Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айбаш (Габделхәй Сабитов)


Читаем красивый татарский рассказ "Айбаш" авторства Габделхая Сабитова. Айбаш – кличка лошади. Написанное в 1956 году это произведение о том, что родной край очень дорог не только людям, но и животным. Текст сокращён и адаптирован, к нему прилагается аудио, перевод фраз и тест.

Айбаш (хикәя)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:08:54 0:00

Дөньяда иң тәмле ризык нәрсә?

Әгәр бу хакта Галәү бабайдан сорасагыз, ике дә уйламыйча:

Көлгә күмеп пешергән бәрәңге, – дияр.

Учакта пешкән кайнар бәрәңгене Галәү бабай гына түгел, авыл малайлары да үлеп ярата. Алар бүген колхоз атларын сакларга куна килгәннәр. Бик тәмле, бик туклыклы бит ул бәрәңге. Әле аның пешкәнен көтеп, төнге шәмәхә күккә карап яту нинди ләззәт! Менә бер заман бәрәңге исе бөтен болынга тарала. Инде актарып алдыңмы, суынганчы түзәрмен димә. Гомер күрмәгәндәй, аңкауларыңны пешерә-пешерә, ашый башлыйсың.

Тик менә бүген… Башка чакта бәрәңгене беренче булып ашаучы Инсаф кына аңа үрелеп тә карамый. Балтасы суга төшкәндәй, башын иеп, бер читтә утыра. Башында һаман бер уй, бер кайгы: аның өч ел буе үстергән тае югалды. Тартай болынында башка атлар белән йөргәндә юкка чыкты. Ун көн эзләде аны малай. Инде төшләренә керә башлады. Янәсе бер көнне көмеш кыңгыраулы аты Инсафның каршына чыга. Алар сөенеп бер-берсенә таба чабалар. Шул вакытта малай тиргә батып уяна...

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
ризык – еда, блюдо
ике дә уйламыйча – и секунды не думая
көлгә күмеп – в золе
учакта пешкән – запечённый на костре
куна килгәннәр – пришли с ночевой
туклыклы – сытный
ләззәт – наслаждение, удовольствие
гомер күрмәгәндәйбудто в жизни не видели
аңкауларыңны пешерә-пешерә – обжигая нёба
үрелеп тә карамый – даже не смотрит
балтасы суга төшкәндәй – будто топор в реку уронил
тае (н.ф. – тай) югалды – потерялся жеребёнок
болын – луг
көмеш кыңгыраулы с серебряным колокольчиком
тиргә батып уяна – просыпается в поту

Галәү бабай Инсафның хәлен яхшы аңлый.

– Кайгырма, улым, – дип, үзенчә тынычландырырга тырыша ул аны. – Кайта, беркая да китми синең таең.

Аннары, учакка карап, бераз уйланып утыра да тагын кабатлый:

– Кайта, кайтмый хәле юк! Кеше генә түгел, хайван да туган җирен оныта алмый. Моннан күп еллар элек булган бер хәл бүгенгедәй хәтеремдә. Тыңлагыз, гыйбрәтле хәл. Син дә тыңла, Инсаф улым…

Малайлар, кызлар кызыксынып, Галәү бабайга якынрак утырдылар. Бабай печән өстенә таянды да әкрен генә сөйли башлады:

– Безнең әти гомере буе авыр хезмәттә булды. Авылда Сираҗи исемле бик комсыз бер бай яши иде. Шуның атларын карады, ә үзе гомере буе ат күрмәде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын… Тик менә бер елны ашлыклар бик уңган иде. Әтинең шатлыгы эченә сыймады. Ашлыкны сукты, ашарга да җитәрлек калдырмады, шәһәргә илтеп сатты. Аннан ул бер бия алып кайтты… Ярлының авызы ашка тисә, борыны каный, дип дөрес әйткәннәр: ике ел да тулмады, яңадан атсыз калдык. Казна бурычлары өчен алып киттеләр. Колыны бик кызганыч булды. Шешәдән сөт имезеп үстердем. Иртән мине баскыч төбендә көтеп ала иде бичара хайван… Тора-бара миңа шулкадәр ияләште – иптәшләрем белән җиләккә барсам да, Якты күлгә балыкка төшсәм дә, артымнан калмый иде. Нишләтәсең аны…

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
тыныч+ландырырга тырыша(спокойный) старается успокоить
кайтмый хәле юк –​ не может не вернуться
туган җирен – родной край​
бүгенгедәй хәтеремдә – помню как сегодня
гыйбрәтле хәл – поучительная история
печән өстенә таянды – облокотился на стог сена
комсыз – жадный
мәрхүм – покойный
авыр туфрагы җиңел булсын – пусть земля будет пухом
ашлыклар уңган – урожай зерна уродился
җитәрлек калдырмады – не оставил достаточно
бия – кобылица
ярлының авызы ашка тисә, борыны каный – коли в рот бедняка суп попадёт, тут же нос его закровоточит
колыны = тай
Шешәдән сөт имезеп үстердем. – Вскормил молоком из бутылки.
баскыч төбендә – под лестницей
тора-бара – со временем
ияләште привык

Галәү бабай көлеп куйды. Аннан тагын дәвам итте:

– Карап үстердем шул колынны. Өч елдан нык тай булды.​ Карап торуга Сираҗи атларыннан бер дә ким түгел иде. Ай-һай матур иде. Маңгаенда яңа туган айга охшаган кашкасы да бар иде. Шуңа исемен дә Айбаш дип куштык.

Галәү бабай утка карап бераз уйланып утырды.

– Бер килгән кешегә килә бит ул, каһәр, – дип куйды ул бераздан. Берничә авылда Сабан туенда чабыштым, яулыклар алдым. Бөтен шатлык шул булды.

Инсаф түземсезләнеп:

– Айбашны да алдылармыни, бабай?

– Юк, тайны алмадылар, – диде Галәү бабай. – Сатарга туры килде аны. Күршеләрдән ут чыкты, йортыбыз янды. Сарай да калмады. Дүрт бала белән урамда калдык. Әти башка чара күрмәде. Тайны бер Себер сәүдәгәренә сатты. Тайны сәүдәгәрнең арба артына бәйләдек. Айбашымны муеныннан кочып, үкси-үкси елаганым хәтердә.

Хайван сизми дип уйламагыз сез, сизә ул. Башын җилкәмә салып бик озак торды. Үпкән кебек маңгаема кагылды. Киткәндә, сау булыгыз дигән кебек урам яңгыратып кешнәп җибәрде… Әти мәрхүмнең дә күзләре яшьләнде. Мин атлар артыннан йөгердем. Куе арыш арасына кердем дә арыганчы еладым…

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
нык – крепкий​
карап торуга – на первый взгляд
бер дә ким түгел – не отстаёт
яңа туган айга охшаган кашкасы – отметина, похожая на новую луну
Ай+баш – луна+голова
каһәр – проклятая
яулыклар алдым* – выиграл платки
туры килдездесь: пришлось (вынужденно)
күршеләрдән ут чыкты – от соседей произошло возгорание
башка чара күрмәде – другого выхода не видел
Себер сәүдәгәренә сатты. – Продал сибирскому купцу.
муеныннан кочып – обняв за шею
үкси-үкси елаганым – как плакал навзрыд
җилкәмә салып – положив на затылок
урам яңгыратып – на всю улицу
куе арыш арасына – в густой ячмень
* На скачках, проводимых в Сабантуй, всадникам дарили тканые от руки платки

… Учактагы коры агачлар кинәт кабынды. Бераз яктырды. Учак яктысы Инсафның уйчан йөзен, малайларның ачып тыңлаган авызларын, Галәү бабайның җыерчыклары, күз төпләрен яктыртты. Узган яшьлегенең истәлекләре бабайның күңелендә авыр тойгылар уятты. Ул тирән сулап куйды.

– Ярты елдан Себер кешесеннән хат килде. Атның югалуы турында язган. "Бүрегә юлыккандыр инде", – дип уйлады әти карт.

Шуннан соң ел ярым вакыт узгач, барыбызны да гаҗәпләндергән бер хәл булды. Әнә тегендә, Шәйми сыртында, әти белән печән чаба идек. Бик эссе иде, коенырга дип, яр буена төштем. Карасам – ни күзем белән күрим: Идел аръягыннан безнең якка бер ат йөзә. Әтине чакырдым… Ат ярга чыккач, исебез китте. Әти: "Менә сиңа мә! Һәй, бичара хайван, бичара хайван!" – диде. Үзенең күзләре яшьләнде. Гаҗәпләнмәслек тә түгел шул. Ел ярым туган ягын эзләп йөргән бит, мескен Айбашым. Могҗиза… Сөяк белән тирегә генә калган. Маңгаендагы айга охшаш кашкасыннан гына таныдык.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
кинәт кабындылар – вновь загорелись​
уйчан йөзен – задумчивое лицо
ачып тыңлаган авызларын – раскрытые рты
җыерчыклары, күз төпләрен яктыртты – осветил морщины, глаза
истәлекләре авыр тойгылар уятты – воспоминания побудили тяжёлые чувства
бүрегә юлыккандырнаверное, попался волкам
ел ярым – полгода
Шәйми сыртында – на Шаймиевом хребте
печән чаба идек – косили сено
яр буена төштем – спустился на берег
ни күзем белән күрим – и что я вижу
Идел аръягыннан безнең якка – с противоположного берега Волги в нашу сторону
ярга чыккач, исебез китте – когда вышел на берег, мы были удивлены
таныдык – узнали

Шулкадәр бетерешкән хайванкай, яр өстенә аякларында күтәрелә алмады, тезләрендә шуып менде. Башта җирне иснәде, аннары бераз үлән капты. Якты күл ярындагы озын камышларга, еракта күренгән авыл өянкеләренә карады. Аннан соң хәлсезләнгән аякларын көчкә сөйрәп, авыл юлыннан китте… Без кайтканда, Айбашыбыз янган сараебыз урынында басып тора иде. Мине күргәч, кешнәп куйды. Тик элекке кешнәү түгел иде инде бу. Авыр ыңгырашуга охшаган авазлар гына чыкты. Янына килдем. Таныды хайванкай! Элеккечә башын җилкәмә салды да йокыга киткән кебек, бик озак торды. Икмәк кисәкләре алып чыктым, ашамады. Алдына солы салдым, иснәп тә карамады.

Икенче көнне үлгән иде мескенем! Башын салкын көл-күмер өеме өстенә салган. Авызыннан ямь-яшел сарут бөртекләре күренеп тора. Туган җирдә үскән шул бер уч үләнне эзләп кайткан диярсең…

Галәү бабай озак кына сүзсез торды. Аннан тирән сулап:

Кадерле ул туган як. Кешегә генә түгел, хайванга да изге ул туган җир туфрагы… – диде.

Бераздан Галәү бабай, малайлар белән, Идел ярында йокларга ятты. Болын җиле тәмле печән исе, җиләкле аланнар исе алып килде. Яфраклар нәрсәдер пышылдаштылар. Моңсу гына тулы ай күтәрелде. Барысы да йокыга талган. Тик Инсаф кына йокы аралаш елмая… Җилләр канатында ерак-ераклардан аңа бик таныш, бик тансык авазлар ишетелә. Көмеш кыңгыраулар авазы!.. һәм колак төбендә һаман бер үк сүзләр яңгырый:

– Кадерле ул туган як. Кешегә генә түгел, хайванга да изге ул туган җир туфрагы.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
бетерешкән хайванкай – сдала животинка​
күтәрелә алмады, тезләрендә шуып менде – не смог подняться, заполз на ​коленях​
камышларгана камыши
өянкеләренә – ивы
хәлсезләнгән аякларын көчкә сөйрәп – еле волоча обессиленные ноги
ыңгырашуга – стон
ямь-яшел сарут бөртекләре – очень зелёные зёрна пырея
кадерле – дорогой
изге – святой
туган җир туфрагы – почва родного края
җиләкле аланнар – ягодные поляны
тулы ай күтәрелде – поднялась полная луна
йокы аралаш елмая – улыбается сквозь сон
тансык авазлар – желанные звуки

*****

Понравился рассказ? Также предлагаем вам почитать вот эти произведения татарской классики:

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

Тест: Айбаш

Тест: Айбаш

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG