Русия мөселманнары Мәккәгә хаҗны Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) Русиянең коронавируска каршы вакциналарын хуплаганнан соң гына кыла алачак. Бу хакта Халыклар берлеге көне алдыннан оештырылган онлайн-конференция барышында Русия мөселманнары дини җыены башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов хәбәр итте.
"Согуд Гарәбстаны чикләүләрне гамәлдән чыгарды, чөнки халыкның күпчелеге вакцина ясаткан. Аларда мондый куркыныч юк хәзер. Хаҗ кылу мөмкинлеген ачу турында фикер алышулар бара. Шушы якын көннәрдә барыбыз да өмет белән WHO-ның безнең вакциналарны кабул итүен көтәбез, алар ярдәмендә хаҗ кылырга мөмкин булыр иде", дигән Крганов.
Шулай ук ул WHO тарафыннан вакциналарны тану мәсьәләсе якын арада хәл ителсә, мөселманнарныңГомрә хаҗы кылу ихтималы зур, дип белдергән Мәскәү мөфтие.
2020 елның февралендә Согуд Гарәбстаны коронавирус сәбәпле Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә хаҗ кылуны вакытлыча тыйган иде. Бары Согуд Гарәбстанында яшәүчеләргә генә андый рөхсәт бирелде.
Май аенда Согуд Гарәбстаны хакимияте быел хаҗ кылучыларга коронавирустан вакцина ясату шартын куйды һәм ул вакцина Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан расланган булырга тиеш, дип белдерде. Ә бу оешма Русиянең "Спутник V" вакцинасын әле расламады. Димәк, аны кадатканнар йә өстәмә вакцина ясатырга мәҗбүр була, йә хаҗга кертелми. Бүгенгә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Pfizer-BioNTech (Германия), AstraZeneca (Британия), Johnson&Johnson (АКШ), Moderna (АКШ) вакциналарын гына раслады.
Октябрь ахырында Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Русиянең коронавируска каршы "Спутник V" вакцинасын хуплау эшен дәвам итүен белдерде.
Экспертлар шулай да вакцинаның ел ахырына кадәр хуплануына шик белән карый.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!