Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан эчке эшләр министрлыгы 8 меңгә якын кешенең тоткарлануын белдерде


Казакъстанның оператив штабы протестлар барышында 164 кешенең үлүе турында җиткергән иде. Соңрак Сәламәтлек саклау министрлыгы мондый мәгълүмат таратмавын белдерде һәм моны техник хата дип атады.

Каршылык чаралары башланганнан бирле Казакъстанда 7939 кешене тоткарлаганнар, дип хәбәр итә Orda.kz Эчке эшләр министрлыгының вазгыять үзәгенә сылтама белән.

Аерым алганда, рейд барышында Алматыда 207 кеше тоткарланган. Моннан тыш полиция куып алып кителгән биш машинаны, ике салкын корал һәм дүрт ата торган корал, шулай ук урланган әйберләрне тартып алган.

9 гыйнварда биш меңнән артык кешенең тоткарлануы хәбәр ителгән иде. Аеруча авыр җинаятьләр кылуда шикләнелүче 134 кешене вакытлыча тоту изоляторларына җибәргәннәр.

Казакъстан президентының матбугат хемәте протестлар нәтиҗәсендә 125 җинаять эше ачылуын хәбәр итте.

Якшәмбе Казакъстанның оператив штабы протестлар барышында 164 кешенең үлүе турында җиткерде. Соңрак Сәламәтлек саклау министрлыгы мондый мәгълүмат таратмавын белдерде һәм моны техник хата дип атады.

Эчке эшләр министрлыгының элегрәк биргән мәгълүматына күрә, тәртипсезлекләр нәтиҗәсендә республикада 25 каршылык күрсәтүче һәм куәт оешмаларының 16 вәкиле һәлак булган.

Казакъстанда киңкүләм каршылык чаралары 2 гыйнвардан дәвам итте, алар ягулыкка бәянең кисәк артуы аркасында башланды. Алматыда каршылык күрсәтүчеләр акимат бинасын чолгап алды һәм ут төртте, хәрбиләр белән атышлар булды.

Бөтен Казакъстанда гадәттән тыш хәл кертелде, президент Касым-Җомарт Токаев үтенече белән илгә Күмәк иминлек килешүе оешмасы (ОДКБ) илләренең, шул исәптән Русиянең хәрби көчләре китерелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG