Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасында Татарстанның президент вазифасын саклау тәкъдимен хупламаганнар 


Павел Крашенинников
Павел Крашенинников

Татарстан Дәүләт шурасында вакыйгаларның мондый борылыш алачагын алдан фаразлаганнар иде. Аерым алганда, депутат Николай Рыбушкин "без хәзердән Конституцион мәхкәмәгә әзерләнергә тиеш", дип искәртте.  

Русия думасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты, төбәк хакимияте турындагы канун өлгесен икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим иткән. Татарстан Дәүләт шурасының төбәкләргә үз башлыкларын ничек атауны сайлау хокукын калдыруны тәкъдим иткән төзәтмәләрен комитет хупламаган. Бу хакта ТАСС яза.

Төзәтмәдә Русия субъекты җитәкчесенең вазифасы атамасы "аның халкы ихтыяры һәм төбәкнең тарихи, милли яки башка традицияләрен исәпкә алып", төбәк конституциясе тарафыннан билгеләнә диелгән иде.

"Канун өлгесендә Русия субъектларының барлык вәкаләтләрен күрсәтәчәкбез", дип белдергән канун өлгесе авторларының берсе – Павел Крашенинников агентлыкка.

Аның сүзләренчә, төзәтмәләр ярдәмендә төбәкләрнең вәкаләтләре турындагы маддә "уннарча тапкырга зурайган", Русиянең күпчелек субъектлары үз вәкаләтләрен канун дәрәҗәсендә билгеләү мөһимлеге турында әйткән иде.

Алга таба вәкаләтләрнең үзгәрүе Дәүләт шурасы белән килештереләчәк, шуннан соң канунга төзәтмәләр кертеләчәк.

Комитет тагын бер төзәтмәне хуплаган, аңа яраклы төбәкләрнең уртак карамактагы канун өлгеләренә бәяләмәләр бирү вакыты, элеккегечә, 30 көн булып калачак, әмма Русия думасы регламенты тарафыннан 15 көнгә кадәр кыскартылган очраклар да булырга мөмкин. Хәзерге вакытта гомуми вакыты 30 көннән гыйбарәт, беренче укылышта аны 15 көнгә кадәр кыскарту тәкъдим ителгән иде.

Татарстан Дәүләт шурасында вакыйгаларның мондый борылыш алачагын алдан фаразладылар. Аерым алганда, депутат Николай Рыбушкин "без хәзердән Конституцион мәхкәмәгә әзерләнергә тиеш" дип искәрткән иде.

25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә каршы тавыш бирде. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстанның бу адымына карата "Бу фикерләрнең берсе генә, эш барышында ул да искә алыныр", дип белдерде.


Башка күптөрле үзгәрешләр белән беррәттән, әлеге канун Татарстанда президент атамасын бетерүне дә күздә тота. Төбәк җитәкчеләре гади генә "башлык" дип аталачак, берүк вакытта аерым төбәкләргә өстәмә атамаларны куллану мөмкинлеге дә бирелә, тик ул "президент" сүзе булмаска тиеш. Мәсәлән, губернатор, яки мэр. Ә президент Русиядә бер генә булырга тиеш дип исәпли канун өлгесен әзерләүчеләр.

Әлеге канун өлгесен Русия думасының Дәүләт корылышы һәм канун чыгару комитеты башлыгы Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас әзерләгән.

Дума канун өлгесен 9 ноябрьдә беренче укылышта расланды. Канун өлгесе алга таба икенче укылышта каралачак.

Русиядә президент атамасы төбәк җитәкчеләре арасында Татарстанда гына калган иде.

Ел башында Вконтактедагы "Поборы в школах и детских садах" төркеме Татарстан прокуратурасының Русия төбәге башлыгы президент дип атала алмавы турында хатын чыгарды. Хатта әйтелгәнчә, республика кануннарын федераль кануннарга яраклаштыру эше әле тәмамланмаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG