Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үзара типкәләшеп, үпкәләшеп яту файдага түгел"


Уфага Татарсган мөхәррирләре сәфәре. 2021
Уфага Татарсган мөхәррирләре сәфәре. 2021

Татарстан язучылар берлеге үзара багланышларны үстерүгә Башкортстан ягыннан теләктәшлек җитмәүгә зарлана. Башкортстан язучылар берлеге финанс кыенлыклары һәм пандемия дә аяк чала ди. Ике яклы багланышларда Башкортстандагы татар язучыларының урыны кайда?

Татарстан-Башкортстан әдәби багланышлары соңгы елларда шактый сүлпәнәйде. Аны җанландыру максатыннан бу елның июнь ахырында Уфада Татарстан һәм Башкортстан язучылары түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырды. Анда Казанда нәшер ителүче журналлар — "Казан утлары" мөхәррире Рөстәм Галиуллин, "Безнең мирас" мөхәррире Ләбиб Лерон, "Мәдәни җомга" газеты мөхәррире Вахит Имамов, Башкортстан ягыннан башкортча нәшер ителүче "Агыйзел", "Шоңкар", "Башкортостан кызы", "Тамаша", "Акбузат" журналлары мөхәррирләре, татар телендә чыгучы "Тулпар" журналы хезмәткәрләре катнашты. Чара үтүгә берничә ай узса да, багланышлар башлану түгел, булганы да сүнүгә бара. Азатлык ике арадагы әдәби багланышлар торышы һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында ике республиканың язучылары һәм язучылар берлекләре рәисләренең фикерләрен белеште.

Башкорт яшьләренең "Шоңкар" журналы баш мөхәррире, язучы, китаплары дистәләгән телгә тәрҗемә ителгән Айгиз Баймөхәммәтов төрле төрки халыклар белән мөмкин кадәр хезмәттәшлек тарафдары.

Айгиз Баймөхәммәтов
Айгиз Баймөхәммәтов

— Башкортстан һәм Татарстан язучылары арасында бәйләнешләр элек-электән үк булган. Ул кирәк, чөнки нинди генә әдәбият булмасын, ул бәйләнешләрсез үсә алмый. Багланышлар, хезмәттәшлек чагыштыру өчен дә кирәк. Кеше дөнья көткәндә дә бер-бере белән чагыштыра, ярыша бит. Аның яшәгән йорты болайрак, мин аннан да яхшырак йорт төзим дип тырыша. Мин бар язучылар арасындагы багланышлар турында әйтә алмыйм, ә инде үземә килгәндә, чит әдәбиятларны күзәтеп барам, аеруча, татар, казакъ, кыргыз һәм башка халыкларныкын. Ул миңа күпмедер рухи байлык бирә, баета. Аларның бүгенге көндәге язучылары белән танышып барам, әсәрләрен укыйм. Багланыш һәр язучы өчен кирәк.

Минем һәр халыкта танышларым, дусларым бар. Казакъларда, аеруча, Саят Камшыгер. Без аның башкорт, урыс һәм казакъ телләрендәге китабын да чыгардык. Шулай ук казакъ язучысы Илгәзәк Акбереннең "Ходай баласы" дигән повестен башкортчага тәрҗемә иттем. Башка язучылары белән дә бәйләнеш тотам. Аларда яшь язучылар гына да 50гә якын. Татарстаннан Рөстәм Галиуллин белән якын аралашам. Шулай ук, Ленар Шәех, Рифат Сәләхов, Фәнил Гыйләҗев, Рүзәл Мөхәммәтшин белән аралашып торам. Өлкән буын язучыларын да яхшы беләм.

"Гипнозсы малай" китабы
"Гипнозсы малай" китабы

Шушы көннәрдә генә Уфада Рөстәм Галиуллинның башкорт телендә минем тәрҗемәдә "Гипнозсы малай" дигән китабы чыкты. Дөрес, ул дәүләт нәшриятында басылмады, анда чират көтмәскә булдык, чөнки вакыт кеше өчен кадерле.
Кыргыз әдәбиятыннан Абделкәрим Моратовны тәрҗемә иттем. Мин казакъ, кыргыз телләреннән турыдан-туры тәрҗемә итәм. Үзара аралашу минем өчен яхшыга. Дөрес, бу шәхси аралашулар гына.
Язучылар берлекләре арасындагы хезмәттәшлек өчен җавап бирә алмыйм. Бу хакта берлек рәисләре уйларга тиеш, ди Айгиз Баймөхәммәтов.

"Мәдәни җомга" газеты баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов татар-башкорт каршылыгыннан бу ике халык зыян гына күрә дигән фикердә.

Вахит Имамов
Вахит Имамов

— Әлеге вакытта безнең әдәби багланышлар бик очраклы гына, аерым шәхесләр яки аерым редакцияләр арасында гына бара. Ул шәхсән бер-береңне белү аркасында гына бара. Мәсәлән, Айгиз Баймөхәммәтов әсәрләрен бастырабыз, Айгиз җавап йөзеннән Башкортстанда бастыра. Багланышлар, хезмәттәшлек киң җәелмәгән.

Башкортларның төп әдәби журналы "Агыйзел" Казанда яшәүче бер генә татар язучысының да әсәрен бастырмый. Югыйсә, без җинаятьчел әсәрләр язмыйбыз. Җавап итеп, без дә бастырыр идек. Шуңа күрә багланыш җәелгән дип тә әйтеп булмый. Редакцияләр арасында дуслык юк. Югыйсә, башкортка да, татарга да уйларга вакыт, без икебез дә телсез калдык. Үзара типкәләшеп, үпкәләшеп яту файдага түгел. Безне Мәскәү телсез калдырды, милли мәгариф юк. Шуларны аңларга кирәк һәм теләсәң-теләмәсәң дә бергә җиң сызганып эшләргә кирәк. Тел үлгәч, мин башкорт, мин татар дип кычкырып булмый. Әлегечә дәвам итсә, 20-30 елдан тел калмаячак.

Совет чорында Татарстан әдәбияты көннәре Башкортстанда, Башкортстан әдәбияты көннәре Татарстанда уза иде. Башкортстан язучылары һәм шагыйрьләре безгә җыелып киләләр иде. Без Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабай, Рафаэль Сафинны яратып каршы алмадыкмы? Аралашуны тергезергә кирәк, Мәскәүдән рөхсәт сорап йөрергә ярамый. Без Мәскәүгә карамаска, үзебезне коткарырга тиеш. Башкорт язучыларына моны аңларга вакыт. Алар кем белән аралашмакчы, дуслашмакчы була? Ялгыз килеш банкада ятып үлемгә генә дучар буласың бит, - диде Вахит Имамов.

Татарстан Язучылары берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Ркаил Зәйдулла бәйләнешләр урнаштыру өчен тырышуын әйтә.

Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

— Багланышлар заманында әйбәт иде. Хәзер дә күпмедер дәрәҗәдә дәвам итә. Мәсәлән, китаплар чыга. Татарстан китап нәшриятында башкорт язучыларының, Уфадагы китап нәшриятында Татарстанда яшәүче татар язучыларының җыентыклары чыга. Шундый элекке багланышлар саклана, ләкин соңгы елларда яңа хезмәттәшлекләр юк. Дөрес, без берничә уртак эш тәкъдим итеп карадык, ләкин Башкортстан язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев бу мәсьәләләргә битараф калды. Татарстан Дәүләт шурасы комитеты утырышында татар-башкорт уртак антологияләрен чыгару мәсьәләсен дә күтәргән идем. Гамил Афзал исемендәге уртак премия булдыруны тәкъдим иттем. Дөрес, алар башка исемдәгене тәкъдим итә ала иде, шулай ук бу мәсьәлә дә барып чыкмады. Алар безнең тәкъдимнәргә җавап бирмәде. Без аерым дуслар, фикердәшләр белән аралашып торабыз. Мәсәлән, Хисмәтулла Юлдашев белән телефоннан аралашып торабыз. Бу аерым кешеләрнең үз инициативасы белән башкарыла. Ләкин, кызганыч, системлы рәвештә ике оешма арасында хезмәттәшлек юк. Бу безнең гаептән түгел, элемтәләрне ныгытып булмады. Ә бит безнең проблемнар бер үк, мәктәп шушындый хәлдә булган очракта, әдәбиятның киләчәге шөбһәле. Шуңа күрә иңгә-иң, кулга-кул тотынып эшләсәк, нәтиҗәлерәк булыр иде. Ләкин ни хәл итәсең? - дип кызганыч белдерде Татарстан Язучылары берлеге рәисе.

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, тәнкыйтьче Зәки Әлибаев бу проблемны таный, әмма ул финанс һәм пандемия белән бәйле ди.

Зәки Әлибаев
Зәки Әлибаев

— Уртак чаралар уздырырга була, ләкин алар финанска бәйле. Безгә бүленгән акча андый чаралар уздырырга мөмкинлек бирми. Зур чаралар узмаса да, ике нәшрият арасында "Кардәшлек киштәсендә" сериясендә китаплар нәшер ителә, чыккан китапларны тәкъдим итү чаралары уза. Берничә ел элек башкорт шагыйре Хәсән Назарның Казанда чыккан китабын тәкъдим иттек. Яңа китапларны зурлап тәкъдим итеп булмый, чөнки коронавирус пандемиясе сәбәпле, 20 кешедән артык җыелырга ярамый. Элекке кебек булмаса да, локаль әйберләр эшләнеп тора. Традицияләрне дәвам итәргә кирәк.

Айгиз Баймөхәммәтов белән Рөстәм Галиуллин хезмәттәшлеген алыйк. Айгиз җитәкләгән "Шоңкар" журналы артында да язучылар һәм шагыйрьләр бар бит. Алар җитәкчелек иткән журналларда үзара тәрҗемәләрне бирергә була. Аралашу юллары төрлечә була ала. Язучылар берлеге анда эшләгән өч кешенең кесәсенә салып йөри торган әйбер түгел. Гомум әдәби процесс бар. Шул ук Айгиз каядыр бара икән, ул бит әдәби процесста кала, шәхси очрашу гына түгел, әдәбиятлар хезмәттәшлеге дип күзалларга кирәк. Әдәби процесска һәркем үз өлешен кертә.

Финанс булса, нәрсәдер эшләп булыр иде. Без районнардагы язучыларны да кузгата алмыйбыз. Казанга мин соңгы тапкыр Роберт Миңнуллинны озатырга барган идем. Пандемия дә аяк чала. Уфадагы Тукай көннәренә Рәдиф Гаташны чакырган идек, ләкин ул килә алмады, - диде Зәки Әлибаев Казан белән хезмәттәшлекнең сүлпән булуын аңлатып.

Башкортстан белән Татарстан арасында әдәби багланышлар Башкортстанда татарча иҗат иткән язучы йә шагыйрь күзлегеннән нинди булырга тиеш? Бу сорауга Уфада татар телендә чыгучы "Тулпар" журналының проза бүлеге мөхәррире, Башкортстан язучылар берлегенең татар берләшмәсендәге проза секциясе рәисе, язучы Дилбәр Сөләйманованың үз җавабы бар.

Дилбәр Сөләйманова
Дилбәр Сөләйманова

— Язучы һәм шагыйрьләрнең үзара аралашуы, дуслашуы, кунакка йөрешүе, әлбәттә, кирәк әйбер. Дөнья татар конгрессының Уфадагы вәкиллеген Алик Локманов җитәкләгән чорда Казанда әдәби кичәләр, "Сәхибҗамал" оешмасы әгъзаларының "Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере" проекты узды. Быел бер төркем татар һәм башкорт мөхәррирләренең Уфада Мәҗит Гафури йорт-музеенда очрашуы да урынлы һәм файдалы чаралар. Шул ук вакытта әдәби багланышлар үсү өчен иң мөһиме – иҗат ителгән әсәрләр белән танышып бару, бер-береңнең сулышын белү, бер-береңә таянып үсү шарт. Әсәрләрне уку өчен, бер яктан, кибетләрдә китапларның сатылуы, матбугатны алдыру кирәк. Икенче яктан, әсәрләр интернеттан табып укырлык булырга тиеш.

Уфа кибетләрендә Татарстан язучылары китаплары бар. Дөрес, кайчак бәяләр тешләшә, мәсәлән, Айгөл Әхмәтгалиеваның "Туташ" романы Ленин урамындагы китап кибетендә 700-800 сум тирәсе тора. Язучыларның үзләренең дә активлыгы кирәктер. Мәсәлән, Зифа Кадыйрова әйтүенә караганда, елның һәр чиреге саен ул Уфа китап кибетләренә ("Китап" нәшриятының үз кибетенә, "Планета", "Эдвис" кибетләре челтәрләренә) бер машина китап төяп җибәрә һәм алар сатыла бара. Әмма, Татарстаннан аермалы буларак, бездә шәхси китап сатучылар челтәре үсмәгән, моның белән шөгыльләнүчеләр күренми диярлек.

Башкортстандагы "Китап" нәшриятының махсус кибетендә татар китаплары
Башкортстандагы "Китап" нәшриятының махсус кибетендә татар китаплары

Башкортстанда татарча иҗат итүчеләр Башкортстан "Китап" нәшриятында елына нибары 6-7 әдәби китап чыгара алса, Татарстан дәүләт нәшриятында аларга китап чыгару мөмкинлеге бөтенләй юк. Башкортстан дәүләт "Китап" нәшрияты һәм Татарстан китап нәшриятының уртак проекты булган "Кардәшлек киштәсе"ндә, кагыйдә буларак, башкорт әдипләре иҗаты урын ала. Анда чыккан китаплар саны күбрәк булса, бәлки, Башкортстандагы татар иҗатчыларына да чират тияр иде, - ди язучы.

Шулай да, Дилбәр Сөләйманова фикеренчә, соңгы чорда Казанда нәшер ителүче матбугат басмаларының Татарстаннан читтә яшәүчеләр иҗатына йөз белән борылуы күренә. Ул "Казан утлары" оештырган кесә китаплары сериясендә Башкортстаннан Марат Кәбиров, Кәрим Кара (бу ике язучы Татарстанда яши), Хисаметдин Исмәгыйлев (Татарстан язучылар берлеге әгъзасы), Айгиз Баймөхәммәтовның әсәрләре чыгуны әдәби багланышларның артуына мисал итеп китерә.

— Интернет бу җәһәттән географик һәм административ чикләрне җуя. Әдәби басмаларның сайтларында иҗат өлгеләре белән танышырга мөмкин. Һәм бу юнәлеш бик өметле күренә. Мәсәлән, "Тулпар" журналы сайтындагы хикәяләр, повестьларны 5-6 мең кеше укып бара. Статистикадан күренүенчә, укучыларыбызның якынча өчтән бере – Башкортстаннан, биштән бере – Татарстаннан, калганнары – дөнья һәм Русиянең башка төбәкләреннән.
Ягъни әдәби багланышларны үстерү өчен иҗатчыларга җанлы аралашу, матбугатта басылу, китапларны чыгару мөмкинлеге, интернетта активлыкны арттыру кирәк. Моннан тыш, шундый чара да оештырып булыр иде. "Тулпар"ның бер елда чыккан алты санына татарстаннар анализ ясый, ә Башкортстандагы татар иҗатчылары һәм тәнкыйтьчеләре, мисалга, "Казан утлары"ның бер еллык саннарын конструктив тәнкыйтькә тота алыр иде, - диде Дилбәр Сөләйманова.

Башкортстанда татар телендә иҗат итүче Рәшит Сабит, Руслан Сөләйманов һәм башка кайбер иҗат әһелләре Татарстан һәм Башкортстан әдәби багланышлары Татарстан һәм башкорт әдәби багланышларына кайтып кала дип исәпли. Алар фикеренчә, Башкортстандагы татар язучылары бу багланыштан читтә кала. Заманында Уфада яшәгән күренекле тәнкыйтьче Суфиян Сафуанов та "Башкортстан татарлары һәрвакыт Татарстан һәм Башкортстан күпере астында кала" дигән иде. Ике республика язучылары багланышны үзара татарча-башкортча китап чыгаруда, бер-беренең журналларында басылуда күрсә, Башкортстан татар язучылары бу процесста кая кысылып калырга тиеш? Мәҗит Гафури музеенда узган очрашуда шагыйрь һәм тәнкыйтьче Илдус Фазлетдинов багланышларны "ике як язучыларының көтү-көтү очрашуына кайтару дөрес түгеллеген" әйтеп, бүгенге заманда интернет аша аралашулар, шәхси дустанә мөнәсәбәтләр генә өстенлек итә алуын билгеләгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG