Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вакцина ясату турында ялган белешмә алган ярты миллион русияле турында мәгълүмат интернетта сатуга чыгарылган


Базада кешенең паспорт, СНИЛС белешмәләре, телефон номеры һәм яшәгән урыны, шулай ук сертификатны алган көне турындагы мәгълүматлар бар. Бер кеше турында мәгълүмат – 30-40 сум тора.

Даркнеттагы форумнарда һәм Telegram-каналларда вакциналану турында ялган белешмәләр һәм ПЦР-тестлар сатып алган русияләрнең мәгълүмат базаларын сата башлаганнар. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Басма журналистлары сатучыларның берсе белән элемтәгә чыккан – аларга мең кешедән торган базаны 120 долларга тәкъдим иткәннәр. Базада кешенең паспорт, СНИЛС белешмәләре, телефон номеры һәм яшәгән урыны, шулай ук сертификатны алган көне турындагы мәгълүматлар бар.

"Глаз бога" Telegram-каналының хуҗасы һәм програмчы Евгений Антипов газетка сөйләгәнчә, ул күргән иң зур базада 500 меңнән артык кеше турында мәгълүмат бар. Бер кеше турында мәгълүмат – 30-40сум тора. Әлегә тәкъдим ителгән белешмәләр Мәскәү төбәге белән генә чикләнгән.

Антипов фикеренчә, кешеләр турында мәгълүмат ялган белешмәләр тәкъдим иткән сервислардан җыелган.

Ялган сертификатлар сатучы сайтлар көн саен диярлек барлыкка килә һәм "мошенникларның, шул исәптән үз мөштәриләре турындагы мәгълүматны да сатып, акча эшләргә тырышуы гаҗәп түгел" дип саный DLBI мәгълүматларның тышка чыгуын күзләү һәм даркнетны күзәтү сервисын оештыручы Ашот Оганесян.

Белгеч фикеренчә, бу мәгълүмат сертификат сатып алучыларны шантажлау өчен дә кулланылырга мөмкин.

Ялган сертификат сатып алган өчен, Җинаять кодексының 327 маддәсенең 3нче өлеше нигезендә, бер елга кадәр иректән мәхрүм ителү җәзасы каралган.

Ноябрь башында Гамалея үзәге ялган вакцина сертификатларын ачыклау өчен тест эшләп чыгарган дип хәбәр ителде.

Гамалея исемендәге үзәкнең мөдире Александр Гинцбург коронавирус белән авыр формада авырганнар арасында сертификатны сатып алучылар 80 процент дип хәбәр иткән иде.

Гинцбург бәяләмәсенә таянып "Дождь" телеканалы (Русиядә "ят агент" дип танылды) Русиядә вакцина ясату турындагы сертификатларның өчтән бере – 16 миллион тирәсе ялган булуы бар, дип исәпләп чыгарды.

30 октябрьдән Татарстан эчке эшләр министрлыгы вакцина ясату турындагы сертификатларның һәм QR-кодларның чын булуын тикшерәчәк дип хәбәр ителгән иде.

Татарстанда ялган вакцина сертификатлары сату буенча кара базар барлыгы билгеле. Республикада аларны 2-6 мең сумга тәкъдим иттеләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG