Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русия белән бәйле DarkSide хакерлары турындагы мәгълүмат өчен $10 млн вәгъдә итә


АКШ шулай ук кибер-җинаятьчеләрне яшергән илләрне, хакер оешманың куркыныч програмнарыннан зыян күргәннәр өчен, "гаделлекне торгызырга" өндәгән. 

АКШ Дәүләт департаменты DarkSide хакерлар төркеме җитәкчеләренең шәхесен һәм кайда булуын ачыкларга ярдәм итәрдәй мәгълүмат өчен 10 миллион долларга кадәр биреләчәген игълан итте. Бу хакта департамент сайтында хәбәр ителгән.

Хакерлар төркемендә катнашучылар турындагы мәгълүмат өчен Дәүләт департаменты 5 миллион долларга кадәр түләү тәкъдим итә.

АКШ шулай ук кибер-җинаятьчеләрне яшергән илләрне, хакер оешманың куркыныч програмнарыннан зыян күргәннәр өчен, "гаделлекне торгызырга" өндәгән.

7 майда кибер-һөҗүм нәтиҗәсендә Американың Colonial Pipeline ширкәте үткәргеч торбасының эше туктап калган иде. Ширкәтнең компьютер элемтәләре куркыныч програмнар ярдәмендә томаланды.


Американың эре мәгълүмат чаралары һөҗүмгә Русия белән бәйле дип саналган DarkSide төркеменең катнашы бар дип язды. Соңрак моны ФБР да раслады. Үз чиратында АКШ президенты Джо Байден һөҗүмнең Русиядән ясалуын, әмма Америка махсус хезмәтләренең моңа Русия хакимиятләренең катышы турында мәгълүматларның булмавын белдергән иде.

Colonial Pipeline эшчәнлеген тулысынча 14 майда торгызды. Bloomberg җимерелгән системнарын торгызу өчен ширкәтнең хакерларга биш миллион доллар тирәсе түләвен язган иде.

16 июньдә Женевадагы саммитта АКШ һәм Русия президентлары Джо Байден һәм Владимир Путин кибер-иминлек турында ике яклы киңәшләшүләр башлау турында килеште.

Саммиттан соң Америка президенты Путинга "энергетика секторыннан су белән тәэмин итү системына кадәр булган" кибер-һөҗүмнәрдән сакланырга тиешле 16 иң мөһим инфракструктура исемлеген тапшыруын хәбәр итте.

Июль башында Байден һәм Путин телефоннан сөйләште, сөйләшү барышында АКШ Русия хакерларының эшчәнлеген юк итәргә чакырды.

Октябрь ахырында The New York Times Русия белән АКШ арасында кибер-иминлек турында сөйләшүләр дәвам итүе турында язды. Басма мәгълүматына күрә Америка тарафы Мәскәүгә АКШка һөҗүмнәр ясаган берничә хакер турында белешмәләр тапшырган, Америка аларны сак астына алырлар дип көтә.

Күптән түгел Русияне АКШ оештырган куркыныч компьютер програмнарына каршы көрәш халыкара киңәшмәсендә катнашырга чакырмаганнар иде. Daily Beast басмасына аналитик Аллан Лиска әйтүенчә, Русия вәкилләрен бу киңәшмәгә чакыру - Русиянең куркыныч програмнар белән көрәштә партнер булып торуын күрсәткән ялгыш сигнал булыр иде. "Моның алай түгеллеге билгеле бит. Русия хакимиятләренең мондый һөҗүмнәргә катнашы булмаса да, алар бу активлыкны туктату өчен дә берни дә эшләми", дигән иде Лиска.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG