Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгрессның Уфа татарлары белән очрашуы мактау һәм бүләкләүгә кайтып калды


Уфада Башкортстан татарлары җыены

Уфада Дөнья татар конгрессының барлык идарә әгъзалары бергә җыелып килеп Башкортстан татарлары белән очрашты. Беренче мәртәбә мондый форматта узган бу җыенда мактау сүзләре мул яңгырады, бүләкләр таратылды. Республика татарларының проблемнары белән кызыксынучы күренмәде.

Уфада татар җәмәгатьчелеге утырышы узды. Анда Казаннан Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һөм Дөнья татар конгрессы җитәкчеләре катнашты. Уфада конгрессның барлык идарә әгъзалары катнашкан утырышның моңа кадәр узганы юк иде. Чарада шулай ук Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Ркаил Зәйдулла һәм "Мәдәни җомга" газеты баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов та катнашты.

Башкортстанда төбәкне өйрәнүчеләр, чара алдыннан аерым җыелып, елга йомгак ясады. Анда Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе урынбасары Альберт Борһанов Башкортстан төбәкчеләре эшенә зур бәя бирде. Чарадан соң Азатлыкка фикерләре белән бүлешеп, елдагы зур эшләрне искә төшерде.

Алберт Борһанов
Алберт Борһанов

— Башкортстан төбәкчеләре быел бик яхшы эшләде. Уфада форум узды. Пандемиягә карамастан, Туймазы районында чара оештырылды. Җанисәп вакытында без ике тапкыр Туймазы районында, Уфада һәм Салават районындагы чараларда катнаштык. Безнең эшчәнлекне гаепләүчеләр дә бар, ләкин алар хаклы түгел.

Башкортлар белән сугышуның файдасы юк, безгә татарның дәрәҗәсен, рухын күтәрергә кирәк. "Уфа өязе татарлары" китабының чыгуы да зур вакыйга булды. Башкортстандагы һәр авылның китабы булырга, анда күпме татар һәм башкорт яшәгәне дә күрсәтелергә тиеш. Без бер күлмәкнең ике якасы. Башкорт үз проблемын, татар үз проблемын якларга тиеш, - диде Борһанов.

Башкортстан төбәкчеләре оешмасы рәисе Руслан Мәсәгутов та эшчәнлеккә яхшы бәя бирде:

Руслан Мәсәсгутов
Руслан Мәсәсгутов

— Ел яхшы узды. Без түгәрәк өстәлләр, конференцияләр уздырдык. Бишенче, алтынчы форумнар узды. Урыннарда төбәкчеләр бик яхшы эшләде. Төбәк тарихын өйрәнү арта, быел гына да 15ләп китап чыкты. Бу зур күрсәткеч. Җанисәп елы уңаеннан да төбәкчеләр эшчәнлеге артты дип уйлыйм. Проблемнарга килгәндә, яшьләрне җәлеп итү кирәк, - диде Мәсәгутов.

Татар оешмалары җыенында Васил Шәйхразиев Башкортстандагы мәдәният, фән һәм башка өлкәләрдәге уңышлары өчен бер төркем татарга төрле бүләкләр таратты, Башкортстан татарларына зур бәя бирде.

Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

— Дөньяда барлыгы 8 миллион татар яшәсә, компакт рәвештә Татарстан һәм Башкортстанда 3 миллион татар яши. Башкортстан әдәбиятка, сәнгатькә, фәнгә һәм башка өлкәләргә бик зур шәхесләрне биргән. Башкортстан татарларыннан башка татар халкын күз алдына китереп булмый, - диде.

Васил Шәйхразиев халык алдына Казаннан килгән дистәдән артык кунакны чыгарып бастырды. Аларның һәрберсе берничә сүз әйтте. Анда Альберт Борһанов "Уфа өязе татарлары" китабын "сенсация" дип атады. Яшьләр форумы җитәкчесе Ленария Мөслимова "Без милли әйберне – актуаль, актуаль әйберне милли итәргә тиеш", диде.

Чараның икенче өлешендә "Кем син? Мин – татар" проектына йомгак ясалды. Әлеге проект кысасында социаль челтәрләрдә ел барышында шигъри видеороликлар куелды. Анда күренекле шагыйрьләр дә, башлап язучылар да катнашты. Ул видеороликларда милли шигырьләр яңгырады. Күренеклеләр арасында бакыйлыкка күчкән Мәҗит Гафури, Илдар Юзеев, Әнгам Атнабай иҗатларын өйрәнүчеләр дә, бүген дә арабызда яшәүче Марат Кәримов, Фәрит Габдрәхим кебек шагыйрьләр дә катнашты.

Әлеге проектның авторы Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин бу проектның максаты татар шигъриятен үстерү дип саный.

Альфред Дәүләтшин
Альфред Дәүләтшин

— Чараның максаты – Башкортстанда туып үскән шагыйрьләрне һәм шигърият сөючеләрнең иҗатларын күрсәтү. Монда күренекле шагыйрьләр дә, башлап язучылар да катнашты. Бер-ике видеодан башлаган идек, бу халыкка ошады һәм бу проектны ел буе дәвам иттек. Ул алдагы елда да дәвам итәчәк. Алдагы елда "Без бергә! Бердәмлектә көч!" шигаре астында узачак. Ул ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Дөнья татар конгрессы оешуның 30 еллыгына багышланачак", диде Дәүләтшин.

Шагыйрь Руслан Сөләйманов әлеге проектның максаты зуррак дип исәпли.

— Һәр видеоязма шагыйрьнең яшәгән районын атаудан башланды. Барлыгы өч дистә район аталды. Бу татарларның күпчелек районнарда яшәвен күрсәтә. Алар милли шигырьләр укыды. Димәк, һәр районда татар бар һәм алар милләтен саклый. Бу җанисәп елы уңаеннан зур мәгънәгә ия, - диде Сөләйманов.

Чарада елга йомгаклар ясалмады, проблемнар телгә алынмады. Шулай да Башкортстан татарының урыны, зурлыгы чыгышларда даими билгеләнде. Аның Русия татарлары арасында иң төп көчләрнең берсе икәнлеге аталды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (22)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG