Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мәхкәмәсе Лилия Чанышевага административ эшне туктаткан 


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Лилия Чанышеваны "Штаб" ватандашлар хокукларын яклау фонды" сәүдәгә корылмаган оешмасының элекке мөдире сыйфатында да җаваплылыкка тартканнар иде, әлеге оешма быел июль аенда ят агент дип танылды. 

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Юлия Ивченкова Уфадагы Навальный штабының (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешмалар һәм ят агент дип танылды, аларның эшчәнлеге тыелды) элекке җитәкчесе Лилия Чанышевага карата административ эшне туктаткан. Бу хакта 27 декабрьдә "Коммерсантъ" хәбәр итте.

Басма хәбәренә күрә, Чанышеваны ят агент функцияләрен башкаручы ят агент мәгълүмат чараларының, һәм (яки) ул гамәлгә куйган Русиядәге юридик затның эшчәнлеге тәртибен бозуда гаепсез дип тапканнар (Административ хокук бозулар кодексының 19,34 маддәсе, 1 өлеше).

Бу хактагы беркетмә Лилия Чанышевага октябрьдә төзелгән иде. Юстиция министрлыгы идарәсе фикеренчә, "Штаб" ватандашлар хокукларын яклау фонды" сәүдәгә корылмаган оешмасының (2021 елның июлендә Юстиция министрлыгы тарафыннан ят агентлар реестрына кертелде) мөдире булган чакта Чанышева оешманы ят агентлар исемлегенә кертү өчен министрлыкка мөрәҗәгать итәргә тиеш булган.

Тикшерү материалларына күрә, Чанышева әлеге фондның мөдире булып 2020 елның маеннан декабренә кадәр торган һәм янәсе Канададан 35 мең доллардан артык акча алган. Тикшерү оешмалары активист Юстиция министрлыгына фондны сәүдәгә корылмаган оешмалар-ят агентлар исемлегенә кертү турындагы гаризаны җибәрмичә канун бозган дип саный.
Яклауның беркетмәгә берничә дәгъвасы булган. Алар арасында – оешманы чит илдән финанслау фонд җитәкчесе аша башкарылуы турында тикшерүчеләрнең нәрсәгә нигезләнеп нәтиҗә ясавы турында белешмәләр һәм документлар булмавы да бар.

Административ эш туктатылса да, Чанышеваны элеккегечә "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмә белән җитәкчелек итү" маддәсе нигезендә гаеплиләр.

Чанышева Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән 10 ноябрьдә ике айга сак астына алынган иде.

Күптән түгел аны сак астында тоту вакыты 9 апрельгә кадәр озайтылды.
Чанышеваның адвокаты Сергей Макаренко фикеренчә, сак астында тоту вакытын озайту тикшерүчеләргә кирәк, чөнки Чанышева аларга әлегә берни дә сөйләмәгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG