Томски шәһәрендә Татар бистәсендә күпкатлы йортлар салмауны сорап петиция чыкты. Имза җыючылар Томски өлкәсенең мәдәни мирас объектларын саклау комитетын канунсыз эш алып баруны туктатуны сорый.
Петицияне Ирина Комарова оештырган. Мөрәҗәгатьтә язылганча, Томскиның татар бистәсендә урнашкан Кызыл мәчете янында (Трифонов урамы, 18нче йорт) өч күпфатирлы йорт төзергә мөмкинннәр. Төзелеш мәсьәләсен өлкә түрәләре җәмәгатьчелек алдында күтәрергә теләми диелә. Моны татар бистәсен юкка чыгару белән тиңлиләр.
"Томски өлкәсен губернаторы каршындагы шәһәр төзелеше шурасы дин әһелләре, җәмәгатьчелек, Татар бистәсендә яшәүчеләр катнашында төзелеш мәсьәләсен күтәрергә теләми. Томски өлкәсенең мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Елена Перетягинага шәһәр халкы мөрәҗәгатен инкарь итте", диелә петициядә.
Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, 2019 елда Томски шәһәренең федераль әһәмияткә ия булган тарихи үзәгендә төзелеш өчен регламентлар "йомшартылган" һәм тарихи биналар 1/3 тапкырга киметелгән. Моның артында Перетягина торган диелә. Бүгенгә кадәр шәһәрнең тарихи җирлеге проекты кабул ителмәгән һәм расланмаган. Шул ук вакытта төзелеш өчен рөхсәт бирү дәвам итә диелә.
"Кызыл Җәмигъ мәчете янында күпфатирлы йортлар комплексын төзергә рөхсәт бирсәк, инде иртәгә Томски шәһәренең иң борыңгы районы булган Татар бистәсен югалтуыбыз ихтимал. Кайчандыр ЮНЕСКО исемлегенә керергә дәгъва кылган бу урын кызыл кирпечтән салынган биек йортлар арасында җирләнеп калырга мөмкин", диелә мөрәҗәгатьтә.
Петициядә җәмәгатьчелектән ярдәм сорыйлар. Томски өлкәсенең мәдәни мирас объектларын саклау комитетыннан канунсыз эш алып баруны туктатуны таләп итәләр.
9 ноябрьдә "Татар бистәсе" инициатив төркеме һәм башка оешмалар Елена Перетягинага мөрәҗәгать юллаган иде. Алар төзелешне башламаска һәм бу мәсьәләне җәмәгатьчелек белән фикер алышып хәл итәргә сорады.
- Томскиның Кызыл мәчете 1901-1904 елларда сәүдәгәр Кәрим Хәмитов акчасына төзелә. 1907 елда гыйбадәтханә янында мәдрәсә салына. 1932 елда мәчетне ябалар. Аның бинасы кинозал, аракы заводы, азык-төлек заводы цехы буларак кулланыла. 1995-1997 елларда мәдрәсә мөселманнарга кайтарыла. Мәчет бинасы бары 2002 елда яртылаш җимерек хәлдә тапшырыла. Гыйбадәтханә Чечняның Әхмәт-хаҗи Кадыров фонды акчасына төзекләндерелә. 2015 елда реставрациядән соң ул мөселманнарга кабат ишекләрен ачты.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!