Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Корылтайда тәнкыйтьләгән өчен Әлбир Крганов абруемны төшермәкче"


Хәйдәр Сафиуллин
Хәйдәр Сафиуллин

Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, 20 ел элек Чабаксарда "Болгар" мәчетен төзеткән Хәйдәр Сафиуллиннан мәхкәмә аркылы сигез миллион сумнан артык акча түләттермәкче. Сафиуллин корылтайда мөфтият эшчәнлеген тәнкыйтьләгән булган.

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәтенең моннан ике ел элек, ягъни 2019 елның ноябрендә узган корылтаенда мөфти Әлбир Кргановның урынбасары Хәйдәр Сафиуллин үзенең бертуганы белән мөфтиятнең эшчәнлегенә тәнкыйть белдерә. Алар, мәчетләрдә укулар бармый, Тукай авылындагы мәдрәсәгә лицензия алынмый, Чабаксарда мәчет кечкенә һәм аны зурайтырга җай бирмиләр, Ислам үсеше фондыннан инде тугыз ел бернинди акча килми, дип канәгатьсезлеген белдерә.

"Без беркатлы кешеләр инде, тәнкыйтьтән соң мөфтият яхшырыр, алга китеш булыр дип уйладык. Тик шуннан соң безгә Крганов һәм нәзарәт рәисе Мансур Хайбуллов бәйләнергә тотынды. Бу хәл хәзергә кадәр дәвам итә", ди Хәйдәр Сафиуллин.

Крганов Чуашстанда мөфтилек иткәндә Сәфиуллин Чабаксарда "Болгар" мәчете эшләрен алып барган. Мәчет мәхәлләсе рәисе булып торган.

Машина кую урыныннан кергән акчаны кайтарсын, дип шикаять иттеләр

"Имамлыктан тыш бар эшләрне дә мин алып бара идем. Мәчет өчен акча табу, түләү һәм башкалар минем өстә булды. Мөфти Мәскәүдән кайтып: "Мин – рәис, ә син хуҗалык өчен генә җаваплы буласың", диде. "Алайса мин китәм һәм мәхәлләмне дә алып китәм", дидем. Шуннан соң миңа пычрак ату башланды. Ялган имзалар җыеп, мине вазифадан төшерү турындагы протоколны Чуашстан юстиция министрлыгына илтеп бирделәр. Юстиция министрлыгыннан протоколны сораган идем, алар "бирергә ярамый, мәхкәмә аша гына алырга мөмкин" дип җаваплады. Шуннан мин мәхкәмәгә шикаять иттем. Мәхкәмә Тикшерү комитеты һәм прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кушты. Тикшергәч, ике имзаның ялган икәнен расладылар. Кргановлар протоколны барып алдылар һәм мин дә мәхкәмәдән шикаятемне кире алдым. Шуңа ялган документлар өчен аларга эш ачылмады. Шуның белән бу низагка нокта куелыр дип уйладым, әмма алар миңа каршы фетнә башлады. Заказга язылган өч мәкалә дөнья күрде. Имеш мәчет каршындагы машина кую урынын үзләштергәнмен икән. Шуны сәбәп итеп, мине мәхкәмәгә бирделәр. Машина кую урыныннан кергән акчаны кайтарсын, дип шикаять иттеләр. Башта 2 миллион да 100 мең сум сораганнар иде, аннары ул 6 миллион да 800 мең сумга кадәр үсте. Тагын 1 миллион 700 мең сум акчаны вакытында бирмичә кулланган өчен сорадылар. Таләп иткән гомуми сумма сигез миллион сумнан артты. Алар фикеренчә, мин мәчет җирлегендә үзлегемнән машина кую урыны ясап, аннан керем алып ятканмын.

Мәчет каршында машина кую урынын булдыруның үз тарихы бар. Мәчетне тоту өчен акча һәрдаим җитми иде. Коммуналь хезмәтләргә, җыештыручыга, кизү торучыларга, мәчет тирәлеген чистартып торучыларга түләргә, имамнарны тотарга акча кирәк. Аннары җәмәгать шурасы җыя башладык. Алар мәчет каршында машина кую урыны ясарга киңәш итте, мин башта моңа каршы идем, чөнки мәдрәсә проекты башлангычы белән йөрдем.

Үз өстенә җаваплылык алырдай кеше таба алмагач, үземнең исемгә ачарга мәҗбүр булдым

Мин командировкада булганда җирне тигезләп мәйдан ясап куйганнар. "Машина кую урыны яса", дип әйттеләр. Шуннан сакчы урыны булдырдык, ут куйдык, касса аппараты алдык. Нинди формада тотарга дип уйлана башладык. Мәчет аша булса 22 процент салым алалар иде. Индивидуаль эшмәкәрлек (ИП) ясарга килештек. Әмма анысын кем исеменәдер ачу кирәк. Үз өстенә җаваплылык алырдай кеше таба алмагач, үземнең исемгә ачарга мәҗбүр булдым. Машина кую урыныннан акча керә башлады, мәчеткә дә акча җитте. Хәтта артык та калган кебек иде, әмма ел азагында санап карагач, ул безнең барлык коммуналь чыгымнарны капламый булып чыкты. Минем төзелеш ширкәтем бар. Мәчеткә кирәкле кайбер әйберләрне шундагы акчага алдык. Ә алар мине урлый дип мәхкәмәгә бирде. Нәтиҗәдә, Чуашстан эчке эшләр министрлыгы да, прокуратура да мине тикшерде һәм бернинди җинаять тапмыйча, аларның шикаятләрен кире какты. Киресенчә, миллион сумга якын акчаны мәчет миңа кайтарырга тиеш дип санап чыгарганнар. Касса җиһазыннан барысы да күренә бит. Чуашстанда хилафлыклар таба алмагач хәзер алар Русия эчке эшләр министрлыгына, прокуратурага шикаять язганнар", ди Сафиуллин.

Ул әйтүенчә, Әлбир Кргановка Хәйдәр Сафиуллинны Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе итеп сайлап куюлары да ошамаган.

"Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов коронавирустан үлеп киткәч, инициатив төркем аның урынына мине калдыру тәкъдимен ясады. Башта ризалык бирмәдем, әмма бик сорагач инде ризалаштым. Ләкин соңрак Крганов үз кешесен сайлатып куйган булды. Ул җырчы, тамада, әмма анда бит җитәкче булу да кирәк. Эшли алмаячагын аңлагач, бу вазифадан баш тарткан. Инициатив төркем яңадан җыелып: "Сине сайлап куйсак каршы булмыйсыңмы" диделәр. Каршы килмәдем. Шулай итеп, ялгышмасам, 2020 елның 29 августыннан бирле мохтарият җитәкчесе эшен алып барам.

"Крганов һәм аның кешеләре параллель рәвештә Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтариятен ачканнар. Алар ул оешмага куйган җитәкчене миннән өстенрәк дип күрсәтмәкче булалар. Дөнья татар конгрессы белән бер ел тыныч кына эшләдек, аннары конгресс та кинәт кенә Крганов оешмасы җитәкчесе белән эшли башлады. Чуашстан мәдәният министрлыгы да минем белән эшләргә шикләнә, чөнки Крганов – Русия иҗтимагый пулаты вәкиле. Аларны да куркытып куйган ахры. Министрлыктан ике чара уздыру өчен зал сораган идем, коронавируска сылтап, зал бирүдән баш тарттылар, гәрчә башкалар анда чараларын уздыра.

15 кешелек мәхәллә белән чыгып киттек

Шулай итеп, һәрьяклап аяк чалалар. Акчасы эшмәкәрләрдән, халыктан җыелган, әмма мин төзеткән "Болгар" мәчетен тартып алдылар, 15 кешелек мәхәллә белән чыгып киттек. Чабаксар шәһәре, Урмай, Алатыр авылларындагы мәхәлләләр белән бер үзәкләштерелгән диния оешмасы булдырдык. Хәзер без Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Диния идарәсенә карыйбыз. Чабаксарда тагын бер мәчет төзергә телим. Җир бирсәләр, бер елда төзеп куяр идек. Мин бит төзүче", ди Хәйдәр Сафиуллин.

Аның фикеренчә, төзелеш ширкәтендәге керемнәре начар булмау сәбәпле, Крганов аннан сигез миллион сумнан артык акча таләп итәргә булган.

"Үзен корылтайда тәнкыйтьләгән өчен, хәзер минем абруемны төшермәкче. Миңа каршы төрле җирләргә хатлар язган. Хәтта Дагыстан һәм Чечня мөфтиятләренә дә җибәргән. Ә мин 20 ел аның бөтен эшен эшләдем. Менә эшлә кешегә яхшылык", ди Чабаксарда яшәүче Хәйдәр Сафиуллин.

Азатлык аңлатма сорап мөфти Әлбир Кргановка да мөрәҗәгать итте. Башта ул телефонны алмады. Азатлыктан булуны язмача хәбәр иткәч, үзенең авырып торуын әйтте һәм сорауларны да язмача җибәрүне сорады. Язып юлланган сораулар укылды, әмма әлегә җавапсыз калды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG