Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОда "Ислам дәүләте"нең Әфганстан төбәкләрендә таралуын белдерделәр


Әфганстан, архив фотосы
Әфганстан, архив фотосы

БМОның Әфганстандагы вәкиле сүзләренчә, "Ислам дәүләте"* активлаша бара, ә "Талибан"* моңа каршы тора алмый. Ул "Ислам дәүләте"нең һөҗүмнәре бер ел эчендә 60тан 334кә кадәр артуын белдергән.

БМОның Әфганстандагы миссиясе башлыгы Дебора Лайонс "Талибан" хакимияткә килгәннән соң "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме илнең барлык 34 төбәгенә дә диярлек таралуын белдергән. Әлеге ике оешма да Русиядә террорчы дип танылган һәм тыелган.

Лайонсның БМОның иминлек шурасы утырышында әйткән сүзләрен Reuters китерә.

Лайонс сүзләренчә, "Ислам дәүләте" активлаша бара, ә "Талибан" моңа каршы тора алмый. БМО вәкиле "Ислам дәүләте"нең һөҗүмнәре бер ел эчендә 60тан 334кә кадәр артуын белдергән.

Шулай ук ул "Талибан"ның "үзен илнең чын хакимияте буларак күрсәтергә тырышса да, иҗтимагый тормыштан җәмгыятьнең башка катлам вәкилләрен төшереп калдыруын, шулай ук хатын-кызларның хокукларын чикләвен дәвам итүен белдергән.

РБК хәбәренә күрә, БМО каршындагы Русия вәкиле Василий Небензя иминлек шурасы утырышында хакимияткә "Талибан"ның килүе Әфганстанга тотрыклылык китермәде дип белдергән. "Иске, дистәләгән еллар буе хәл ителмәгән проблемнарга яңалары өстәлде" дигән ул.

Ел башында АКШ үз гаскәрләрен Әфганстаннан чыгара башлаган иде, хәрби операция 30 августта төгәлләнде.

Бу вакыйгалар фонында талиблар Әфганстан төбәкләренә һөҗүмнәр уздыра башлады.

Август уртасында "Талибан" Кабулга керде һәм Әфганстанны тулысынча үз кулына алуын белдерде.

7 сентябрьдә Әфганстанның яңа хөкүмәт составы игълан ителде, аны "Талибан" җитәкчелеге шурасы башлыгы мулла Мөхәммәд Хәсән Ахунд җитәкләде.

Шуннан бирле хокук яклаучылар талибларның журналистларны һәм гади халыкны эзәрлекләве һәм җәзалап үтерүе турында хәбәр итеп килде. Алар тән җәзаларын кире кайтарды һәм ир-атларга сакалларын кыруны, музыка уйнауны, ә хатын-кызларга янында ир-ат булмаганда урамга чыгуны һәм спорт белән шөгыльләнүне тыйды.

*"Ислам дәүләте" сугышчан төркеме, "Талибан" Русиядә террорчы дип танылган һәм тыелган оешмалар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG