17 ноябрьдә Уфада Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Уфадагы Навальный штабының ("Навальный штаблары" Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды) элекке координаторы Лилия Чанышеваны ике айга сак астына алу карарын үз көчендә калдырды. Бу хакта аның адвокаты Владимир Воронин хәбәр итте.
Чанышева Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән 10 ноябрьдә ике айга сак астына алынды. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмә белән җитәкчелек итүдә" гаепләү белдерелде (Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге).
Аңа кадәр, 9 ноябрьдә Уфада Чанышеваның һәм башка Навальный тарафдарларының өйләрендә тентүләр узды, җиһазлары, элемтә чаралары һәм документлары тартып алынды, активистларны сорау алу өчен төбәк тикшерү комитетына алып киттеләр. Шул ук көнне Лилия Чанышевага "эктремист төркем оештыру һәм аны җитәкләү" гаебе белдерелде.
Бүгенге утырышка кадәр Русия җәмәгатьчеләре Башкортстан югары мәхкәмәсенә Чанышеваны яклап 200дән артык шәхси үтенеч юллаган. Алар Чанышевага карата чикләү чарасын иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаганына үзгәртүләрен сорый.
Күптән түгел Уфа җәмәгатьчеләре Change.org порталында Лилия Чанышевага җинаять эзәрлекләвен туктату һәм аны азат итү таләбе белән петиция чыгарды. Мөрәҗәгать Русия президенты Владимир Путинга, баш прокурор Игорь Красновка һәм Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга атап язылган.
Хәзерге вакытта активист Уфадагы вакытлыча тоту изоляторында сак астында.
15 ноябрьдә аның янына республиканың Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары килгән. "Чанышева өч кешелек камерада берүзе тотыла. Тотылу шартлары нормаларга туры килә. Сораштыру вакытында ире аша тапшырылырга тиешле витаминнарны уздырмауларын белдерде. Комиссия аңлатуынча, теләсә нинди дарулар, шул исәптән витаминнар да табиб билгеләсә генә рөхсәт ителә. Шикләнелүче туклануның сыйфатсызлыгы турында да хәбәр итте. Комиссиягә башка шикаятьләр булмады", диелә Иҗтимагый күзәтү комиссиясенең хисабында.
Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Лилия Чанышеваны сак астыннан чыгарырга чакырды. Оешманың Русиядәге вәкиле Наталья Звягина әйтүенчә Чанышеваны "экстремизмда" гаепләүләре зур борчу тудыра, шулай ук Алексей Навальныйның көрәштәшләрен һәм тарафдарларын бөтенләй башка төрле, масштаблы эзәрлекләү башлануының билгесе булып тора.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!