Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италия "Спутник V" ясатучыларга Pfizer һәм Moderna бустеры кадап COVID паспорты бирәчәк 


Европаның электрон COVID паспортын алу өчен Pfizer яки Modernа-ның бер дозасын ясатачак кешеләр, соңгы алты ай эчендә чит ил вакцинасы белән тулысынча вакциналанган булырга тиеш.  

Италиядә Европа берлегендә теркәлмәгән "Спутник V" һәм Кытайның Sinovac вакциналарын ясатучылар Европа COVID сертификатына ия булу өчен Pfizer яки Moderna препаратларының бустер дозасын ала алачак.

Бу хакта илнең сәламәтлек саклау министры Роберто Сперанца хәбәр итте дип яза ANSA агентлыгы.

Министр сүзләренчә, Pfizer яки Modernа-ның бер дозасын ясатып Европаның электрон COVID паспортын алу өчен кешеләр соңгы алты ай эчендә чит ил вакцинасы белән тулысынча вакциналанган булырга тиеш.

"Спутник V" Европа берлегенең ике илендә - Маҗарстанда һәм Словакиядә рәсми рәвештә хупланган. Августта Европа берлеге үзенә кермәгән Сан-Марино белән коронавирустан вакциналану турындагы сертификатларны үзара тану турында килешкән иде. Сан-Маринодагы күпчелек халык Русиянең "Спутник V" вакцинасын ясаткан.


Европаның дигитал COVID-сертификаты – коронавируска каршы вакциналану, тест ясату яки коронавирус белән авырган булу турындагы белешмәләр теркәлгән документ. Мондый сертификатны Европа берлеге буйлап сәяхәтләрне җиңеләйтү өчен ясадылар һәм ул Европа берлегендә хупланды.

Кагыйдә буларак вакцинаның ике дозасын да алган кешеләр сәфәр вакытында карантиннан яки тест уздырудан азат ителә. Шулай да сертификатка Европа берлегендә хупланган Pfizer, AstraZeneca, Moderna һәм Janssen вакциналары гына кертелә ала. Маҗарстан, Словакия һәм Сан-Марино өчен искәрмә ясалган.

Октябрь ахырында Reuters агентлыгы үз чыганагына сылтанып Европа дарулар агентлыгының (ЕМА) ел ахырына кадәр "Спутник V" Русия вакцинасын хуплау турындагы карарны кабул итә алмаячагын хәбәр иткән иде. Русия вакцинасын тану өчен кирәкле кайбер мәгълүматлар әле дә тапшырылмаган диелде. ЕМА "Спутник V"нең экспертиза процессын мартта башлады.

Оператив штаб хәбәренә күрә, аннексияләнгән Кырымны да кертеп 5 ноябрьгә Русиядә COVID-19 йоктыруның 40 735 яңа очрагы ачыкланган. Соңгы тәүлектә 1192 кеше коронавирустан үлгән.

Рәсми саннарга күрә пандемия башыннан 8,7 миллионнан артык кеше коронавирус йоктырган, аннан үлүчеләрнең саны рәсмән 244 меңнән артып киткән.

Бәйсез демографлар үлем-китем күрсәткече якынча өч тапкырга киметелгән дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG