Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татарстан президенты статусын яклап ялгыз пикет узды


Ринат Йосыпов

"Президент үзе моңа каршы чыкмады, чыкмас та, тик аны халык һәм журналистлар якларга тиеш" ди Ринат Йосыпов.

18 ноябрь көнне ТИҮ активисты Ринат Йосыпов Казанның Ирек мәйданына президент исемен һәм вазифасын саклап калуны таләп итеп ялгыз пикетка чыкты. Активист күтәргән шигарьдә "Татарлар Клишас һәм Крашенинниковның канун өлгесенә каршы" дигән караш белдергән.

Ринат Йосыпов Азатлыкка әйтүенчә, Татарстан президенты вазифасын саклап калу өчен Татарстанга көрәшергә кирәк. "Президент үзе моңа каршы чыкмады, чыкмас та, тик аны халык һәм журналистлар якларга тиеш" ди ул.

"Тыныч кына яши идек. Башта Мәскәү безнең белән шартнамә төзүдән баш тартты, хәзер президент атамасын үзгәртергә телиләр. Аның атамасын ничек бар, шулай калдырырга кирәк. Аны халык президент итеп сайлады. Татар да, рус та, төрле милләтләр сайладылар", дип белдерде ул Азатлыкка.

Ринат Йосыпов әйтүенчә, президент атамасын калдыру беренче чиратта Татарстанның үзенә отышлы. "Без милли мөстәкыйль республика. Ләкин аның мөстәкыйльлеген бетерергә телиләр. Президент статусында булганда бюджетта милли белем бирүгә, милли мәдәнияткә дә акча калдыра ала" ди ул.

2 ноябрь көнне Казан һәм Чаллыда "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре дә Татарстан президенты институтын саклап калуны таләп иткән ялгыз пикетлар оештырган иде.

Сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны мәҗбүр итә. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас кертте.

Русиядә президент атамасы төбәк җитәкчеләре арасында Татарстанда гына калган иде.

25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы тавыш бирде.

Дума канун өлгесен 9 ноябрьдә беренче укылышта карады. Беренче укылышта канун өлгесенә каршы тавыш биргән Русия Думасының Татарстаннан булган депутатлары документның икенче укылышына төзәтмәләр әзерли. Шул ук вакытта Татарстанның Дәүләт шурасы үз тәкъдимнәрен әзерләячәк диелгән иде.

12 ноябрь көнне Татарстан Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты төбәк хакимияте турында канун өлгесенә төзәтмәләрне хуплады. Төзәтмәдә төбәк җитәкчесенең вазифасы атамасы "аның халкы ихтыяры һәм төбәкнең тарихи, милли яки башка традицияләрен исәпкә алып", төбәк конституциясе тарафыннан билгеләнә диелә. Алга таба төзәтәмәләр Дәүләт шурасы утырышында каралачак, кабул ителгән очракта алар Русия думасына тәкъдим буларак җибәреләчәк.

Татарстан президенты атамасын үзгәртүне күзаллаган федераль канун өлгесе быелның декабрендә кабул ителергә мөмкин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG