Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал" үзәген ябу эшен мәхкәмә 23 декабрьдә караячак


Шул ук вакытта Европарламент "Мемориал"га каршы бөтен гаепләүләрне бетерергә, оешмага үз эшчәнлеген дәүләт тыкшынуыннан башка гына дәвам итә алу мөмкинлеген бирергә өнди.

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе, бүген узган алдан тыңлауларда, "Мемориал" хокук яклау үзәгенең (Русиядә "ят агент" дип танылды) эшчәнлеген тыю турындагы эшне карауны 23 декабрьгә билгеләде.

Өч мәртәбә узган алдан тыңлаулардан соң (аның беренчесе ноябрьдә үк булган иде) мәхкәмә эш документлары карау өчен җитәрлек дәрәҗәдә әзер дип тапкан.

Бүгенге утырышта яклау тарафының да, прокуратураның да тәкъдим иткән берничә документы эшкә теркәлгән. Алдагы утырышлардагы кебек үк, "Мемориал"ны хуплау өчен Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе янына кабат кешеләр җыелган.

11 ноябрьдә Русия баш прокуратурасы "Халыкара Мемориал"ны (Русиядә "ят агент" дип танылды) ябуны сорап, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Прокуратура оешманы "ят агент" турындагы канунны даими бозуда гаепли.

Мәскәү прокуратурасы исә, "Мемориал" хокук яклау үзәген ликвидацияләү таләбе белән Мәскәү шәһәр мәхкәмәсенә дәгъва бирде.

"Ят агент" тамгасы куелмау белән бәйле берничә очрактан тыш, "Мемориал"га сәяси тоткыннар исемлеген алып бару аркасында, экстремизмны хуплау турында да дәгъвалар белдерелә. Моны күптән түгел Кеше хокуклары шурасы әгъзалары белән очрашуда президент Владимир Путин да искә алды.

Бер үк вакытта Югары мәхкәмә "Халыкара Мемориал"ны ябу турындагы дәгъваны карый.

Хакимиятләрнең Русиядә озак еллар дәвамында эшләгән хокук яклау оешмаларыннан берсен ябуны таләп итүенә берничә Нобель премиясе лауреаты, галимнәр, исемнәре дөньяга билгеле булган язучылар һәм музыкантлар, шулай ук АКШ, Европа берлеге һәм Европа шурасы да каршы чыкты.

15 декабрьдә Европа парламенты Русия хакимиятләренең "Халыкара Мемориал" һәм "Мемориал" хокук яклау үзәген эзәрлекләвен һәм "сәяси максатларда" ябарга тырышуын хөкем иткән резолюция кабул итте.

Ике оешма да Русиянең Юстиция министрлыгы тарафыннан ят агентлар исемлегенә кертелгән.

Европарламент "Мемориал"га каршы бөтен гаепләүләрне бетерергә, оешмага үз эшчәнлеген дәүләт тыкшынуыннан башка гына дәвам итә алу мөмкинлеген бирергә өнди.

Парламент әгъзалары шулай ук Европа берлегенең югары вәкиле Жозеп Боррельны, "Мемориал"га каршы репрессияләргә катнашы булган вазифалы затларга карата санкцияләр кертергә чакырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG