Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "Омикрон" йоктыручылар саны 100дән артып киткән


Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова "омикрон"ның Русиядә таралуыннан "качып булмый" диде.

Русиядә коронавирусның яңа төре – "омикрон"ны йоктыруның 103 очрагы ачыкланган, бу хакта "Россия 24" каналы белән әңгәмәсендә Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова хәбәр итте.

"Бу - килгән кешеләр һәм алар белән якыннан элемтәдә булучылар" дип белдерде Попова.

Роспотребнадзор башлыгы "омикрон"ның Русиядә таралуыннан "качып булмый" диде. "Бездә элемтәләр күләме җитәрлек, миграция ешлыгы югары – бу икътисадыбызның үсеш билгесе һәм бүген моны туктатудан бернинди мәгънә юк" диде Попова.

Иң мөһиме, "омикрон"ның килүе Сәламәтлек саклау системы өчен артык авыр булмасын иде, дип искәртте ул.

Попова сүзләренчә, коронавирустан вакциналарның күпчелек өлеше, шул исәптән "Спутник V" омикроннан яклый һәм аның таралуын туктатып тора.

Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы "омикрон" килүгә әзерләнүе турында белдерде: республика халкын хәзердән үк вакцина ясатырга, яки яңадан вакциналанырга өндиләр, ә табибларны, хәзерге вакытта авыручылар саны кимү фонында, ялга җибәрәләр. Бу хакта коронавирус белән көрәшнең йомгаклау брифингында Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) хисабына күрә, коронавирусның "омикрон" исемле яңа штаммы Америкада инфекцияне йоктыру очракларын 30 процентка, Европада – 57 процентка арттырган. Атна башында АКШ һәм Франция пандемия башыннан бирле коронавирусны бер тәүлектә йоктыручылар саны иң зур күрсәткечләргә җитүен хәбәр итте: 440 һәм 180 мең яңа очрак ачыкланган диелде. Авыручылар саны Англиядә, Италиядә, Португалиядә, Грециядә һәм Канадада да арткан дип искәртелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG