Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан архивын кем һәм нигә бетерә?


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстанның Дәүләт архивы Казаннан Лаеш районындагы Столбище авылына күчерелә. Бер төркем җәмәгатьчелек бу хәлгә ризасызлык белдереп республика президентына язылган хатка имза җыя. Архивны читкә күчерү турында тарихчы һәм сәясәт белгече Илнар Гарифуллин комментарын тәкъдим итәбез.

Татарстанның Дәүләт архивын республика башкаласыннан читкә күчерү турында тарихчылар һәм төбәкне өйрәнүчеләр пышылдап кына сөйләшкән сүзләр инде матбугат чараларына да чыкты. Архивны барлык фондлары белән Лаеш районындагы Столбище авылына күчерәләр. Анда Росреестрның Татарстан бүлеге документларын саклау өчен бина төзелгән иде. Ләкин бу оешманың җитәкчесе анда күчәргә теләмәгән дигән сүзләр чыкты. Янәсе, ул үз "элемтәләрен" файдаланып, Казанда утырып кала. Ә авылга Татарстанның дәүләт архивын "депортациялиләр". Шулай итеп барлык архив фондлары шәһәрдән китә, ә аның бушаган биналарына Росреестрның Татарстан бүлеге кереп утыра. Әмма бу биналар шактый күп, кечкенәрәк оешма булган Росреестр аларны тутыра алмаячак. Димәк, биналарның Росреестрдан калган өлеше кемгәдер эләгәчәк дигән сүз.

Бу турыда берничә матбугат чарасы гадәти бер хәл буларак хәбәр итте. "Татар-информ" хәбәрендә архив идарәсенең рәсми аңлатмасы да бирелде. Күрәсең, архив идарәсендә бу рәсми медиага комментар бирүдән баш тарту дөрес булмас дип уйлаганнардыр. Әмма бу мәгълүматны анализлау, бу хәлнең яшерен якларын ачыкларга тырышу күренмәде. Шуңа күрә бу хәлне, идарәнең җавабын һәм моның артында нәрсә торуы һәм моның нәрсәгә китерергә мөмкинлеге турында уйлану урынлы булыр.

Шулай итеп, Татарстан дәүләт архивы шәһәр үзәгендәге дүрт бинасын бушата. "Татар-информ"га Татарстанның дәүләт архив эшләре комитеты башлыгы Гөлнара Габдрахманова бер бинаның Казанда калачагын белдерде.

"Бары Декабристлар урамы 4нче йорттагы икенче корпуста урнашкан филиалны гына элекке адресында калдырырбыз дип уйлыйм. Чөнки башкарма хакимият оешмаларына документларны анда китерү уңайлырак булачак. Анда без вакытлыча сакланучы документларны урнаштырабыз. Һәм без бу бинаны әле күптән түгел генә төзегән идек (Дәүләт архивы анда 2018 елның ноябрендә кергән иде - ред.) Анда тузанны чистарту җиһазы да, дигитальләштерү җиһазлары да бар. Бердәм информацион системга кертү эше дә шунда алып барыла, ә бу шактый зур эш. Безнең бурыч — бер документны да югалтмау. Ул бинада документларны эшкәртү алгоритмы тулысынча уйланылган, бу документаштыруда беренче эшкәртү, кабул итү урыны. Анда тартмаларга урнаштырылган документлар Дәүләт архивына озатыла", дигән Габдрахманова.

Иң мөһиме — анда документлар китерүче "башкарма хакимият оешмаларына" уңайлы булсын

Ягъни, түрә сүзләреннән аңлашылганча, иң мөһиме — анда документлар китерүче "башкарма хакимият оешмаларына" уңайлы булсын. Шуңа күрә нәкъ менә аларга документларны китерү уңайлы булсын өчен бер бинаны калдырырга вәгъдә итәләр. Ә менә архивның төп мөштәриләре — тарихчылар, төбәкне өйрәнүчеләр һәм гомумән үз гаиләләренең тарихы белән кызыксынучы гади кешеләрне искә дә алмыйлар.

Дәүләт архивына ни була дип сорарсыз. Ә чынбарлык шундый ки, күченү процессы инде бу җәйдә үк башланды. Ул чакта документларның беренче өлеше озатылды. Әмма оештыру мәсьәләләре, Росресстр тутыра алмау сәбәпле буш калачак "артык" биналарны алырга теләүчеләр булмау һәм хезмәткәрләр алышыну сәбәпле бу процесс озакка сузылды. Архив идарәсендә бик күп хезмәткәрләр алышына. Безгә билгеле булганча, күченү турында хәбәр чыгу белән эштән китүчеләр кисәк арткан. Бушаган урынга кеше таба алмыйлар һәм бер үк эш урыны өчен конкурсларны кат-кат оештыралар.

Шул кадәр еракка барып эшләргә теләүчеләр дә, архив документларын карарга барырга теләүчеләр дә күп булмас

Булачак архив бинасына бару юлының уңайсызлыгын (һава аланы юлындагы тукталыштан яңа бинага тар сукмак буйлап 3 чакрым җәяү барырга кирәк) исәпкә алганда, анда эшләргә теләүчеләр берничә мәртәбә азрак булачак. Анда да кешеләрне документларны өйрәнергә килүчеләр өчен 12 урынлык кечкенә зал гына каршы ала. Пандемия сәбәпле бер урын калдырып кына утырырга яраганлыктан, иң күбе 5-6 кешелек урын дигән сүз. Казаннан Оренбур трактындагы М-5 юлында гел машина тыгыннары һәм ул юлдан шул кадәр еракка барып эшләргә теләүчеләр дә, архив документларын карарга барырга теләүчеләр дә күп булмас. Габдрахманова медиага аңлатмасында акланып, хакимият белән киләчәктә анда автобус маршруты ачу турында сөйләшүен әйтә. Русия чынбарлыгын исәпкә алганда, ул әле тиз генә булмас, ә бәлкем беркайчан да булмас. Шулай ук архив хезмәткәрләре өчен Казаннан вахта автобусы булдырырга да вәгъдә итәләр. Әмма проблемны моның белән хәл итеп булмаячак. Чөнки бу юнәлештәге машина тыгыннары барыбер калачак, ә анда М-5 трассасыннан башка юл юк.

Шулай ук Габдрахманова медиага киләчәктә онлайн режимдагы эшне дә оештырырга вәгъдә бирде. Янәсе теләгән кеше үзенә кирәкле документны сораячак һәм хезмәткәрләр дигитальләштерелгән докукментны электрон почта аша җибәрәчәк. Әмма барлык архив фондын дигитальләштерү берничә елга сузылачак зур чыгымлы эш. Ә архивның ул кадәр акчасы юк. Тикшеренүчеләр өчен кирәкле документларны дигитальләштерү эшен архив хәзер дә алып бара, тик моның өчен шактый акча түләргә кирәк. Ягъни, архивны акчасы булганнар гына өйрәнә алачак дигән сүз.

Әмма иң кызыгы шул — идарә Казанда калачак, ә читкә архивның үзен һәм аның фәнни басма органы булган "Гасырлар авазы" журналы редакциясен генә җибәрәләр.

Нәкъ менә күченү сәбәпле бу айларда архивның эшчәнлеге гомумән туктап тора.

Тарихи мирасыбызның саклануы һәм өйрәнүчеләргә архивның уңайлы булуы өчен борчылмый мөмкин түгел

Шулай булгач, нигә әле югары түрәнең лоббизмы аркасында республика үзенең тарихи мирасын куркыныч астына куяргә тиеш? Бу хәл республиканың зур финанс югалтулары сәбәпле дә бик кызганыч. Дәүләт архивы биналарын реконструкцияләү һәм төзекләндерүгә зур акчалар тотылды һәм хәзер бу биналарны Росреестрга бирәләр. Ни дисәң дә, барлык бу акчалар дәүләтнеке, димәк бюрократлар кулындагы акчалар, һәм әлегә без ул акчаларның ничек тотылуын контрольгә алырлык хәлдә түгел. Шуңа күрә үзебезнең салымнардан җыелган бюджет акчаларына без инде күптән үзебезнеке дип түгел, ят акчалар, шул бюрократлар акчалары дип карыйбыз. Бик сәер яңгыраса да, безнең чынбарлык шундый. Әмма тарихи мирасыбызның саклануы һәм өйрәнүчеләргә архивның уңайлы булуы өчен борчылмый мөмкин түгел. Ә аның уңайлылыгы мәсьәләсендә хәзер зур проблемнар бар.

Дәүләт архивын Столбищега күчерү — Казанны татарлардан арындыруның чираттагы адымы. Себер трактындагы "Дәүләт архивы" дигән тукталышның исемен дә киләчәктә бетерергә мөмкиннәр. Казанда ниндидер республика дәүләтчелеген искә алуга йөзләре чытыла торган шовинистлар моңа сөенәчәк, әлбәттә.

Татарстанның дәүләт архивы тирәсендәге хәлләрне нормаль нәрсә дип атап булмый. Хәзер бу структурага карата тәнкыйтьтән башка нәрсә дә ишетелми.

Бу нәрсәгә китерәчәк соң? Беренчедән, төбәкне өйрәнүчеләр хәрәкәтенә зур орым булачак. Хәзер татарлар арасында төбәкне өйрәнү хәрәкәте көчәеп килә. Күршеләрнекеннән аермалы буларак, бу хәрәкәт халык арасыннан, төптән күтәрелә. Аны Башкортстандагы татар төбәкне өйрәнүчеләре башлап җибәрде һәм соңгы елларда Татарстандагы төбәкне өйрәнүчеләр күтәреп алды.

Һәм менә хәзер төбәкне өйрәнүчеләргә, идея өчен тырышучыларга, җирле тарихны язу өчен акча алмыйча үз вакытларын сарыф итүчеләргә шәһәрдән еракка барып йөрергә туры киләчәк. Казаннан читтә яшәүче төбәкне өйрәнүчеләрнең юлы тагын да кыенрак булачак. Хәтта профессионал тарихчыларга да кыен булачак. Столбищега барган өчен беркем дә аларга "командировка" акчалары түләмәячәк.

Икенчедән, хезмәткәрләр алышыну сәбәпле архивның эшен җайга салу тиз генә булмаячак. Ул яңа урында эшли башлаганнан соң да ризасызлык һәм тәнкыйть белдерүләр һичшиксез артачак кына.

Илнар Гарифуллин
тарих фәннәре кандидаты

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG