Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарытауда "Тәблигъ җәмәгате" эше нигезендә шартлы хөкем карары чыкты


Дүрт мөселман "Экстремистик оешма эшчәнлеген оештыру"да гаепле дип табылды

Сарытау мәхкәмәсе "Тәблигъ җәмәгате" оешмасында торган дүрт мөселманга хөкем карары чыгарды. Әлеге оешма Русиядә экстремист дип табылган һәм аның эшчәнлеге тыелган.

Мәхкәмә аларны экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда гаепле дип тапты һәм һәрберсенә ике яки өч ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирде. Аларга ике еллык сынау вакыты бирелде. Моннан тыш, гаепләнүчеләрнең алты ай ирекләрен чикләү дә каралган.

Тикшерү фаразынча, бу дүрт кеше Сарытау һәм Волгоград өлкәләре буйлап дингә үгетләп йөргән, шул рәвешле алар, экстремистлык эшчәнлегенә җәлеп итү максаты белән, мөселман җәмгыяте вәкилләренә идеологик яктан йогынты ясаган.

Тикшерү фикеренчә, оешманың бүлекчәсен оештыручылар фикердәшләрен Һиндстан, Бангладеш һәм Пакъстанга җибәрүне килештереп торган, бу кешеләр әлеге илләрдәге экстремистлык үзәкләрендә дини укулар узган. Тентүләр вакытында гаепләнүчеләрдән Русиядә тыелган китаплар, элемтә чаралары һәм чит илгә чыгу паспортлары алынган.

2020 елның маенда ФСБ Идел буендагы дүрт төбәктә "Тәблигъ җәмәгате" әгъзаларын тоткарлау турында белдергән иде. Тоткарлаулар Түбән Новгород, Пенза, Сарытау һәм Ульяновски өлкәләрендә узган. Аларга карата "Экстремистик оешма эшчәнлеген оештыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган иде. Бу маддә алты елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасын күздә тота.

Пенза һәм Ульян өлкәләрендә тоткарланган мөселманнарны танылган адвокат Марат Ашимов яклый. Ашимов Азатлыкка сөйләгәнчә, Пензада тоткарланучыларның эше хәзер мәхкәмәдә карала, Ульян өлкәсендә тоткарланган мөселманнар эше декабрьдә карала башлаячак.

Октябрьда Мордовиянең Югары мәхкәмәсе Русиядә тыелган "Тәблигъ җәмәгате" оешмасы бүлеген булдыру һәм анда торуда гаепләнгән өч мөселманның хөкем карарларын кырыслатты. Җәен Саранскиның Пролетар районы мәхкәмәсе Рәис Тышкин һәм икетуганнар Айсә һәм Хафиз Айзатуллиннарга зур күләмдәге штрафлар түләтү карары чыгарган иде. Хафиз Айзатуллин 300 мең сум, Айсә Айзатуллин һәм Рәис Тышкин 500әр йөз мең сум түләргә тиеш булды.

Ләкин Мордовия прокуратурасы бу җәзаны артык йомшак дип санап, аны шикаять итте. Мордовия Югары мәхкәмәсе прокуратура таләбен үтәп, район мәхкәмәсе карарын гамәлдән чыгарды һәм яңа хөкем карары кабул итте. Нәтиҗәдә Азюрка һәм Латышовка авыллары кешеләре Айсә Айзатуллин һәм Рәис Тышкин өчәр елга гомуми тәртипле колония, Хафиз Айзатуллин 1 ел колония җәзасы алырга тиеш дип табылды. Өстәмә рәвештә Айсә Айзатуллинга ике ел дәвамында дини оешмалар булдыруда катнашуны тыю җәзасы бирелә.

Белешмә: "Тәблигъ җәмәгате"

"Тәблигъ җәмәгате" – 1926 елда Һиндстанда Мәүләнә Мөхәммәт Ильяс әл-Кандәһләви тарафыннан оештырылган дини хәрәкәт. Төп максаты итеп мөселман халыкларда исламча яшәү рәвешен торгызуны куя. 2009 елда Русия Югары мәхкәмәсе әлеге хәрәкәтне экстремист дип таныды. Аның эшчәнлеге җәмгыятьтә милләтләр һәм диннәр арасында тотрыклылыкка һәм Русиянең бөтенлегенә яный дип табылды. Әлеге оешма Русия, Казакъстан һәм Таҗикстаннан кала дөньяның башка бер илендә дә тыелмаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG