, "процессуаль тикшерү вакыты – 1 ай, нәтиҗәләре әлегә юк", дип җавап биргәннәр газет соравына.
Равил Рәсүлевның туганнары яллаган адвокат Дмитрий Кондрашов егетнең үлеме турында җинаять эше ачылырга тиеш дип саный. "Аның тәнендә кыйнау эзләре ачык күренә. Авызы ертылган, колакларына кан сауган, кул беләзекләрендә электрошокер белән яндырган эзләр ярылып ята. "Вазифасы вәкаләтләрен арттыру" маддәсе нигезендә, ә инде үз-үзенә кул салуы расланса, "суицидка җиткерү" маддәсе белән җинаять эше ачылырга тиеш, дигән адвокат.
Октябрь башында Gulagu.net проекты Русия төрмәләрендәге җәзалауларның видеоархивын кулга төшерә алуы хакында хәбәр иттте. Әлеге видеолары чыкканнан соң, Русия тикшерү комитеты җинаять эше ачты.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!