Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томскидагы тарихи татар бистәсендә күпкатлы йортлар төзергә мөмкиннәр: татарлар әлегә дәшми


Татар бистәсе
Татар бистәсе

Томски шәһәрендәге Татар бистәсе мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән булса да анда яңа биналар төзү очраклары булгалап тора. Хәзер Кызыл мәчет янында күпкатлы йортлар төзелергә мөмкин.

Томски шәһәрендә Татар бистәсендә күпкатлы йортлар салмауны сорап петиция чыкты. Имза җыючылар Томски өлкәсенең мәдәни мирас объектларын саклау комитетыннан канунсыз эш алып баруны туктатуны сорый.

Петицияне Ирина Комарова оештырган. Мөрәҗәгатьтә язылганча, Томскиның татар бистәсендә урнашкан Кызыл мәчете янында (Трифонов урамы, 18нче йорт) өч күпфатирлы йорт төзергә мөмкиннәр. Төзелеш мәсьәләсен өлкә түрәләре җәмәгатьчелек алдында күтәрергә теләми диелә. Моны татар бистәсен юкка чыгару белән тиңлиләр.

"Томски өлкәсен губернаторы каршындагы шәһәр төзелеше шурасы дин әһелләре, җәмәгатьчелек, Татар бистәсендә яшәүчеләр катнашында төзелеш мәсьәләсен күтәрергә теләми. Томски өлкәсенең мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Елена Перетягинага шәһәр халкы мөрәҗәгатен инкарь итте", диелә петициядә.

Томскидагы төбәкне өйрәнүчеләр хәрәкәте вәкиле Әнвәр Мөдәрисов Азатлыкка әйтүенчә, Кызыл мәчет шәһәрнең татар бистәсендә урнашкан. Ул 1901-1904 елларда төзелгән. Совет хакимияте килгәч анда складлар, хәтта аракы заводы булган. Элек мәчеткә аның тирәсендәге җирләр дә караган. Аерым алганда мәдрәсә, якындагы йортлар, парк, совет чорында ликер заводына әйләндерелгән корпуслар. 90нчы елларда мәчетне мөселманнарга кайтарганда бу мәсьәлә килеп баса.

Әнвәр Мөдәрисов
Әнвәр Мөдәрисов

"Мөселманнардан Татар бистәсендә урнашкан мәчетне генә яки якындагы аңа караган җирләрне дә аласызмы дип сорадылар. Ул аракы заводы булган биналарны бит финанс яктан тотарга кирәк иде, шуңа мөселманнар аннан баш тартырга булдылар, чөнки аларны тотарга акча булмады. Шуңа бу җирләрне шәһәр хакимиятенә бирделәр. Шәһәр хакимияте дә аны тоту чыгымлы икәнен аңлап аукционга чыгарды. Ул җирләрне "Вектор" төзелеш ширкәте башлыгы Вячеслав Черноскутов сатып алды. Менә хәзер шунда йортлар салмакчылар", ди Әнвәр Мөдәрисов.

Аның әйтүенчә, Томскидагы татар бистәсе – Русия шәһәрләрендә сакланган иң зур татар бистәсе һәм аны ничек бар, шулай саклау кирәк.

"Хәтта Казанда да татар бистәсе берничә җәяүле урамга кайтып калды, күп тарихи биналарны юк иттеләр. Бездә исә татар бистәсе зурлыгы белән тулы бер микрорайонны тәшкил итә. Территория ягыннан Татарстандагы Зөя шәһәренең яртысы дип әйтеп була. Аның дәүләт тарафыннан сакланган мәдәни мирас объекты статусы бар. Димәк, җирле кануннар нигезендә, бу бистәдә күпкатлы биналар төзергә ярамый, кечкенә бер йә ике катлы йортлар гына төзеп була.

Шәһәр идарәсе бу җирләрне сатуга чыгарганда, анда зур төзелеш алып барырга ярамаганын белгән. Бу җирне сатып алган Черноскутов та бу турыда яхшы белгән. Шуңа карамастан, анда торак йортлар төзелеше планлаштырыла. Алда әйтеп үткән шул ук Перетягина төзелешне раслаган. Гәрчә, алай эшләргә тиеш булмаса да", ди Мөдәрисов.

Татар бистәсендәге бер йорт
Татар бистәсендәге бер йорт

Җирле татарларның күпчелеге бу мәсьәләгә битараф.

"Татар бистәсендә бит татарлар яшәми. Күп татарлар аның әһәмиятен аңлап бетерми. Алар көндәлек мәшәкатьләре белән яши. Татар автономиясе дә ул төзүче ширкәтне яхшы күрше булачак дип саный. Мин моның белән килешмим.

Кемнәрдер инде Черноскутов белән сөйләшеп, күрше булгач, аны мәчет хисабына ярдәм итүе турында килешкәннәр. Мәчет имамына да, күрәсең, шуңа күрә петициягә кушылырга, бу проблемны күтәрергә уңайлы түгел. Ул иҗтимагый пулат вәкиле булса да, дәшми тора.

Минемчә, хәзер бу мәсьәләне күтәрмәсәң, вакыт узу белән тарихи бистә дип тормаслар төрле юллар белән зур төзелешкә рөхсәт алырлар. Томскидагы татар бистәсе – татар шәһәр мәдәниятенең иң ачык мисалларының берсе. Совет чорында безгә озак кына "сездә авыл мәдәнияте, татарлар авылда гына саклана" дигән фикер сеңдерергә тырышканнар. Томскидагы татар бистәсенең мисалы моның киресен дәлилли. Шәһәрдә мещаннар, сәүдәгәрләр булган, шәһәр җәмәгатьчелеге яшәп килгән", ди Мөдәрисов.

Аның әйтүенчә, Черноскутовтан бу җирләрне хәзер беркем дә тартып ала алмый, ул аларны аукционнан кануни нигездә сатып алган. Шул ук вакытта ул анда әлегә зур төзелеш алып бара алмый, ләкин киләчәктә нәрсә буласын беркем дә белми.

"Шәһәр хакимияте аңа акчаны кире кайтарып, бу җирләрне шәһәр милкенә кайтаруы нык шикле, шәһәрнең үзендә акча юк. Эшкуарның җирне сатып алып, аны үз файдасына кулланмавы да бик шикле, аның үз планнары бар бит. Бу җирне җәмәгатьчелеккә, шәһәргә калдыруын да күз алдына китерү мөмкин түгел.

Бу әлегә булган вазгыять. Татар бистәсенең махсус мәдәни мирас статусы алуыннан соң төзелгән беренче объект түгел бит инде. Горький урамында яңа төзелгән кунакханә тора, аерым йортлар да төзелгән. Үзенчә юлны табалар һәм төзиләр. Мәхкәмә аша, төрле хокуктан тыш ысуллар табып эшлиләр.

Алар мәхкәмәдән дә курыкмый. Кирәк булганда, хокукларны үз ягына ничек борып булганын да аңлыйлар, беләләр.

Татар бистәсендә коммерцияле төзелеш алып барырга теләүчеләр бик күп. Ә чынбарлыкта анда бары тик төзекләндерү һәм казага каршы эшләр генә алып барылырга тиеш. Безнең татарларның да акчалы проектлар белән кызыксынуы бар, әмма төзелеш алып барырга ярамау сәбәпле алар аны тормышка ашыра алмый", ди Мөдәрисов.

Ул Татар бистәсе чикләрен билгеләүдә дә күп сораулар булуын әйтә. Электән татарлар яшәгән җирләр киңрәк булган дигән фикер йөри. Мисал өчен, 1930 елга кадәр эшләгән татар педагогик техникумы анда кермәгән. Анда бөтен Себергә татар теле укытучылары әзерләнгән. Шулай ук Ак мәчет тә читтә калган.

"Элегрәк Татар бистәсе ЮНЕСКОга кермәкче иде, әмма күп яңа заманча биналар төзелү сәбәпле бу тормышка ашмады. Шәһәр җитәкчелегенә бистәнең бу исемлеккә керүе һич кенә дә кирәк түгел. Анда кешеләр яши. Кайберләре инде каза хәлендәге йортлар, әмма араларында яхшы сакланганнары да бар", ди Мөдәрисов.

Узган ел Томски татарлары тарихи йортны торгызуга Казаннан акча да сораган иде. Ләкин Казан акча бирелмәгән. "30 еллык милли хәрәкәт дәверендә Татарстан Томски татар мәдәнияте үзәгенә бары ике миллион сум бирде. Шуның белән шул. Башкасы барысы да милли хәрәкәт вәкилләре акчасына эшләнде", ди Әнвәр Мөдәрисов.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG