Башкортстанның Югары мәхкәмәсе элеккеге милек һәм җир мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьевка карата чыгарылган хөкем карарын раслаган. Бу хакта республика мәхкәмәләренең берләштерелгән матбугат хезмәте хәбәр итә.
29 сентябрьдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Гурьевны вәкаләтләрен арттыруда гаепле дип тапты һәм шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итте. Прокуратура Гурьевка 12 ел төрмә җәзасы сораган иде.
Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан Гурьев алданрак акланган иде. Әмма Башкортстанның Югары мәхкәмәсе бу хактагы карарны гамәлдән чыгарып, эшне яңа баштан карауга җибәрде.
Евгений Гурьев 2019 елның 1 апрелендә тоткарланды. Аңа җинаять кодексының 286нчы маддәсе нигезендә гаепләү белдерелде. Тикшерү мәгълүматына күрә, 2015 елның ноябрендә ул Уфада урнашкан 17 меңнән артык дүрткел мәйданлы ике җир кишәрлеген "Группа компаний СУ-10" ширкәтенә арзан бәядән саткан. Ширкәт ул җирне кадастр бәясеннән ике тапкыр арзанракка сатып алган.
Прокурор тикшерүе нәтиҗәсендә, соңрак Евгений Гурьевка 2018 елда сатып алулар уздырмый гына Башкортстанның опера һәм балет театрының склад бинасын "Уфа-Инвест"ка караган җитештерү базасына алмаштыру һәм алга таба аңа җир кишәрлеген сату гаебе белдерелде.
Тикшерү һәм беренче инстанциядәге мәхкәмә барышында Евгений Гурьев гаебе булуын кире какты. Ул үзе һәм яклаучылары белдерүенчә, җир кишәрлекләренә кагылышлы барлык килешүләр дә республика хакимиятенең һәм арбитраж мәхкәмәләренең боерыклары нигезендә, канунлы башкарылган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!