Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 26 мең кешенең ташламалы транспорт картасы эшен туктатып торачаклар


Карталарга салынган акча янмый, ул киләчәккә сакланачак, дип белдерде Казан мэриясе.

Татарстан хөкүмәте карарына ярашлы, Казанда 60 яшьтән өлкәнрәк булган 26,8 мең кешенең ташламалы транспорт картасын туктатып торачаклар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте. Вакцина ясаткан очракта карта янә эшли башлаячак.

22 ноябрьдән гамәлгә керәчәк яңа чикләүләр нигезендә, вакцинасы булмаган, соңгы ярты елда коронавирус белән авырмаган яки вакцина ясату тыелуы турында медицина белешмәсе булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең ташламалы транспорт картасы эшләмәячәк. Моннан тыш җәмәгать транспортында QR-код белән йөрү таләбе кертелә.

Казанда барлыгы 261 меңләп 60 яшьтән өлкәнрәк булган кеше транспорт картасын куллана. 26,8 мең кешенең картасы туктатылачак, башкаларның исә QR-кодлары бар, яки алар болай да җәмәгать транспортында йөрергә җыенмаган, ноябрьгә транспорт картасына акча салмаган, ди Казан мэриясе.

Шул ук вакытта, карталарга салынган акча янмый, ул киләчәккә сакланачак. Җәмәгать транспорты өчен чикләүләр алынгач, вакцина ясатмаган өлкән яшьтәге кешеләр ташламалы транспорт картасын яңадан куллана алачак.

11 октябрьдән вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция тәртибе кертелде.

22 ноябрьдән Татарстан җәмәгать транспортында QR-код белән генә йөрү таләбе кертелә. Әлеге чикләү 18 яшькә кадәр кешеләргә кагылмый. Моннан тыш чикләүләр төбәкара транспортка һәм таксига карамый.

Моннан тыш, 11 октябрьдән Татарстанда кафе, ресторан, фитнес үзәк һәм башка күңел ачу урыннарына QR-кодлар белән генә кереп була. Хезмәт күрсәтү өлкәсенә өстәмә чикләүләр кертелде. Вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция булырга тиеш.

Шулай ук 11 октябрьдән республикада мәҗбүри вакцина ясау кертелде. Аерым алганда, мәҗбүри вакцинаны 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, медицина, мәгариф, социаль, җәмәгать транспорты, энергетика, сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, хокук саклау өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр ясатырга тиеш. 9 ноябрьдән вакцинаның беренче компонентын ясатмаган кешеләр эштән читләштерелергә тиеш.

20 ноябрьгә Татарстанда 1,9 миллион кеше коронавирустан вакцина кадаткан, алар арасында 1,3 кешедә вакцинаның ике компоненты да бар, дип хәбәр итә рәсмиләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG