Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәлгать Таҗетдин: Казакъстандагы чуалышлар артында радикаллар тора


Тәлгать Таҗетдин, архив фотосы
Тәлгать Таҗетдин, архив фотосы

Русиянең баш мөфтие Казакъстан вакыйгалары Русиядә дә кабатланмаска тиеш дип саный.

Казакъстандагы чуалышлар артында радикаллар тора дип саный Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин. Бу хакта ул 12 гыйнварда Казан Кирмәнендә узган ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрү киңәшмәсендә белдерде.

"Казакъстанда булган вакыйгаларны борчылып карап тордык. Анда ислам факторы турында да ишеттек. Без моны элегрәк тә сизә идек. Анда бик күп сәбәпләр бар. Әмма иң мөһимнәренең берсе – дини фактор, чынлыкта, дини түгел, бу – радикализм", диде ул.

Таҗетдин Казакъстан вакыйгалары Русиядә дә кабатлануын теләмәвен әйтте.

"Армиядә мулла да, батюшка да бар. Тоткыннар белән дә бергә эшлибез. Ә нишләп эшләмәскә? Казакъстандагы кебек хәлләр булмавын телибез", диде ул.

Мөфти фикеренчә, радикаль мөселманнар Яңа елны билгеләмәскә чакыра, Болгарны инкарь итә.

"Ваһһабчылар, радикаллар Болгарда хаҗ була алмый дип әйтә иде. Пәйгамбәребез әйткән, хаҗдан соң, берәр кайда берничә кеше җыелса һәм алар өч кешедән артса, бу инде хаҗ, диалог була", диде ул.

Таҗетдин Русия парламентында мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында әхлак нигезләре дәресе кертелү мәсьәләсе күтәрелүен әйтте.

Моңа кадәр Казакъстандагы чуалышларда ислам факторы турында Русиянең дәүләт матбугат чаралары хәбәр иткән иде.

2 гыйнварда Казакъстанның көнбатышындагы Җаңаөзен шәһәрендә башланган киңкүләм протестлар сәбәпче булды, каршылык чаралары сыекланган газга бәяләр ике тапкырга артканнан соң башланды.

Берничә көн эчендә протестлар сәясиләште, каршылык чараларында катнашучылар Казакъстанның беренче президенты Нурсолтан Назарбаевның сәясәттән китүен, ил президенты Касым-Җомарт Токаевның отставкасын һәм үз эченә яңа демократик сайлаулар уздыруны алган сәяси реформалар таләп итте.

Берничә шәһәрдә каршылык күрсәтүчеләр хакимият биналарын чолгап алды.

Хакимиятләр илдә гадәттән тыш хәл тәртибе кертте. Хөкүмәт вазифасыннан китте.

7 гыйнварда Казакъстанга ОДКБның биш иленнән гаскәрләр җибәрелде, аларның нигезен Русия хәрбиләре тәшкил итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG