Accessibility links

Кайнар хәбәр

Колониянең элеккеге тоткыннары Навальныйга булган басым турында сөйләгән  


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Алексей Навальный белән бер отрядта җәза үтәгән элеккеге тоткыннар колония җитәкчелеге күрсәтмәсе белән оппозиционерга каршы басымда катнашырга мәҗбүр калулары турында сөйләгән.

Покровның 2нче төзәтү колониясендә Алексей Навальный белән бер отрядта җәза үтәгән элеккеге тоткыннар Нариман Османов һәм Евгений Бурак "Дождь" телеканалына (Русиядә "ят агент" дип танылды) үзләрен хөкем ителгән оппозиционерга каршы басымда катнашырга мәҗбүр итүләре турында сөйләгән.

Османов сүзләренчә алар җәза үтәгән отряд Навальныйга күрә махсус оештырылган. Ул отрядтагы барлык тоткыннарның да Навальный белән сөйләшмәскә һәм аның һәр адымын яздырып барырга тиешлеге турында инструктаж узуын сөйли.

"Дождь"ка Евгений Бурак әйтүенчә, Навальный янында һәрдаим ким дигәндә ун кеше булган, алар хәтта бәдрәфкә аның артыннан барган. Бу кешеләр сәясәтче кемгә дә булса суксын өчен төрлечә провокацияләгән. Шулай да, элеккеге тоткын сүзләренә күрә, Навальный бу провокацияләргә бирешмәгән.

Османов әйтүенчә колониядә тоткыннар каршында Навальныйга карата компромат булырга тиешле фильм күрсәтелгән. "Фильмнан Навальныйның традицион булмаган ориентацияле икәне аңлашыла" дип сөйләгән элеккеге тоткын. Бу мәгълүматны Евгений Бурак та раслаган.

Османов шулай ук колониядә Навальныйның ачлык тотуы турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, ачлык тоткан чагында Навальный янына янәсе туберкулез белән авыручы тоткынны салганнар, шулай да бу тамаша гына булган.

Ачлык тотылган көннәрнең берсендә завхозлар Навальныйны сындыру өчен "ярты капчык колбаса китереп" кыздыра башлады дигән Османов.
Аның сүзләренчә, моннан тыш, төрмә хастаханәсеннән кайткач беренче өч көндә Навальныйга йокларга ирек бирмәгәннәр, чөнки аның белән янәшәдәге ятакка "кыерсытылган"ны (рәсми булмаган төрмә иерархиясендә иң түбән катлау) салганнар, ә ул "төрле авазлар чыгарган".

Болар барысы да колония җитәкчелеге күрсәтмәсе белән эшләнде, дигән Османов. Аның сүзләренчә, Навальный адвокатлар белән күрешергә киткән вакытта отрядка колония хезмәткәрләре килгән һәм тоткыннар аларга сәясәтчегә карата нинди гамәлләр кылулары турында сөйли торган булган.



Русия хакимиятенең югары эшелоннарындагы коррупция турында күпсанлы тикшеренүләр эшләгән һәм оештырган Алексей Навальный гыйнварда Германиядән Русиягә кайткач сак астына алынды. Ул "Новичок" белән агуланганнан соң Германиядә дәваланды.

Навальный үзен Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре агулавын әйтеп килә. 2 февральдә ул мәхкәмә карары нигезендә Владимир өлкәсенең Покров шәһәре колониясенә җибәрелде. Аның "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкеме реаль җәзага әйләндерелде.

31 мартта Навальный ачлык игълан итте, аны өч атнадан артык тотты. Ул аркасы һәм аякларындагы авыртуга зарланып янына бәйсез табибларны кертүләрен сорады.

Навальныйга медицина ярдәме күрсәтергә хокук яклаучылар, берничә ил хакимиятләре, Нобелев лауреатлары һәм дөньяның танылган кешеләре дә өндәде. Аны хуплап Русиянең һәм дөньяның дистәләгән шәһәрендә каршылык чаралары узды, Русиядә алар меңләгән кешене тоткарлаулар белән төгәлләнде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG