Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара олимпиада җиңүчесе Рөстәм Бигилдин: "Милли үзаңны саклап калу дөнья мәдәниятен баета"


Рөстәм Бигилдин
Рөстәм Бигилдин

Мәскәү егете Рөстәм Бигилдин – география фәненнән халыкара олимпиада җиңүчесе. Бүгенге көндә Мәскәү дәүләт университетының география факультетында белем ала. Азатлык аның белән фәндәге казанышлары, туган телгә, дөньяга карашлары хакында сөйләште.

Мәскәүнең 1498нче мәктәбен тәмамлап, Мәскәү дәүләт университетына (МДУ) укырга кергән Рөстәм Бигилдин – география фәненнән Балтыйк олимпиадасы һәм халыкара олимпиада җиңүчесе. Бүгенге көндә ул МДУ география факультетының беренче курсында белем ала. Татар мәктәбендә укымаса да, татарча аңлый, үзе белән таныштыруны да татар телендә башлады.

— Мин Мәскәүдә тудым, әтием һәм әнием Мордовиядән, Кочкур районы Ымыз авылыннан. Бу район – дөньяда иң күп мордва яшәгән район, андагы халыкның 93 проценты – эрзә, 3 проценты – татар, райондагы бердәнбер татар авылы башка татар авылларыннан изоляциядә яши.

География белән кайчан кызыксына башладың?

— Тугызынчы сыйныфта, очраклы рәвештә дияргә була. Мин ул вакытта күп фәннәрдән олимпиадаларда катнаша идем һәм миңа Мәскәү укучыларын олимпиадага әзерли торган "Педагогик осталык үзәге"ннән чакыру килде. Мин рәттән берничә муниципаль олимпиадада катнаштым һәм бөтенрусия этабына уздым. Тугызынчы сыйныфтан соң үземә халыкара олимпиадада беренче урын алуны максат итеп куйдым. Аңа ике ел әзерләндем, әлеге олимпиада 2021 елның августында узды, аннан соң МДУның география факультетына укырга кердем.

Бу синең беренче җиңүеңме?

— Тугызынчы сыйныфка кадәр мин үзем яраткан фәннәрдән берничә мәктәп олимпиадасында катнашып килдем: җәмгыять белеме, икътисад, география, инглиз теле… Тугызынчы сыйныфта Мәскәү төбәге этабына узу мөмкинлеге барлыкка килде, мин берничә шундый этапка уздым. Киләсе этап – бөтенрусия олимпиадасы, мин анысына географиядән генә уздым. Бу минем өчен беренче җитди олимпиада иде, сүз уңаеннан, ул Казанда узды.

Рөстәм Бигилдин
Рөстәм Бигилдин
Мин күбрәк укырга, нәтиҗәләрне яхшыртыр өчен күп вакыт һәм көч куярга дип ниятләдем

Мин ул вакытта әле географияне начар белә идем, Русия буйлап 85 нче урынны алып, призер булдым – Русия дәрәҗәсендәге мондый олимпиадаларда катнашучыларның 45%ы призер санала. Бу исә теләсә кайсы югары уку йортын сайларга мөмкинлек бирә, мин шул вакытта ук унберенче сыйныфтан соң МДУга керергә карар иттем. Мине халыкара олимпиадага әзерләнергә чакырдылар, ләкин мин бу әзерлек барышында да начар нәтиҗә күрсәттем. Мин күбрәк укырга, нәтиҗәләрне яхшыртыр өчен күп вакыт һәм көч куярга дип ниятләдем. Ягъни сиксән бишенче түгел, ә беренче урын алуны максат итеп куйдым. Унынчы сыйныфта минем өчен киләсе адым – төбәк олимпиадасында җиңү булды, ягъни мин Мәскәү мәктәпләренең унынчы сыйныф укучылары арасында беренче булдым. Әмма ул елны кәефне төшергән вакыйга булды – пандемия аркасында Русия этабы уздырылмады.

Хәтта онлайн рәвештә дә узмадымы?

— Онлайн да уздырмадылар – Русия олимпиадасы җитди чара, ә пандемия вакытында онлайн уку җавапларны күчерергә бик җайлы икәнен күрсәтте. Күчерүләр булмасын, барысы да гадел булсын өчен аны бөтенләй уздырмаска дип карар иттеләр. Берничә ай ял иткәч, мин кабат киләсе олимпиадага әзерләнергә тотындым – үзем куйган максатка таба мин инде күпме юл узган идем, ярты юлда калдырырга теләмәдем. Унберенче сыйныфта Мәскәү олимпиадасы нәтиҗәләре уртача булды, Русия олимпиадасында да максатыма ирешмәдем – Русиядә җиденче булып калдым. Халыкара олимпиадага Русиядән нибары дүрт кеше сайлана, инглиз телен яхшы белүемне һәм әзерлек курсларындагы уңай нәтиҗәләремне исәпкә алып, мине халыкара бәйгедә катнашасы такымга алдылар.

Халыкара олимпиада Русия олимпиадасыннан аерыламы?

— Әлбәттә, анда үзгә формат: ул тулысынча инглиз телендә уза һәм ул инглиз-американ география мәктәбенә нигезләнгән. Русиядәге бәйге Русия география мәктәбенә нигезләнсә, биредә бөтенләй башка география һәм аның үз кагыйдәләре бар. Әлбәттә, терминнар да инглизчә. Аңа кадәр июнь аенда Польшада дүрт ил — Русия, Эстония, Латвия, Польша катнашындагы Балтыйк олимпиадасы да инглиз телендә узды, безнең такым анда да беренче урынны яулады. Июль ае халыкара бәйгегә әзерләнеп узды. Ул августта Истанбулда узарга тиеш иде, аны дистанцион рәвештә уздырырга булдылар.

Мәсәлән, Русиядә – аннексияләнгән Кырым хәзер Русиянеке диелә, дөнья фәне башка фикердәдер. Мондый бәхәсле очракта кайсы дөрес?

Русия мәктәбе фактологиягә күп игътибар бирә, инглиз-американ география мәктәбе башлыча анализлауга юнәлгән

— Бәхәсле моментларны да исәпкә алырга, илләрнең үз атамаларын да истә тотарга кирәк. Мәсәлән, катлаулы сорауларның берсе – дөньяда ничә дәүләт бар? Русия өчен бу бер, башка илләр өчен башка сан. Вазгыятькә системлы карасаң, бу авыр түгел. Әмма Русия мәктәбе белән инглиз-американ мәктәбе андый сәяси сорауларга мөнәсәбәт белән түгел, ә фәнгә мөнәсәбәт белән аерыла. Русия мәктәбе фактологиягә күп игътибар бирә, бик күп объектларны белергә кирәк. Инглиз-американ география мәктәбе башлыча анализлауга юнәлгән.

2020 елда Русия олимпиадасын онлайн уздырмадылар дидең, ә халыкара олимпиаданы онлайн уздыру тагын да авыррактыр бит?

— Русия күләмендәге олимпиадада, укучыларны мәктәпләргә җыйсалар да, бөтен мәктәпләрдә дә камералар юк. Укытучылар да үз укучыларына ярдәм итәргә мөмкин. Ә халыкара олимпиадада барысы да үзара ышанычка корылган, өстәвенә, өч яктан өч камера төшерә: экранны төшерүче, арттан төшерүче ике камера һәм веб-камера. Шулай ук һәр такым янына күзәтүчеләр куела. Укучылар өйдә утырмый, һәр илнең такымы бер урынга җыела. Мисал өчен, без олимпиадага Тверьдән кушылдык.

Бу олимпиада унберенче сыйныфлар арасында узамы?

Гомуми рейтингта 180 катнашучы арасында беренче урынны алдым – шулай итеп, ике ел омтылган максатыма ирештем

— Төрле илләрдә сыйныфлар саны аерыла, унике сыйныфлы илләр бар, шуңа күрә мондый ярышларда яшькә карап бүләләр. Гадәттә, Русиядән катнашучылар – иң яшь катнашучыларның берсе. Мин катнашканы 16-19 яшьлек мәктәп укучылары өчен иде, минем үземә унҗиде яшь иде. Бу олимпиаданың Русия өчен уникальлеге шунда – Русия беренче тапкыр беренче урынны яулады, моңа кадәр безнекеләр өчен иң яхшы нәтиҗә дүртенче урын иде. Икенчедән, мин, Русия вәкиле буларак, гомуми рейтингта 180 катнашучы арасында беренче урынны алдым – шулай итеп, ике ел омтылган максатыма ирештем.

—​ Олимпиада җиңүчеләрен ничек әзерлиләр?

— Махсус тренерлар мине ике ел Русия олимпиадасына әзерләде, соңыннан - халыкара олимпиадага. Тренерлар – МДУ мөгаллимнәре, гадәттә алар олимпиадачыларга җәйге яллар чорында ярдәм итә. Без биремнәрне вакыт әрәм итмичә чишүнең төрле тактикаларын, инглизчә лексиканы өйрәнәбез. Әлбәттә, сүзлек кулланырга рөхсәт итәләр, әмма бәйгедә моның өчен вакыт бик аз, шуңа күрә башта ук инглизчә уйларга, уйлаганны язарга кирәк – мәсәлән, миңа 2,5 сәгать ярым эчендә 20 бит язып тутырырга туры килде.

Саннарны истә калдырырга тырышуның мәгънәсе юк, иң мөһиме – масштабларны күзалларга өйрәнү

Фактларны истә калдыру ысуллары күп. Саннарны ятлап утырасы урында, түгәрәкләп истә калдыралар. Мәсәлән, Япониядә 120 млн, Русиядә 145 млн кеше яши. Чагыштыру методы бик уңайлы: Франция якынча Япониянең яртысы, Испания чама белән Аргентина белән Польшага тиң. Мәсәлән, Монголия халык саны ягыннан Татарстаннан кечерәк, ә территория ягыннан зуррак. Саннарны истә калдырырга тырышуның мәгънәсе юк, иң мөһиме – масштабларны күзалларга өйрәнү. Терминнарны истә калдырганда туган телдәге ассоциацияләрне кулланырга була.

"Дөнья күптөрле булуы белән кызыклы"

—​ Синең өчен география нәрсә ул? Ул сине нәрсәсе белән җәлеп итә?

— География – ул бик киң тармаклы фән. Башкала атамаларын яттан белү турында уйласагыз, бу – зур фәннең бик кечкенә бер өлеше генә. Ул гомумән безнең җир турында дияргә була, җирдә ни күрәбез, һәммәсен дә диярлек география күзлегеннән өйрәнергә була. Урам буйлап тирә-якка карап барганда да географияне өйрәнергә була. Шәһәрнең планировкасын күрәсең – шәһәрләр географиясе шәһәрнең ник шулай төзелүен аңлата. Үтеп китүче кешеләрнең тумышы, кайсы телдә сөйләшүе, конфессиясе, халыкның яшь структурасы – бусы этногеография. География икегә бүленә: физик география табигатьне, социаль-икътисади география кешелек җитештергәнне өйрәнә – шәһәрләр, демография, этногеография, сәяси география һәм башкалар. Минем үземә күбрәк социаль-икътисади география ошый.

—​ География гади тормышта ничектер булышамы?

Рөстәм Бигилдин
Рөстәм Бигилдин

— Географик фикерләү киңрәк, колачлырак фикер булдырырга ярдәм итә. Дөньяга аерым караш формалаша – дөнья син яшәгән шәһәр, ил яки кыйтга белән генә тәмамланмаганын аңлыйсың. Күпләрнең игътибары үзе яшәгән җирлеккә генә төбәлгән. Мәсәлән, күпләргә Русия дөньяның яртысын тәшкил итүче иң кәттә ил кебек тоела, чынында исә ул дөньяның нибары ⅛ өлешен алып тора, халык саныннан – бөтен дөнья халкының ике процентыннан да кимрәк, бу күпләр өчен ышанмаслык факт. Бу психологик феномен белән аңлатыла – кеше кайда гына яшәсә дә, нинди тирәлекне ешрак күрә, шул тирәлек планетаның күбрәк өлешен алып тора дип уйлый.

Дөньядагы сәяси вазгыятьне дә география күзлегеннән аңлатып була. Мәсәлән, Көнчыгыш Германия әле дә күп күрсәткечләрдә Көнбатыш Германиядән артта калып килә, чөнки аларның тарихында төрле сәяси төзелеш хакимлек итә. Бу аермалар архитектурада, менталитетта чагыла. Глобаль фикерләмәгән кеше өчен кемнәрнеңдер башкача уйлавы сәер тоелырга мөмкин. Моның сәбәпләрен белсәң, барысы да аңлашыла. Мәсәлән, вакцинацияне алыйк – ник Көнчыгыш Европада хакимияткә ышаныч Көнбатыш Европага караганда түбәнрәк, аларның вакцинациягә ышанычы да азрак, нәтиҗә буларак, вакцинация темпы да түбән. Гомумән, дөнья күптөрле. Бу бик кызыклы. Барысы да бер төрле булса, өйрәнер әйбер дә булмас иде.

—​ Татарстаннан булмасаң да, син мисал итеп башка илнең мәйданын Мордовия яки Мәскәү белән түгел, Татарстан белән чагыштырдың. Татарстан яки Казан синең өчен аерым урын алып торамы?

Татарларның күбесе, Татарстанда тумаса да, күңеле белән республиканы якын итә

— Әлбәттә, сибелеп урнашкан татарларның күбесе, Татарстанда тумаса да, күңеле белән республиканы якын итә. Мишәр авыллары гасырлар буена яши, халыктагы милли үзаң шушы җирлеккә бәйле. Ә Татарстан, тарихи ватаны булмаса да, татар кешесенә ватаны булып тоела. Татарстаннан булмасаң да, Казан яки Татарстан турында ишетми калу мөмкин түгел – беренчедән, Казан ул болай да Татарстан гына түгел, Русия күләмендә һәрвакыт халык телендә, теге яки бу күрсәткечләр ягыннан беренче урында, икенчедән, минем татар икәнемне белүгә, яңа танышларымның иң беренче соравы: "Син Казаннанмы?" Бу очракта Мордовия турында сөйләргә, татарларның бик киң сибелеп яшәве турында аңлатырга туры килә.

Минем Казанда бер генә тапкыр булганым бар, Русия олимпиадасында. Казан – һичшиксез, бөтен татарлар өчен дә рухи компас. Чуашстан, Мордовия, Түбән Новгород кебек төбәк татарлары башлыча авыл җирлегендә тупланып яши, ә калалар Татарстанда гына. Казанны татар милләтенең мәркәзе дип санау дөрес дип уйлыйм.

"Гаиләдә телне сакларга тырышабыз"

—​ Син – Мәскәү егете, рус мәктәбен тәмамлагансың, рус телендә белем аласың. Татар телен каян өйрәндең?

Хәзерге яшьләр татар теленең практик файдасын күрми, мотивация җитми

— Без гаиләдә татарча аралашабыз. Мин әдәби татар телен белмим, безнең гаиләдә татар теленең көнбатыш диалектында, мишәр диалектында сөйләшәләр. Әти-әнинең татар авылыннан китеп, урыс мохитендә яши башлавына утыз ел чамасы, бу вакыт эчендә көндәлек сөйләмгә рус телендәге сүзләр дә үтеп кергән. Мордва авыллары белән бүлеп алынган Ымыз авылында да телне яңа сүзләр белән баету рус сүзләрен "татарчалаштыру" хисабына бара – "вилка́", "тарелка́", яңа күренешләргә яки техникага карата татарча атамалар куллана башлау биредә Казан татарларындагы кебек җиңел тарала алмый. Өлкән буын мондый сүзләренең татарча түгел икәнен дә хәтерләми. Изоляциядәге мондый авылларның халкы туган теленең бик уалучан икәнен аңлап яши, хәзерге яшьләр исә татар теленең практик файдасын күрми, мотивация җитми, авылда да хәзер русча сөйләм ешрак ишетелә.

—​ Ә синдә бу мотивация кайдан?

— Мин татарчамны үзлегемнән камилләштерергә тырышам, моның өчен сүзлек һәм дәреслекләр кулланам, туган телне сакларга тырышам. Мондый мотивациянең беренче сәбәбе – безнең өйдә татарча сөйләшәләр. Югыйсә, шәһәргә күчүчеләрнең күбесе телне оныта, татарча сөйләшә белүчеләр дә рус теленә күчә, чөнки алай җайлырак. Минем гаиләдә барыбер, идеаль булмаса да, телне сакларга тырышалар. Икенчедән, шәхси мотивация – милли үзаңны саклап каласы килә. Хәзерге заманда күпләр югалып кала, кайсы төркемгә иярергә белми. Кемдә дә үзен ниндидер бер социаль төркем әгъзасы итеп тою ихтыяҗы төрле дәрәҗәдә сакланып кала. Минем өчен бу – милли үзтәңгәллек. Бәлки мин бу телне киләчәк буыннарга да тапшыра алырмын.

Һәркемнең үз мотивациясе, мин милли идентификацияне саклап калу дөнья мәдәниятен баета дип саныйм. Кем генә булмасын, милли үзенчәлекләрен сакларга тырышучылар күбрәк булса, дөнья мәдәнияте дә баерак булыр иде. Һәрбер милләтнең дөньяны бизәрлек үзенчәлекләре бар, шуңа да милли мәдәниятләрне сакларга кирәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG