АКШның авыруларны күзәтү һәм профилактика үзәкләре (CDC) Русияне туризм өчен "бик югары" куркынычка ия юнәлешләр исемлегенә керткән.
Американнарга Русиягә сәяхәткә чыкмаска киңәш ителгән. Бу оешма сайтындагы мәгълүматтан күренә.
CDC коронавирус белән бәйле рәвештә биш дәрәҗә билгели – бик югары, югары, уртача, түбән һәм билгесез дәрәҗә. Моңа кадәр сәяхәтләр өчен Русия "югары" куркынычка ия иде.
"Бик югары" куркыныч төркеменә кертелгән илләрдә соңгы 28 көндә 100 мең кеше арасында 500дән артык артык коронавирус йоктыру очрагы ачыкланган. Американнарга бу илләргә сәфәрләрне кичектерергә, яки анда юл тотканчы тулысынча вакциналанырга киңәш ителгән.
Русиядән тыш CDC бу төркемгә Әфганстан, Албания, Әрмәнстан, Австрия, Азәрбайҗан, Беларус, Баһам утраулары, Босния һәм Һерцеговина, Болгарстан, Үзәк Африка Республикасы, Эстония, Куба, Греция, Грузия, Иран, Гыйрак һәм башка илләрне керткән.
CNN хәбәренчә, исемлеккә Бельгия дә кергән.
Русиядә өченче көн рәттән коронавирус йоктыруның тәүлеклек 40 меңнән артык яңа очраклары теркәлде.
Коронавирус таралу сәбәпле Русия президенты Владимир Путин илдә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр яллар игълан итте. Шулай ук ул төбәкләргә ялларны иртәрәк кертергә һәм эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә аларны озайтырга рөхсәт бирде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!