Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министерство юстиции требует ликвидировать "Штаб татар Москвы". Что пишут в комментариях


Рустем Ямалиев, руководитель "Штаба татар Москвы"
Рустем Ямалиев, руководитель "Штаба татар Москвы"

Новость о требовании Минюста РФ ликвидировать "Штаб татар Москвы" продолжает оставаться самой комментируемой на сайте Радио Азатлык. Предлагаем подстрочный перевод (тәрҗемә) и словарик (сүзлек).

Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе (руководитель) Рөстәм Ямалиев Азатлыкка Русиянең юстиция министрлыгының штабка каршы дәгъва (требование) белдерүен раслады (подтвердил). Аның әйтүенчә, бу эш Мәскәү татар милли мохтарияте (автономия) рәисе Фәрит Фарисовның прокуратурага штабка карата күпсанлы (многочисленные) мөрәҗәгатьләре (обращения) аркасында кузгатылган (начато).

"Җавап буларак, без мәхкәмәгә бу гариза (заявление) нигезендә эш кузгатудан баш тартуны сорап (попросили не открывать дело) гариза яздык. Берничә ай элек юстиция министрлыгы безнең низамнамәне (устав) үтәү ягыннан берничә җитешсезлек (неточности, ошибки) тапкан иде. Мәсәлән, анда безнең бөтен Русия буенча (по всей России) эшчәнлек (деятельность) алып бару күрсәтелмәгән (не указана). Алар безгә бу җитешсезлекләрне төзәтергә вакыт бирде (дали время исправить неточности)", дип хәбәр итте Ямалиев Азатлыкка.

Министрлык таләбе үтәлгән очракта да штабның эшчәнлеге туктатылмый (не останавливается), дип аңлатты оешма башлыгы. "Бу безнең эшкә берничек тә тәэсир итмәячәк (не повлияет), бераз имиджга сукса (ударит по имиджу) гына инде. Без үзебез дә штабның эшчәнлек форматын үзгәртергә әзерләнә идек (готовились поменять), хәзерге вакытта Мәскәү татарлары конгрессын теркәү өчен (для регистрации) кәгазьләр әзерләнә, бу эш безне тизләтер (ускорит) генә дияргә була. Хәзерге Мәскәү штабының вәкаләтләре Щелковода теркәлгән Мәскәү өлкәсе штабына күчәчәк. Әлегә без министрлык кисәтүләрен (предупреждения) үтәү белән шөгыльләнәбез", ди Ямалиев.

сүзлек

дәгъва белдерү - требовать
раслау - подтвержать
теркәү - регистрировать
саклап калу - сохранить
ярдәм итү - помочь
мохтарият - автономия
күпсанлы - многочисленный
мөрәҗәгать - обращение
гариза - заявление
низамнамә - устав


Мәскәү татарлары штабы 1997 елда "ДЛ-16" эшлекле кешеләр клубы каршында барлыкка килә (появился) - оешма ТАССРның элеккеге беренче секретаре Фикрәт Табеев җитәкчелегендә Татарстаннан чыккан татарларны берләштерү максатыннан (с целью объединить татар, выходцев из Татарстана) оештырыла.

Сайтында белдерелүенчә, оешманың төп максаты - татар мәдәниятен һәм татар телен саклап калу (сохранить), шулай ук Татарстаннан Мәскәүгә килүче кадрларга ярдәм итү (помочь). "Штаб" социаль челтәрләрдә актив эш алып бара.

*****

На татарском языке эту новость и комментарии к ней читайте на сайте Радио Азатлык.

Также предлагаем перевод нескольких последних комментариев к новости.

  • Ризидә 04.11.2021 13:27

    Эләкләүче (ябеда - правильно "әләкләү"), гайбәт сатучы (сплетники), имансыз (здесь -бессовестные) кешеләр башкаруында эшләнгән эшләр бу! Аларның кемнәр икәнлеген (кто есть кто) беләләр инде хәзер барысы да!
  • Айсылу 04.11.2021 13:17

    Татарлар штабы бүгенге көндә бердәнбер (единственный) шундый алга киткән (продвинутый) заманча (современный) эшли торган, һәрьяктан булдыра торган татар оешмасы. Аларның инстаграмда подписчиклар саны 43 меңгә җитә, ютуб каналында 15 меңнән артык. Тагын нинди татар оешмасы мондый популярлык һәм кызыксынучанлык (заинтересованность) белән мактана ала (может похвастаться)? Башка берниндие! Татар штабы бердәнбер шундый актив татар милли оешмасы. Бигрәк тә аларны яшьләр бик хөрмәтли (уважают). Ә менә булдыра алмаганнар, көчсезләр (бессильные) һәм эләкчеләргә көнләшергә (завидовать) генә кала. Шуңа да шундый шау шу күтәреп маташалар, ләкин хәлләреннән килмәс барыбер!
  • ... 04.11.2021 13:13

    Мәскәүдә татарны яклаучы (защищающее) полпредство бар. Приемга язылып, проблемнарны чишүгә
    (решение) тартыгыз үзләрен. Ике якны (обе стороны) чакыртсыннар, Фарисов ник аяк чала (ставит подножку) - ачыкласыннар (пусть выяснят).

    сүзлек

    әләк(ләү)че - ябеда
    гайбәт сатучы - сплетник
    имансыз - бессовестный
    алга киткән - продвинутый
    заманча - современный
    көнләшү - завидовать, ревновать
    проблеманы чишү - решить проблему
    ачыклау - выяснить
    аяк чалу - ставить подножку

В рубрике "Читаем на татарском" есть произведения татарской и мировой литературы. Все тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

изучаем с Азатлык

На сайте Радио Азатлык выходит много интересных материалов, с которыми мы планируем вас знакомить в рамках курса "Изучаем татарский с Азатлык". Наш метод дает возможность читать на татарском без словаря, быстро привыкая к системе языка и набирая лексический запас. При ежедневном чтении таким методом можно в течение года научиться читать свободно. Запоминание слов и речевых оборотов происходит при этом не за счет зубрежки, а за счет постоянной повторяемости слов в тексте.

XS
SM
MD
LG