Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Федерализм табутына соңгы кадак". Русия думасы унитаризм яклы канун өлгесен беренче укылышта раслады


Русия думасы
Русия думасы

Русиядә федерализмнан унитаризма күчү кануны дип бәяләнгән канун өлгесе Русия думасында кискен тәнкыйтьләнсә дә, беренче укылышта кабул ителде.

Русия төбәкләрендәге хакимиятне оештыру принциплары турындагы яңа федераль канун өлгесе 9 ноябрьдә Русия думасында беренче укылышта расланды. Документны яклап 317 депутат тавыш бирде, 66 депутат каршы чыкты, 12се тавыш бирүдән тыелып калды.

Аның авторларының берсе Павел Крашенинников канун өлгесен тәкъдим иткәндә төбәкләрдән әлеге документка барлыгы 121 реакция килде һәм аларның күпчелегендә уңай бәя белдерелә диде. Русия төбәкләре арасыннан бу канун өлгесенә Татарстан гына каршы чыкты, ә Төмән өлкәсе һәм Ханты-Манси бүлгесе канундагы аерым урыннарны үзгәртүне тәкъдим итте. Башкортстан бу канун өлгесен хуплаячагын белдерде.

Думага Татарстаннан сайланган КПРФ депутаты Артем Прокофьев беренче укылышта карау утырышында бу канун өлгесе Русиядәге хакимият системына тагын да ныграк унитар дәүләт элементлары кертә дип белдерде.

Артем Прокофьев
Артем Прокофьев

— Русия конституциясенең 77нче маддәсе нигезендә төбәкләр үз хакимиятләрен мөстәкыйль рәвештә оештыра. Федераль хакимият гомуми принципларны гына билгели. Әмма сезнең канун проекты төбәк хакимиятенең нинди булуын деталенә кадәр билгели. Атамаларны, вәкаләтләр мөддәтен, унификацияләү, хәтта процедур мәсьәләләрне дә деталенә кадәр билгеләү — болар барысы да унитар дәүләт элементлары. Асылда сезнең канун төбәк хакимиятләренең ничек эшләвен билгеләп кенә калмый, ә аларны оештыруны да күздә тота. Конституциядәге 77нче маддәдә язылган төбәкләрнең мөстәкыйльлеге кайда соң? — диде Прокофьев.

Ул шулай ук Татарстан конституциясендә "президент", "министрлар кабинеты" атамалары булуын әйтте һәм федераль дәрәҗәдә президент булганга, Татарстанда "президент" атамасын кулланырга ярамавы, шул ук вакытта федераль дәрәҗәдә "хөкүмәт" булганга, Татарстанда да "хөкүмәт" дип аталырга тиешлеге мантыйкка туры килми дип белдерде.

Крашенинников аңа җавап биргәндә Русия федерациясенең 184нче канунында "президент" атамасын төбәк җитәкчеләренә карата куллану ярамавы язылган һәм бу норма шул кануннан әлеге канун өлгесенә күчереп кенә алынды, монда бернинди дә яңалык юк диде.

Павел Крашенинников
Павел Крашенинников

— Бездә килешү федерациясеме, әллә конституция федерациясеме? Әлбәттә, конституция федерациясе. Безнең килешү (Вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсе - ред.) бар иде, ул шиксез, уңай роль уйнады. Әмма аннан соң без конституция кабул иттек. Аның 67нче маддәсендә безнең барлык территорияләрнең, шул исәптән федерация субъектларының бердәмлеге һәм бөтенлеге турында язылган, - дип өстәде Крашенинников.

Шул ук вакытта ул төбәкләр, тели икән, үз башкарма хакимиятен "министрлар кабинеты" дип атый ала, икенче укылышка әзерләгәндә канун өлгесенә андый үзгәреш кертелә ала диде.

Белешмә: Федерация төрләре

Федерацияләр, ничек барлыкка килүләренә карап, ике төргә бүленә:

Конституция федерациясе еш кына унитар дәүләт (әйтик, империя) нигезендә оеша. Мондый федерациянең конституциясендә, кагыйдә буларак, илнең территориаль бөтенлеге принцибы языла һәм субъектлар дәүләттән ирекле чыгу хокукына ия түгел (мәсәлән, Бразилия, Русия).

Килешү федерациясе моңарчы мөстәкыйль булган, әмма уртак мәнфәгатьләрен бергәләп җайга салу өчен берләшү кирәклеген аңлаган бәйсез дәүләтләр арасында килешү төзү юлы белән барлыкка килә (мәсәлән, Швейцария берлеге).

Татарстанның Русия думасындагы башка депутатлары дәшми генә утырды. Татарстан Дәүләт шурасы 25 октябрьдәге утырышында бу канун өлгесенә каршы тавыш биргәндә Думадагы Татарстан депутатларын да аңа каршы чыгарга чакырган иде.

Русия федерациясендә федерализм табутына соңгы кадак

КПРФның икенче бер вәкиле Олег Михайлов әлеге канун өлгесенең хакимият алышыну принципларына каршы килүе, "матрешка" дип аталган, берничә төбәкне үз эченә алучы катлаулы субъектларда тигез хокуклар бирмәве турында әйтте һәм бу канун өлгесен "Русия федерациясендә федерализм табутына соңгы кадак" дип атады.

"Яңа кешеләр" фракциясеннән Антон Ткачев та төбәкләрдә яңарышка ихтыяҗ булуын әйтеп, ике мөддәт чикләвен бетерүнең ни белән аңлатылуы турында сорады.

Хакимият алмашынуы, яңарыш турында сүзләр ишетелә башлагач Дума рәисе Вячеслав Володин тыныч кына утыра алмады, мөддәт чикләвен бетерүне төбәкләргә "ирек бирү" дип атады һәм нигәдер Совет берлегенең җимерелүенә декабрь аенда 30 ел тулуны искә төшерде. Ул милли республикаларны, милләтләрнең үзбилгеләнү хокукын тануны "хата" дип атады.

Вячеслав Володин
Вячеслав Володин

— Һичшиксез декабрь аенда Совет берлегенең ни сәбәпле җимерелүен анализлаячакбыз. Дәүләт корганда баштан ук аның нигезендә хата булган республикалар, милли республикалар, милләтләрнең үзбилгеләнүе илнең җимерелүенә китерде. Шуның аркасында ил таркалды, - диде Володин һәм шуннан нәтиҗә ясап, дәүләтне ныгыту өчен барысын да эшләргә кирәклеген әйтте.

Володин фикеренчә, Германиядәге хәзерге федератив корылышны бу ил көчле булмасын өчен, Икенче дөнья сугышыннан соң Кушма Штатлар оештырган.

Сәяси мәсьәләләрне монда без үз кулыбызга алырга тиешбез

— Илнең үсүен телибез икән, дәүләтнең ролен арттыру өчен барын да эшләргә кирәк, федератив кысаларда төбәкләрнең икътисади хокуклары күбрәк булсын, ә сәяси мәсьәләләрне монда без үз кулыбызга алырга тиешбез", диде Володин.

Аның сүзләренчә, әлеге канун өлгесенә каршы чыгучыларның тәкъдимнәре Русиянең җимерелүенә китерә ала, шуңа күрә дәүләтнең ролен арттыру зарур. Ул "параллель президентлыкны" да шундый куркынычларның берсе итеп күрә.

Якутия башкаласы Якутскиның элекке мэры, "Яңа кешеләр" фракциясе вәкиле Сардана Авксентьева бу канун өлгесенең төбәкләрдә моңарчы яхшы гына эшләп килгән җитәкчеләр эшендә кыенлыклар тудырачагы турында кисәтте.

Сардана Авксентьева
Сардана Авксентьева

— Без хәзер аларның эшен алыштырырга, аларның эшен билгесез Мәскәү клерклары контроленә куярга җыенабыз. Бөтен нәрсә монда, Мәскәүдә хәл ителәчәк, ниндидер күрсәтмәләр төшереләчәк. Бу нәрсәнедер хәтерләтә. Ансыз да безнең ил бик нык үзәкләштерелгән, суперүзәкләштерелгән. Бөтенесе Мәскәүгә генә карап тора. Бу узган җәйдә ачык күренде, урманнар янганда бөтенесе Мәскәүдән нинди фәрман килер дип көтеп утырды, - диде Авксентьева.

Депутат фикеренчә, бу канун өлгесе "моңарчы булган тарихи төрлелекне тоташ асфальт белән каплаячак". Ул төбәкләргә вәкаләтләр калдырырга чакырды.

Мондый илдә үзәкләштерелгән идарә мөмкин түгел

— Үзәк хакимият безгә балаларга караган сыман карый, безне акылсыз дип күрә, үз-үзебезгә зыян китерергә мөмкинбез дип уйлый. Әмма алай түгел, җәмгыять үсте инде, үзе дә карарлар кабул итә белә. Безнең ил 14 вакыт зонасына бүленгән. Мәскәүдәге түрә иртән эш бүлмәсенә кергәндә илнең икенче башында эш көне инде тәмамланган була. Мондый илдә үзәкләштерелгән идарә мөмкин түгел, - диде Авксентьева.

Бу канун өлгесе төбәк җитәкчеләрен көчсезләндерәчәк, чөнки алар үз такымнарын оештыра алмаячак, урыннардагы башкарма хакимиятне оештыруны үзләре җитәкли алмаячак, ди депутат.

  • Башка күптөрле үзгәрешләр белән беррәттән, әлеге канун Татарстанда президент атамасын бетерүне дә күздә тота. Төбәк җитәкчеләре гади генә "башлык" дип аталачак, берүк вакытта аерым төбәкләргә өстәмә атамаларны куллану мөмкинлеге дә бирелә, тик ул "президент" сүзе булмаска тиеш. Мәсәлән, губернатор, йәки мэр. Ә президент Русиядә бер генә булырга тиеш дип исәпли канун өлгесен әзерләүчеләр.
  • Яңа тәкъдим ителгән нормаларның тагын берсе — халык тарафыннан сайлап куелган төбәк җитәкчеләрен Русия президенты фәкать "ышанычын югалту" сәбәпле, бернинди рәсми гаепләүләрсез, сәбәбен аңлатмый гына да эшеннән ала алачак.
  • Тагын бер зур үзгәреш — төбәк җитәкчеләре моңа кадәр хакимияттә рәттән ике мөддәт кенә була алса, киләчәктә бу чикләү бетерелә.
  • Канун гамәлгә кергәннән соң федераль хакимият Русия төбәкләрендә башкарма хакимиятнең мәгариф, сәламәтлек саклау, финанс, шулай ук торак һәм төзелешне тикшерү өлкәсен оештыруда җитәкчеләрне турыдан-туры билгеләүдә, һәм дә эшеннән алуда да катнаша ала.

Икенче укылыш алдыннан канун өлгесенә кайбер үзгәрешләр кертелсә дә, Думада күпчелекне тәшкил итүче "Бердәм Русия" фракциясе әлеге иң мөһим маддәләрнең үзгәртелүенә юл куймаячак. Дума рәисе Вячеслав Володин әйткәннәрдән һәм Дәүләт корылышы һәм канун чыгару комитеты башлыгы, әлеге документ авторы Павел Крашенинников сүзләреннән шул аңлашыла. Крашенинников канун өлгесе ел ахырына кадәр кабул ителер дип өметләнүен белдерде һәм аның 2022 елның 1 июленнән гамәлгә керәчәген әйтте.

Азатлык белән сөйләшкән белгечләр бу канун өлгесен Русиядә федерализмнан унитаризмга күчү процессын тәмамлаучы мөһим документ дип бәяләде һәм аның яман нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеге турында кисәтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG