Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bellingcat: Берлинда үле килеш табылган Русия дипломаты — ФСБдагы зур түрәнең улы


Берлинда Русия илчелеге бинасы
Берлинда Русия илчелеге бинасы

Русия ягы дипломатның югары кат тәрәзәсеннән егылып төшүен "очраклы фаҗигале хәл" дип бәяли. Германия полициясе бу вакыйганы тикшерә алмаган, чөнки Мәскәү дипломатик кануннарга нигезләнеп мәетне Русиягә кайтарткан.

Берлинда билгесез шартларда һәлак булган Русия илчелегенең икенче секретаре ФСБның яшерен хезмәктәре булырга мөмкин. Бу хакта The Insider һәм Bellingcat (Русиядә "ят агент" мәгълүмат чаралары исемлегенә кертелгән), ачык чыганаклардагы анализга сылтанып, хәбәр итте.

Ул — Конституция төзелешен яклау һәм террорчылыкка каршы көрәш идарәсе (ФСБның икенче хезмәте буларак билгеле) башлыгы урынбасары, генерал-лейтенант Алексей Жалоның улы Кирилл Жало булган диелә.

Русия илчелеге дипломатының үлеме турында 5 ноябрь көнне Германиянең Spiegel басмасы хәбәр итте.

Анда чыккан хәбәргә күрә, полиция 35 яшьлек ир-атның гәүдәсен илчелек бинасы каршындагы җәяүлеләр юлында 19 октябрь иртәсендә тапкан. Аның гомерен саклап калу мөмкин булмаган.

Фаразларга күрә, дипломат югары кат тәрәзәсеннән егылып төшкән булырга мөмкин. Spiegel мәгълүматына күрә, ирнең җәсәден Русиягә тапшырганнар. Басма соравына җавап итеп, Русия илчелегендә "этик карашлар" сәбәпле шәрехләнми торган "фаҗигале вакыйга" килеп чыгуы турында белдергәннәр.

Мәрхүмнең дипломат статусы булу сәбәпле Германия прокуратурасы үлемне тикшерә алмаган. Русия тарафы мәетне ярырга рөхсәт бирмәгән.

Spiegel язуынча, дипломатларның рәсми исемлегенә күрә, мәрхүм Берлиндагы илчелеккә 2019 елның җәеннән аккредитацияләнгән булган. ФРГ иминлек хезмәтләре аның ФСБның яшерен хезмәткәре булуы һәм махсус хезмәтнең югары дәрәҗәле генералы белән бәйле булу ихтималы бар дип саный.

* * *

Spiegel, The Insider, Bellingcat һәм CNN уздырган тикшерү мәгълүматына күрә, узган ел җәй көне оппозиционер Алексей Навальныйның "Новичок" белән агулануына ФСБның икенче хезмәте хезмәткәрләренең катнашы булган. Русия хакимиятләре моны кире кага.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG