Татарстанның Чаллы шәһәр мәхкәмәсе активист Кәрим Ямадаевның "Хөкемдар Грэмм" дип аталган видеоролигын экстремист материал дип тану турында дәгъваны канәгатьләндергән. Хөкемдар Ленар Хасимов бу карарны бер утырыш эчендә чыгарган, ул 28 декабрьдә узган.
Материалны экстремист дип тану турындагы шикаятьне Татарстан прокуратурасы биргән иде. Ямадаев үзе административ җавап бирүче булып тора, өченче тараф – Русиянең Юстиция министрлыгы һәм Роскомнадзор. Җавап бирүченең вәкилләре мәхкәмәгә килмәгән, дәгъваның канәгатьләндерелүе турындагы мәгълүмат мәхкәмә сайтында чыккан.
Хәзерге вакытта Франциядә яшәүче һәм сәяси качак статусын көтүче Кәрим Ямадаев мәхкәмә карарын "канунсыз, нигезсез һәм гаделсез" дип атаган. Ул "Idel.Реалии"-га якында YouTube-каналында "Хөкемдар Грэмм" тулы масштаблы сериалының чыгуына анонс бирергә ниятләвен хәбәр иткән.
Узган ел башында Кәрим Ямадаев "Грэмм хөкемдар" исемле веб-сериалның беренче һәм бердәнбер сериясен чыгарган иде. Видеоязмада карадан киенгән һәм башына капчык кидерелгән өч кеше, аларның түшләренә "Игорь Сечин", "Дмитрий Песков", "Владимир Путин" дигән язулар эленгән. Ямадаев Сечин һәм Песковка "җинаятьләре өчен" "үлем карары" чыгара һәм шунда ук бу карарларны "тормышка ашыра". Владимир Путинга "хөкем карарын" киләсе серияләрдә чыгарырга ниятләделәр, әмма ул серияләр чыкмады.
Видео башында күрсәтелгән язуда "веб-сериалның авторлары һәм актерлары — иҗат кешеләре төркеме, алар бары сәнгать идеясе белән генә тупланган һәм көч куллануны пропагандалауны яки нинди дә булса социаль төркемгә карата нәфрәт уятуны максат итеп куймый диелә.
Ямадаев террорчылыкка чакыруда һәм хакимият вәкилен мыскыллауда гаепләнде. Ул үзенең гаепсез булуын белдерә һәм ямьсез булмаган иҗади фантазия өчен эзәрлекләргә ярамый ди.
Ямадаев исеме 2019 елда Чаллы тикшерү комитеты бинасы янында Русия президенты Владимир Путин сурәте белән металдан ясалган "кабер ташы" урнаштырганнан соң киң танылды.
Элек милиция хезмәткәре булган Кәрим Ямадаев сак астында тотылуы, Русия чынбарлыгына карашы һәм әлеге хәлдән соң бизнесыннан колак кагуы турында Азатлыкка сөйләгән иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!