Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы хәрби хезмәткәрләрне QR-кодлардан азат итәргә тәкъдим итте


Белгечләр фаразынча, министрлык үз кадрлары турындагы шәхси мәгълүматны бердәм дәүләт мәгълүмат базаларына тапшырырга теләми.

Саклану министрлыгы хөкүмәт карары өлгесе әзерләгән, ул хәрби хезмәткәрләрне вакцина ясату турындагы QR-код алудан азат итә. Документ белән "Известия" басмасы танышкан.

Карар өлгесенә күрә, хәрбиләргә вакцина ясату турындагы сертификатны һәм Кораллы көчләргә каравын, шәхесен раслаучы документны күрсәтү җитәчәк.

Шушы ук кагыйдәне хәрби пенсионерларга карата да куллану ниятләнә дигән басманың чыганаклары.

"Известия" сораштырган белгечләр фаразынча, министрлык үз кадрлары турындагы шәхси мәгълүматны бердәм дәүләт мәгълүмат базаларына тапшырырга теләми.

Хәзерге вакытта карар өлгесе хөкүмәттә килештерелә дип хәбәр иткән "Известия"нең министрлыктагы чыганаклары.

12 ноябрьдә хөкүмәт Русия думасына җәмәгать урыннарында һәм транспортта вакцина ясату, яки коронавирус белән авыру турындагы QR-кодларны мәҗбүри куллану турында ике канун өлгесе керткән иде. Думада ул 16 декабрьдә каралырга мөмкин.

Канун өлгеләре җәмгыятьтә тискәре кайтавазлар уятты, кайбер шәһәрләрдә каршылык чарлары узды.

QR-кодларны җәмәгать урыннарында куллануны Русиянең күпчелек төбәкләрендә мәҗбүри керттеләр инде. Татарстанда ул җәмәгать транспорты өчен дә кертелде.

Июль башында РБК Федераль иминлек һәм Федераль сак хезмәте хезмәткәрләренең QR-кодлар ала алмавын ачыклады, чөнки аларның хастаханәләре Бердәм медицина мәгълүмат-аналитика системына тоташмаган. Соңрак хәрбиләрдә дә шундый ук проблемнар тууы ачыкланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG